«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АВТОБУС ЮК

Бөтен карт-корының үзәгенә үткән бер әйбер турында әйтәсем килә. Кукмара районы Олыяз авылы – зур, бай авыл. Шушы авылдан район үзәгенә барасың булса, төн йокыларың кача инде. Кемгә генә ялынасы булыр икән, кайсысы алып барыр?» – дип, барганчы, кайту ягын да кайгыртасы. Больницадан чыккач, өчәр сәгать суыкта машина көтәбез. Моңарчы, атнага өч кенә көн булса да, иртә белән китеп, төш вакытында кайта торган автобус бар иде. Кукмарадагы йомышларны шушы автобус йөрүенә чамалап планлаштыра идек. Нинди юклык чорларында да атна буе автобуслар туктамады. Бары тик якшәмбе көнне генә йөрмәде. Бу эшне җайга салсыннар иде.

Исемем редакция өчен генә

Кукмара районы, Олыяз авылы

Әлеге мәсьәлә буенча Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллинага шалтыраттык.

– Чынлап та, бу проблемалы мәсьәлә. Элек булган 20 маршрут кына түгел, графиклары да шактый кимеде. Чөнки халык күбрәк машинада йөри, Кукмара халкы бигрәк тә бай халык. Берәр түгел, өчәр машинасы булганнары да бар. Авыл җирләренә җыелышларга чыгабыз, автобус булмау мәсьәләсе күтәрелгәч, контроль төркемнәрне оештырабыз, автобуска утыртып җибәрәбез. «Кеше йөриме, юкмы, контрольдә тотыгыз», – дибез, мониторинг та ясыйбыз. Районда өч такси оешмасы бар. Автобус алдыннан таксилар чыгып баса да, кешеләр автобуска утырмый, таксига утырып китә. Буш автобусны йөртә алмый бит инде алар. Ягулык та кыйммәт, эшләгәннәрен капларлык булса да керем алырга тиешләр. Күпме билет саталар – шуның белән үзләрен тәэмин итеп торалар. Мөрәҗәгатегезне язып алдым, башта белешәм ничек икәнен, җирлек башлыгына заявка бирермен. Тагын контроль төркеме җибәреп карарбыз. Алар берәр атна күзәтәләр, әгәр чынлап та йөрүче булмый икән, автобусны бушына йөртмәсләр, – дип җавап бирде ул.

КЕМ СОҢ БЕЗ?

«Мәйдан» телеканалын карыйбыз. Берничә атна Фирдүс Тямаевның концертларын рекламаладылар. Рекламалаучы ир-ат: «Тямаев бандасы килә!» – дип, сүз башлады. Кабат-кабат әйтә шул сүзне. Минәйтәм, ялгыш ишетәмдер мин моны. Бандитларның концертлары булырга мөмкинмени ул, дим. Цензура булмаса да, этика дигән әйбер бар бит. Менә мин шуңа шаккатам инде, кем соң без? Мәдәниятебез кем кулында? Рекламага шушындый ук дәрәҗәдәге сүзләр чыгарга тиешме соң?

Лена әбиегез

Мамадыш районы

НИЧЕК ЯЗЫЛГАН УЛ?

Илһам Шакиров «Уян, татар!» дигән җыр җырлый иде. 90нчы елларда ул аны бик еш җырлады, радиоларда да гел яңгырап торды. Җырның сүзләре Рафис Корбанныкы булуын мин күптән түгел генә белдем әле, көе халыкныкына охшаган. Менә шул җырның язылу тарихын белешә алмассыз микән?

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре.

Соравыгызга җавап табу өчен шагыйрь Рафис Корбанның үзенә шалтыраттык:

– Ул җырның чыгуына 30 еллар бар инде. 1989нчы елда 26нчы апрельдә, Тукай бәйрәмендә минем янга Илһам Шакиров килде дә: «Рафис, – ди, – «Уян татар!» дигән җыр язасы иде. Революция чорларында мәдрәсәдәге шәкертләрнең мөнәҗәтләре, җырлары булган. Аның көе болай», – дип, көйләп күрсәтте. «Берничә шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп караган идем, яза алмадылар, син тырышып кара әле, булдырмассың микән?» – ди. Анда: «Уян татар», «кояш чыкты», «яңа заман туды», дигән сүзләр дә булсын. Татарны әзрәк рухландырып җилкетеп булмасмы», – диде. Ул елны стадионда зурлап рамазан бәйрәме үткәрәселәр иде, аны шунда җырлар идем, диде. 26сы көнне үк өйгә кайттым да, утырып яздым. Икенче көнне үк, Илһам Шакировка илтеп бирдем. Илһам абый ярар, дип, кесәсенә тыгып куйды да, шуның белән шул. Мин көтеп йөрим инде – ни дип әйтер икән, ошаттымы, җырлармы икән, дип. Август аенда рамазан бәйрәме үтте – анда берни дә җырламагач, ошамаган икән, дип уйладым. Ул елны радиодан китеп, «Салават күпере» журналында җаваплы сәркатиб булып эшли башладым. Бер көнне радиодан Әхмәт Гадел шалтырата. «Рафис, бик матур җыр яздырды Илһам Шакиров. Кем сүзләре бу, дип сорагач, Рафис Корбан сүзләре дип әйтте», – ди. Моның «Уян, татар!» дигән җыр булуы ачыкланды, – дип аңлатты шагыйрь.

ЗИРАТ АЧТЫРЫРГА ТРАКТОР БИРМӘДЕ

Безнең авылда яши торган бер бабай, быел 14нче февральдә үлде. Аңа 82 яшь иде, җитмешләренә кадәр колхозда эшләп йөрде. 15нче февральдә без аны күмәргә тиеш идек. Ләкин бураннар булу сәбәпле, зиратка кадәр кар көрте тутырган, шуңа юл ачтыру өчен трактор кирәк булды. Бу хакта аңлатып, җирлек башлыгы Әлфирәгә шалтыраттык. Башта трактор бирәчәкмен, диде. Сәгать 11 җитте – безгә трактор бирүче юк. Без 112 хезмәтенә шалтыраттык, алар район җитәкчелегенә хәбәр иткән. Райондагылар шалтыраткан бу Әлфирәгә. шуннан соң Әлфирә ханым безнең авылга килде дә, елый башлады: «Ник әләкләштегез, хәзер сезнең аркада мине ачуландылар», – ди. Без дә аңа сорау бирдек, ни өчен сез безгә трактор бирмәдегез, безнең авыл картын җирлисе бар, дидек. «Сезгә трактор бирелмәячәге кичтән үк билгеле иде инде!» – генә диде. Ә үзе бирәм, дигән иде. Күрше авылдан трактор яллап, аңа акча түләп, юл ачтырдык. Шулай итеп җирләдек. Әле ул әйтә безгә: «Мин сезгә трактор тапмадым, ләкин снегоход таптым, шуның белән тарттырып алып бара аласыз», – ди!!! Бик ачуыбыз килде!

Исемем редакция өчен генә

Менделеевск районы, Татар Ахтиялы авылы

Әлеге уңайдан Менделеевск районының Турай авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Миңлерафис кызы Рәхимованың үзенә дә шалтыраттык.

– Бу дөрес түгел. Трактор ялладым мин, килде ул, ләкин керә алмады, нык кар яуган иде ул вакытта. Алар юлны соңыннан ачтырды, күрше авылдан трактор сорап алдылар. Безнең трактор бәләкәй булуы сәбәпле ача алмады. Күрше авылдан сораткан трактор зур иде, – дип аңлатты ул.

ШАРТЛАТКЫЧ АЛЫП КИЛДЕҢ, ДИДЕЛӘР

Чаллының 5нче поликлиникасындагы табибларның эшчәнлегеннән зарланганнарын күптән ишеткәнем бар иде. 40 ел буе йөргән поликлиникам ул минем, югыйсә. Поликлиникадан шалтыратып, диспансерлаштыру узарга килергә куштылар. 9нчы апрельдә бардым. Электрокардиограмма узу өчен үзем белән җәймә алдым, тик ике инсульт, ике инфаркт кичергән булу сәбәпле, аны күтәрә алмыйм – кулымның хәле юк. Шуңа күрә тәгәрмәчләр белән йөри торган кул арбасына салып алып килгән идем аны. 20 сантиметрга 30 сантиметр гына ул. Мин үзем диндә һәм шуңа күрә озын күлмәк, яулык киеп йөрим. Больница коридоры буйлап барганда каршыма шушында эшләүче өлкән шәфкать туташы Гыйльманова Юлия Өлфәт кызы килеп чыкты. «Ник монда кул арбасы тартып йөрисең, монда аның белән йөрергә ярамый!» – дип тавыш күтәрә башлады. «Бәлки сез монда безне шартлатырга килгәнсездер!» – диде. «И, әстәгъфирулла. Аллаһы Тәгалә шушыннан соң ничек рәхәт тормыш бирсен инде безгә? Мөселманнарга һич тынгы юк, бигрәк күралмыйлар безне», – дигән идем, бу кычкыра башлады. «Сез миңа нәрсә сәясәт белән бәйле әйберләр сөйләп торасыз, хәзер полиция чакыртам!» – дип янады. Бу хәлгә бик хәтерем калды. Икенче көнне баш шәфкать туташыннан зарлану өчен поликлиниканың баш табибы урынбасары Резеда Шәймәрданова янына киттем. Аңа булган хәлләрне сөйләп бирдем, ләкин берни дә үзгәрмәде. «Нигә, дөрес әйткән бит инде», – дип кенә җавап бирде.

Ләлә ФАЗДАЛОВА

Чаллы шәһәре

Чаллыдагы 5нче поликлиниканың баш табибы урынбасары Шәймәрданова Резеда Рахман кызына шалтыраттык. Ни өчен шалтыратуыбызны сөйләп күрсәткәч, «Ник, шундый зур кул арбасы белән поликлиникада йөрергә ярамый бит инде!» – диде ул.

– Безнең бу өлкән шәфкать туташы өстеннән беркайчан беркемнең дә зарланганы булмады. Шуңа күрә бу сүзләргә мин нык гаҗәпләндем, ул алай дип әйтә алырдай кыз түгел. Бик яхшы шәфкать туташы ул безнең. Аның турында начар сүз әйтә алмыйм.

Шулай да, укучыбыз безгә аның полиция чакыртам дип, янавын сөйли… Белүемчә, полицияне берәрсе җәмәгать урынында тәртип яки закон бозган очракта чакырталар. Инсульт һәм инфаркт кичергән 60 яшендәге авыру хатын сезгә килгәч, полиция чакырту белән куркытырлык нәрсә эшләде?

– Менә анысын да әйтә алмыйм бит мин. Әйткәнме шәфкать туташы ул сүзне, юкмы… Авыруларның төрлесе бар бит, монда сәламәт кешеләр килми. Шәфкать туташының үзе белән дә бу турыда сөйләштем мин. Ул: «Бу – ялган, саташу», – диде. Андый хәл булмады, ди.

Резеда Рахмановна, газета аша Ләлә ханымнан гафу үтенүне кирәк дип тапмады. Бу хакта искәрткәч, «Минем хәзер планерка башланды, мин китәм инде, яме», – дип, телефонын куйды.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии