Мин дә интернетта «группа» булдырдым

2003нче ел. «Безнең гәҗит» дигән серле дә, мавыктыргыч та, укырга да кызыклы гәҗит белән таныштым. Озак уйлап утыра торган гадәтем юк, язмаларымны юлладым. Аз гына вакыт эчендә гәҗит битләреннән үземнең иҗат җимешләремне татырга насыйп булды. Бер-бер артлы ике повестым, хикәяләрем, тормыштан алынган хәлләрдән язмаларым дөнья күрә, укучысын таба башлады. Редакциядән, мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановтан, журналистларыбыздан җылы караш, үз-үземә ышаныч уятты. «Безнең гәҗит» группасы булдырылу белән («Вконтакте» сайтында) күңел интернет дигән зур дөньяга тартыла башлады. Әле курсорның ни икәнен, «тычкан» дигәндә йорттагы «мелтер күзләр»не күз алдында тоткан пенсия яшендәге ханым, берни белмәгән килеш, ноутбук, принтер сатып алдым. «Ростелеком» модем куеп, килешү төзеде… Нишләргә инде бу «хәзинәләр» белән дип баш кашып утыручы мин түгел – күрше кызы Илнараны чакырып «мал»ларны күрсәттем. Шул ук көнне «Одноклассники», «Мой мир», «Вконтакте» сайтларына кереп яңа дус-ишләр, туганнар, якташлар белән интернет киңлекләрендә аралашу башланды. Ул «Безнең гәҗит» группасының уңайлылыклары – язмаларыбыз әйтерсең лә шәхси китапханәмдә сакланамыни, ач та укы, куллан… Ул группаларның күплеге, төрлелеге… Шулай да татар күңеле татар дөньясына тарта. Әле бер группага, әле икенчесенә тарихи фотоларымны, язмаларымны куям, үземне чит ояга күкәй салган күкедәй тоям… Шулай уйлана торгач, бернинди дә тәҗрибәсез, коры тәвәккәллек белән күңелдә «нигә татар группасын булдырмаска?» дигән фикер туды. Тагын да шул тимерне кызуында суга торган гадәтем белән бу елның 14нче гыйнварыннан «Одноклассники» сайтында «Туган ягым, Бәрәңгем!» исеме астында татарча яңа группа булдырып куйдым. Үзенең уңайлыгы белән якташларга гына түгел, башкаларга да үз булып китте ул, группага керү генә түгел, авылларыбыз тарихыннан да күп кенә фоторәсемнәр куйдылар – шактый материал җыелды… Башка татар-башкорт группалары да ярдәм кулын сузды. «Моңлы дөнья» группасы администраторы шагыйрь, видеолар яздыру остасы Фәрит Нургалиев, Маһирә Искәндәрова, Тәүһи, Рафитҗан, Чиләбедән Рәшит, Фәнзилә һәм башка игелекле җаннар, якташлар ярдәмендә кечкенә генә группам олы интернет киңлекләрендә дүртенче аен җайлы гына көн күреп маташа. Акрынлап артып та киләбез, мең ярым чиген уздык. Форсаттан файдаланып, гәҗит укучы дусларымны, каләмдәшләремне «Туган ягым, Бәрәңгем!» группасына чакырам. Теләге булганнар язмаларын, шигырь-хикәяләрен, фотоларын куя ала – тулы ирек. Ул ябык группа, заявкалар калдырыгыз. Һәрберегезне бик теләп группабызга кабул итәбез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии