КЕШЕГӘ КҮПМЕ ҖИР ҖИТӘ?

КЕШЕГӘ КҮПМЕ ҖИР ҖИТӘ?

Аяз Гыйләҗев мәгълүм әсәрендә бу сорауга «Өч аршын җир» дип җавап бирә. Ә менә бер районның башлыгы үз җирләрен сорап кергән бабайга: «Сиңа зиратта ике квадрат метр җир җитә бит инде», – дип чыгарганы исемдә калган.

Гомумән, кеше гомере буе җир өчен сугышкан, ызгышкан, кан койган. Җир исә моның өчен аны туендырып-киендереп торган. Мөгаен, шуңа да, кешеләр аны «Җир-Ана» дип атагандыр. Хәер, сәбәбе дә билгеле – Аллаһы Тәгалә бит безне балчыктан бар кылган һәм вафатыбыздан соң янә балчыкка әвереләчәкбез.

ФЕРМЕРЫ ЗАРЫ

«Мин Әтнә районының Югары Көек дигән авылыннан. Баштагы ике елда үгезләр симертеп, соңрак биш сыер асрап, 1988 елдан җирдә эшләүче, районда беренче фермер исеме алган һәм крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясенең беренче съездында катнашкан стажлы фермер. Баштагы ике елда хезмәтемне хупладылар. Беренче елда 8600, икенче елда 12 мең сум хезмәт хакы алдым. Т-40 тракторы ул чорда 3500 сум тора иде. Мин бер елда өч трактор алырлык акча эшләгәнмен. Күпсенделәр. Үгезләр бирмәделәр. Биш тана бозау, арендага5 гектарҗир алып ит-сөт юнәлешендә эшләргә ниятләдем. Бу да җитәкчеләргә ошамады. Арендага алган җирдә эшләмәскә өч тапкыр фәрман килде. прокуроры, журналистлар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре ярдәме белән җирне саклап кала алдым. Хәтта 1998нче елда пай җире итеп рәсмиләштерү бәхетенә ирештем. Салымнар белән кыса башладылар. Җирне ташлату өчен эшләнгән чара икәнен аңлаганга, сыер сатып салым түләдем. 2004нче елда гына бу салым белән җәберләү бетерелде.

Соңгы елларда шәхси фермер хуҗалыклары төзү программалары эшли башлады. 2010нчы елда кредит алып 16×16м зурлыгында лапас төзеп, сыерлар сатып алып ит-сөт юнәлешендә эшли башладык. Шәһәргә киткән улым кайтып «башлангыч фермер» программасында катнашып тракторлы булдык. Сыерлар санын 20-25 санга җиткерергә уйлап терлек азыгы хәзерләү мөмкинлеген булдыру нияте белән 10 кешенең пай җирләрен берләштереп арендага бирүләрен сорап, «Уңыш» агрофермасы директоры Әнәс Хәкимов исеменә гариза бирдек. 2012 елның 14 декабрендә утырыш җыелды. Безгә басуны бирмәячәкләрен аңладык.

Дәлилгә Габделәнәс Хакимовның чыгышын китерәм:

«Мы очень уважительно относимся к Маннан абый, так как человек в годах, ему исполнилось 76 лет и пришлось встречаться в поле, около лесопосадки. Сказал бы, что земля в его пользовании не очень ухожена, сено которое скосил, скирдовал прямо на лесопосадку. Конечно, мы не против того, кто хочеть работать на земле. Но землю надо уважать и ухаживать, но пока с вашей стороны этого я не вижу. До этого как пожилому человеку, мы закрывали глаза, но дальше дело так не пойдет, если вы в дальнейшем будете относиться к земле так же, не улучшите его плодородие. Наверняка, надзорные органы не дадут так продолжать».(Саф татар районында, татарлар алдында урысча чыгыш?! – И.С.иск.)

Бу сүзләрдән киләчәктә ачыктан-ачык булачак җәбер-золымга ишарә ясала. Мин, гаризамда, файдаланылмыйча ятучы 11 гектарны, элеккеге ферма булган урынны озак срокка арендага бирүләрен үтенгән идем. Бу җирләрдәге төзелеш материалларын чыгарып бетерү өчен уннарча ел вакыт һәм зур чыгымнар тотарга туры киләчәк. Шулай да бу эшкә алынырга без риза. Бу җирләрнең эшкәртелмичә ятып, чүп үләннәр питомнигына әйләнүен теләмим. Аның фотоларын Россельхознадзорга җибәрсәң, Әнәскә дә рәхмәт әйтмәсләр, мөгаен.

Җир пайлары алырга теләк белдерүчеләр исемлеген «Әтнә таңы» газетасына бирдек. Шуңа 7 кеше составында каршылык бирүчеләр оештырылган. Безгә җирне без сораган урыннан түгел, башка җирдән бирәләр.

Минем исраф ителгән әйбергә җаным әрни. Без сораган басуның янәшәсендә Русия күләмендәге дәрәҗәгә ия булган буа бар. 90нчы елларда бу буада балык үрчетергә рөхсәт сорап, Күлле Киме колхозы рәисе Сәлим Ханнановка мөрәҗәгать иттем. Ул моны бик хуплады, әмма аны башка урынга эшкә алдылар. Яңа хуҗалар башка кешегә бирергә уйлады. Әмма, ни сәбәпледер, ул буада эшләргә теләүче булмады. 3 гектардан артык су өслеге булган буа, хуҗасызлыктан, бик тиз яраксыз хәлгә килде, суы бетте. Соңрак ике тапкыр ремонт үткәрелсә дә, монда су җыйдырылмады. Бүген бу буаны таллар басты. Аны ремонтлап, анда балык үстереп карау нияте белән Татмелиорация җитәкчесе Әнвәр Мәхмүтовка үтенеч белдердем. Без сораган басуга люцерна чәчеп, киләчәктә бу басуны сугарулы басу итәргә дә ният бар иде. Ул тәкъдимемне хуплады. Нинди дә булса чара күреләчәгенә вәгъдә бирде. Вәгъдәсендә тора торган җитәкчегә охшаган. Шәт иншәАллаһ.

Мөһим проблемалар, кыенлыклар күп. Әмма без сугыш чоры балалары авырлыкларга чыныккан. Көрәшәбез, әмма көчләр тигез түгел. Ләкин Әтнә районында боз кузгалып килә. Халык җир пайларын рәсмиләштерергә тырыша. Юлын белмиләр. Җир алырга мөмкинлек бирүче таныклыклар ОООларның бухгалтериясендә ята. Бирмиләр. Пайчылар үз җирләрен башкаларга бирергә бик ашкынып тормый. Үзләре бу җирдә эшли алмаган олылар да нәрсәдер көтә. Шул ук вакытта йортларын һәм җирләрен балаларына мирас итеп калдырганда пай җирләрен дә мирас итеп калдыруны рәсмиләштермиләр, чөнки белмиләр. Ә эшләргә мөмкинлекләре булганнарга бүген фермер хуҗалыклары төзергә теләүчеләргә дәүләт карамагында һәм җирле үзидарә карамагында булган җирләрне арендага бирү кирәк, авылны бары чын хуҗа гына коткара алачак.

Мәннән ХАЛИКОВ.»

ХАКИМИЯТ БЕЛӘН КИЛЕШҮ

Мәннән бабай инде 77 яше белән бара, ә ул әле дә җирдә эшләргә атлыгып тора. Моннан тыш үз авылларында имам вазифаларын да башкара. Редакциягә дә «яшь кияүләр җитезлеге белән» ике тапкыр килеп китте. Шуңа да, мөхтәрәм хәзрәт вә фермерның үтенечен озак сузмый карарга булдым – Әтнә районына юл тоттым.

Район хакиме Әхәт Гыйлемхан улы Хәкимов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов белән очрашып мәсьәләне аңлаттым. Район хакиме бу проблемаларны авыл хуҗалыгы идарәсенә фермерның үзе белән берлектә хәл итәргә кушты. Хәзрәт коридорда гына, әле очрашуга Чембулат авылы фермеры Тәбрис Саттаровны да алып килгән, бөтенебез бергәләп район авыл хуҗалыгы идарәсенә кереп сөйләштек.

– Мәннән абыйның проблемасын беләм, аның 10 кешенең пай җирләрен алырга ышаныч кәгазе бар. Ул теләгән җирләрне тулысынча «Уңыш» хуҗалыгы эшкәртә. Хуҗалык исә, аңа башка җирне тәкъдим итә, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәмит Галимҗанов.

Әмма Мәннән хәзрәтнең бүген инде ул кырда16 гектарҗире бар һәм ул аны эшкәртә. Бу 10 пайны да шул җирдән алу фермер өчен отышлырак булыр иде. Чөнки аз гына җир эшкәртүче фермерга бер басудан икенчесенә күчеп йөрү кыйммәткә төшә. Димәк, ул болай да аз табышын бөтенләй югалта. Хуҗалык исә барыбер ерак басуларны да эшкәртергә йөри. Әгәр дә җирле хакимият фермер хуҗалыкларын үстерү хакында уйлый икән, мондый гына вак-төяк проблемаларны хәл итәргә тиеш.

– Без моны аңлыйбыз һәм каршы килмибез. Ләкин сүз пай җирләре хакында бара, ә алар кешеләрнеке. Димәк, кемгә кайсы җирне бүлеп бирүне дә халык хәл итә. Монда берничә кеше каршы чыкты, ә хакимият тә, авыл хуҗалыгы идарәсе дә түгел, – ди Хәмит Фазылҗан улы.

Әйе, бу җирләрне күмәк җыен җыеп яки газетага кайсы җирләрне алырга теләвеңне әйтеп игълан бирәсең. Әгәр бер пайчы да каршы чыкмаса, бу җирләрне аласың. Әгәр каршылар булса, алар белән «килешү беркетмәләре» төзисең – һәркайсы белән аерым сөйләшү уздырасың. Әгәр алай да барып чыкмаса, судка мөрәҗәгать итәсең. Мәннән хәзрәт очрагында бу судны оту мөмкинлеге бар. Чөнки ТР Министрлар Кабинеты карарында җирне туган-тумачаларга, дус-ишләргә бер тирәдәнрәк бирү каралган иде, аны эзләп табарга була. Хәзергә Мәннән хәзрәт судка гаризаларын әзерли, ә мин суд залында аның яклаучысы булам. Аллаһы боерса, җиңәрбез дип уйлыйм.

– Тагын бер теләгем бар – иске ферма урынын алу. Анда барлыгы 11 гектарлап җир тик ята. «Уңыш» хуҗалыгы аны кулланмый. Мин исә аны чистартып кире авыл хуҗалыгы җире итеп кулланылышка кертә алам. Бирегез шул җирне, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына Мәннән хәзрәт.

– Бу пай җирләре, әгәр дәүләтнеке булса, район башкарма комитеты белән хәл итеп тә булыр иде. Моны да шул ук суд аша хәл итәргә туры килә инде, – ди түрә.

Мәннән хәзрәт моңа да әзер икән. Чөнки инде чирләп түшәккә егылган абыйсы белән җиңгәсе аңа үз пайларын биргәннәр. Тик бу пайларның кайда икәнен генә белеп булмый – авылның бөтен пае бердәм ызанлап алынган, ә кишәрлекләргә бүленмәгән. Хәзер кешеләр үзләренә тиешле пайларны судлашып-талашып ызанлап алырга тиеш.

МИҢА ДА ҖИР КИРӘК

Чембулат авылы фермеры Тәбрис Саттаров та дәүләттән 30 гектарлап җир даулый. Чөнки үзендә булган12 гектарчамасы җир белән генә 36 баш мөгезле эре терлеген ашата алмый.

– Миңа дәүләт фондыннан30 гектарҗир кирәк. Бу хакта район башкарма комитетына гариза да яздым, үтенечем кире кагылды. Бу дөресме? – ди ул.

– Чембулат җирләрен «Таң» хуҗалыгы эшкәртә. Әгәр анда ничәдер гектар эшкәртелмәгән җир булса, алып бирер идек, әмма бер квадрат метр да юк бит, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Әгәр дәүләт җирләрен инде кемдер эшкәртә һәм чәчү әйләнешен бозмый икән, аннан бу җирне алып булмый. Ә менә пайчылар үз пайларын кемгә тели, шуңа бирә ала. Димәк, Тәбрис әфәндегә авылдашлары белән килешергә, пай өчен игенне хуҗалыкка караганда бер капчыкка булса да күбрәк бирү хакында килешү төзергә кирәк. Бу очракта эш барып чыгачак дип уйлыйм. Ә инде кайсы җирдән ызанлап алуны тагын суд аша хәл итеп була. Хәер, монда әллә ни зур проблема да булмаячак. Чөнки хакимият фермерларга каршы түгел, үзе үк юлын өйрәтеп, судка бирергә киңәш итеп тора.

ПАЙНЫ НИЧЕК БҮЛИК?

«12 март көнне безнең авылда пайчылар җыелышы булды. Анда үзләренең пай җирләрен район үзәгенә барып регистрацияләмәгән кешеләрнең җирләрен дәүләтнеке итеп, ягъни минем аңлавымча җирле үзидарәнеке итеп исәпләү мәсьәләсе каралды. Бу җыелышның көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – «ООО Смэил» авыл хуҗалыгы предприятиясенә терлекчелек фермасы төзү өчен җир бирү. Түрәләр тәкъдим иткән карарлар бертавыштан дип әйтерлек кабул ителде.

Ләкин мин беренче мәсьәлә буенча тавыш биргәндә бер якка да кушылмадым, ә икенче мәсьәлә буенча каршы тавыш бирдем. Чөнки мин бу мәсьәләләрне карар кабул итәрлек дәрәҗәдә аңламадым. 67 яшьлек кеше өчен җыелышта артык актив булып, күп сораулар бирү килешмәсә дә, мин йөземне ертып, үзем аңламаган бар сорауларны да клуб сәхнәсендәге өстәлнең артында утыручы җирле үзидарә башлыгына, «ООО Смэил» авыл хуҗалыгы предприятиясе директорына, район үзәгеннән килгән юристка бирдем. Ул сорауларның кайберсенә җавап бирүне кирәк дип тапмадылар, кайберсенә җавап аңлаешсыз булды, кайберсен ишетмәмешкә салыштылар.

Шул сорауларга җавап бирә алмассыз микән?

1. Безнең авылда ике-өч гаилә генә берләшеп (алар туганнар) бер ел элек җирләрен аерып алдылар һәм аларның җирләре кайда икәнлеге билгеле. Калган пай җирләренең урыны билгесез, шул исәптән җыелышта «невостребованный» дип танылган һәм дәүләткә бирелгән 30-40 пай җиренең дә кайда икәнлеге билгесез. Хәзер шушы кайда икәнлеге билгесез пай җирләреннән җирле үзидарә ничек һәм нинди максатларда файдаланачак?

2. Җыелышта «невостребованный» дип танылган һәм дәүләткә бирелгән пай җирләренең хуҗалары күбесе вафат булса да, якын туганнары исән. Ә кайбер пай җирләренең хуҗалары үзләре исән булып та, регистрация уздырмаганнар. Шушы исән якын туганнарның һәм исән хуҗаларның үзләренең пай җирләреннән баш тартулары турында гаризаларын күрмичә торып (минемчә, алардан ул гаризаларны сораучы да булмагандыр), җыелышка килгән пайчыларга әлеге кешеләрнең пай җирләрен дәүләткә тапшырабыз дип тавыш бирү хокукы бирелгән микән? Минемчә, бу чит кешенең шәхси эшенә кысылып, аның милке белән идарә итү.

3. Район үзәгеннән җыелышка килгән юрист аңлатуынча, пай җирен «ызанлатып» (межевание) алуның ике төрле ысулы бар икән: беренче ысул – авыл басуының кайсы кырыеннан җир бүлеп бирүне башларга икәнлеген билгели һәм шул кырыйдан җир бүлеп бирә башлыйлар. (Бер ел элек безнең пайчылар җыелышы әлеге ысул буенча җир бүләргә дип карар кабул итте.) Икенче ысул – җирен ызанлатып аласы килгән авылдагы беренче пайчы иң яхшы җирне сайлап ала. Моның яныннан икенче кеше һәм шулай дәвам итеп җирне ахырдан алучыга иң начар җир эләгә. Минем уемча, бу ысуллар – технологиясе төгәл уйланылмаган һәм гадел булмаган ысуллар. Ә пай җирләрен бүлеп ызанлатуның төгәл һәм гадел ысулы бар микән?

Фәрид НӘҖМЕТДИНОВ.

Балтач районы, Смәел авылы.»

ҖАВАПЛАР

Әгәр сез пай җирләрегезне ызанлап алып, үз исемегезгә теркәп куймагансыз икән, бу сезнең җирегез юк дигәнне генә аңлата. Кулыгыздагы яшел кәгазьләр җиргә хуҗа булуыгыз хакында түгел, ә бары тик анда күрсәтелгән күләмдә җир алуга хокукыгыз барлыгын гына раслый. Кичекмәстән, газетага игълан бирепме, гомуми пайчылар җыены җыепмы, җирләрегезне кишәрлекләп ызанлап алыгыз. Туган-тумача, дус-иш бер тирәдәнрәк алу хокукына ия. Вак-төяк кишәрлекләргә бүленмичә, бөтен нәселегезнекен бергә ызанлый аласыз. Бу очракта сезнең җирегезнең һичьюгы кайсы басуда икәне мәгълүм була. Иң яхшысы – һәр пайны аерым ызанлау, әмма ул кыйммәткәрәк чыгарга мөмкин. Әмма бер пай өчен 3 мең сумнан да артмаска тиеш. Элегрәк ТР Министрлар Кабинетының бу хакта шундый күрсәтмәсе бар иде.

Әгәр сез үз җирегезне рәсмиләштермәгәнсез икән, аны арендага бирә, сата да, бүләк тә итә алмыйсыз. Чөнки кайда икәнен белмисез. Димәк, теләсә нинди төзелгән килешүегезне танымаска, аның буенча тиешле түләүләрне түләмәскә мөмкиннәр. Күпмедер вакыттан исә бу җирләргә «невостребованный» ярлыгы тагып, дәүләт фондына күчерәләр. Дәүләт аны тендер аша сата, арендага бирә ала. Сезнең авылның 30-40 паен да шул язмыш көтә. Әмма ул үлгән кешеләрнең варислары суд аша бу пай җирләрен үзләренә алырга мөмкин әле. Дәүләткә тиктомалдан шул чаклы җир калдырганчы, үзләренә рәсмиләштереп куюлары дөресрәк булыр. Ә җыен җыеп, халыкка тавыш бирдерткән булып бу җирләрне дәүләткә күчерү дөрес түгел. Кешеләрнең җиргә хакы бар һәм аны бозарга ярамый. Чынлап та, башта аларга кисәтү хатлары җибәрү тиеш иде.

Кыскасы, җир темасы бүген күпләрне борчый. Пай җирләре генә түгел, ызандаш күршеләр арасында да, хәтта, гомер буе эшкәрткән бәрәңге бакчасын бүлә алмаучылар бар. Бу хакта теманы киләсе санда да дәвам итәрбез.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии