Хәрәкәттә бәрәкәт бар

Элеккеге заман кешесе гел җәяү генә йөргән. Аның адымнары ныклы, ышанычлы булган. Мәсәлән, патша армиясендә 25 ел хезмәт иткән Садыйк солдат туган авылы Шәлегә Ерак Көнчыгыштан җәяүләп кайткан. Бик күп меңнәрчә чакрымнарны узар өчен аңа 24 ай вакыт кирәк булган. Яхшы хезмәт иткәне өчен бүләк итеп бирелгән ике көпшәле ау мылтыгы белән юлда кошлар, киек җанварлар аулаган. Шулар белән тамагын туйдырган. Бу бит рекордлар китабына кертерлек гамәл. Ул Шәлегә исән-сау кайтып җитеп, гел хәрәкәттә булып, 98 яшенә кадәр яшәп дөнья куйган. Улы Зарип та әтисенә охшап, тирә-якта атаклы аучы булган. Ул да мылтыгын җилкәсенә асып, көненә 15-20, кайчагында 30 чакрым араны җәяү уза торган булган. Ул да бер гасырга якын яшәгән. Үләр алдыннан улы Хәкимне каршысына чакырып китергән дә, стенада эленеп торган мылтыкка күрсәтеп: «Бу сиңа кала. Аны кадерләп сакла һәм бабаң белән минем кебек ауга йөр. Аның хикмәте бар. Кышын аягыңа чаңгы киеп, көнозын урманнарда, кырларда йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы. Табигать кочагында булу адәм баласының кәефен күтәрә, көч бирә», – дигән.

Хәким абый әтисе әйткәннәрне истә тотып, бабасы һәм әтисе кебек чын аучы булып китә. Сугыш башлангач, башыннан ахырына кадәр Ленинград блокадасында була. Анда дүрт тапкыр яралана, шулай да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән исән кала. Сугыш бетеп, туган авылына кайткач, икенче группа инвалид булуына карамастан, бар көчен биреп колхозда эшли. Кыш җиткәч исә чормадан кадерле мылтыгын алып төшеп, өстенә ак халатын, аякларына чаңгыларын кия. Аның бер җилкәсенә мылтык, икенчесенә брезент капчык асып ауга киткәнен без, Тукай очының Почта урамы малайлары, сокланып карап кала идек. Кайтканын да түземсезләнеп көткән чаклар булды. Чөнки нинди җәнлек алып кайтканын бик беләсебез килә иде. Мин аның төпчек улы Зөфәр белән бер класста укыдым. Өстәвенә өйләребез дә янәшә. Без Зөфәр белән аерылгысыз дуслар булдык. Аның әтисе Хәким абый да балачагының якты бер хатирәсе булып саклана. Ул безгә элмә агачыннан чаңгылар ясап биргән иде. Үзе белән ияртеп, берничә тапкыр ауга да алып чыкты. Кардагы эзләрне танып белергә өйрәтте. Әле тагын бер игелекле эше күңелдә: ул безнең урманнан утын алып кайтканда урман каравылчысы урталай чапкан чанабызны рәтләп бирде. Баганалары череп, бер якка кыйшайган капкабызны менә дигән иттереп ясап куйды. Боларны ул бары тик рәхмәткә генә эшләде. Авыр сугыш юлы үтеп, кешеләргә ярдәмгә атлыгын торган бу игелекле абый бер безгә генә түгел, авылдашларның байтагына, бигрәк тә ирләре сугышта ятып калган тол хатыннарга бик нык булышты. Мылтыгын төшермәгән кебек, балтасын да гомере буе кулыннан төшермәде. Җыйнак, җылы итекләр дә басты әле ул. Сугым чоры җитсә, бер авырсынмыйча, ул эшне дә башкара иде. Аның кулы җиңел, ул чалган терлекнең ите бик тәмле була, диләр иде. Такта яруда авылда аңа тиңнәр булмады. Ике метрдан артык биеклектәге кузлаларга дүртәр-бишәр метрлы бүрәнәләрне күтәреп куеп, такта итеп яра. Элек бит авыл җирендә хәзерге шикелле пилорамалар юк иде.

Иртә яздан караңгы көзгәчә, ау сезоны башланганчы урман-кырлардан кайтып кермәде. Янында гел улымы, оныгымы, күрше малаемы булыр иде. Аларны бик рәхәтләнеп, дару үләннәре, гөмбә, чикләвек җыярга өйрәтә, җәнлекләр күп йөри торган җирләр белән таныштыра. Хәким абыйның тагын бик тә-бик тә саваплы гамәле бар иде – ул гомер буе умарталар тотты. Авылыбыздан 4 чакрым ераклыктагы урман кырыендагы Бөкре елга буенда иде аның умарталыгы. Без Зөфәр белән җәй буе шуннан кайтып керми идек. Көннәрен саный-саный түземсезлек белән көтеп торган бал аерту әле дә күз алдыннан китми. Ул Хәким абый гаиләсенә генә түгел, минем өчен дә бәйрәм көн була. Башта Хәким абый бал аерта торган җайланмага баллы кәрәзләрне тутыра. Аннары бер дога укып ала. Аннары машинаны әйләндереп җибәрә. Борыннарны кытыклап, тәмле бал исе тарала. Бал аертып бетергәч, Хәким абый безне чүннигендәге өстәл артына чакыра. Савытларга мул итеп бал агызып, безне бал белән сыйлый.

Бик юмарт кеше иде Хәким абый. Андыйлар турында, соңгы күлмәген салып бирә, диләр. Бал аерткач, күрше-тирәгә, туган-тумача, ялгызлар, авыруларга бал өләшеп чыгуны үзенең бурычы санады ул.

Әтисенең: «Беркайчан да кул кушырып утырма, гел хәрәкәттә бул!» – дигән наказын гомере буе үтәп яшәде Хәким абый. Минем аның берәр тапкыр җигүле атта яисә мотоциклда, машинада утырып йөргәнен күргәнем булмады. Үзе кебек саф күңелле, кеше хәленә керә белә торган Фәхерниса апа белән алты бала үстерделәр. Аларның һәрберсенә тормышта үз урыннарын таба алырлык җим бирделәр. Кешелекле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләгән балалары әти-әниләре йөзенә беркайчан да кызыллык китермәде, тормышта үз урыннарын таптылар, балалар үстерделәр, йортлар төзеделәр. Хәким абый балаларының барысына да үзе белгән һөнәрләрне өйрәтүне максат итеп куйган булган, ул аңа иреште дә. Яшь кенә булсалар да, кулларыннан кырык төрле эш килә, белмәгәннәре юк Хәким абый малайларының, диләр.

Дүрт егет, ике кыз арасыннан Хәйдәр турында аерыбрак язасым килә. Ул Тын океан флотында матрос булып хезмәт итә. Армиядән Хәйдәрне мактап язган хатларны район газетасында да бастыралар иде. 1963нче елны хезмәтен төгәлләп Шәлегә кайта ул. Матрос формасын салырга өлгерми, аны 250 кешелек комсомол оешмасын җитәкләргә куялар. 1966нчы елны Казанның Идел буе районы Эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша, монда да сынатмый. Армиягә киткәнче үк спорт белән мавыккан, ерак араларга йөгереп, чемпион исемнәре алган Хәйдәр Казанда да бу мавыгуын ташламый. Көрәш белән дә шөгыльләнә, самбо көрәшен үзләштерә. Русия күләмендәге ярышларда катнаша. Бүген 9нчы дистәсен ваклаучы Хәйдәр Казанда гомер кичерә.

Дустым Зөфәр дә армиядән кайткач, абыйсы эзеннән китә, Эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Соңыннан бу эшеннән китеп, Боровое Матюшина урман хуҗалыгына урнаша. Бабасы һәм әтисенең табигатьне яратуы аның да канында.

Фәхерниса апа белән Хәким абый исән түгел инде. Төп нигездә яшәп калган уллары Миңнегали да фаҗигале төстә гүр иясе булды. Зариповлар йортында хәзер беркем дә яшәми. Әмма анда сукмакның өзелгәне юк, Хәйдәр туган нигезенә атна саен кайтып, йортларын карап тора.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии