- 16.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №6 (13 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Соңгы елларда – Бөек Ватан сугышы тарихына да, аның җиңүчеләренә дә мөнәсәбәт үтә төрлеләнгән, катлаулыга әйләнгән аңлаешсыз чорда – бу четерекле теманы Шаһинур Мостафин кебек җигелеп тартучы бүтән милләттәшебез юк безнең…
Каһарманнарга бай безнең милләт! Шул хакта уйлаган саен, аларны аз белүебезгә хәйраннар калырлык. Батырлыкларын «җырлау»өчен милләткә Шаһинурлар күп кирәк!..»
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хак сүзләр. Әдип бик урынлы бәяләгән. Әйе, Шаһинур Мостафин, үзенең рухи остазлары Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафиннар үрнәгендә, билгесез батырларыбызны барлап, аларга икенче тормыш – мәңгелек яшәү бүләк итүче тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, замандашларыбызга яхшы билгеле шәхесләребезнең берсе.
… Шаһинур каләмдәшебез, моннан 65 ел элек, 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районындагы Арташ авылында туа. Әтисе Әхмәтсафа Мостафа улы – орденлы урманчы, Бөек Ватан сугышы инвалиды; әнисе Гөлзәйнәп Ибраһим кызы — «Герой-Ана», хезмәт ветераны…
Шаһинур унбер балалы гаиләдә – иң өлкәне… Үзе, 1961 елның 20 февраленнән – алтынчы сыйныфта укыган чагыннан шигырьләр, нәсер-парчалар, хикәяләр, пьесалар яза. Бер үк вакытта мәктәптәге башлап язучылар түгәрәгенә җитәкчелек итә. Кичләрен исә авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып та эшли…
1966 елда Шаһинур Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Өченче курстан, ишле гаиләләренә матди яктан ярдәм итү максатыннан чыгып, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм 1972 елда университетны уңышлы тәмамлый.
Ул 1968 елдан Мамадыш районында чыгучы «Коммунистик хезмәт өчен»(хәзерге «Нократ») газетасында әдәби хезмәткәр, 1970 елдан Кукмара эшчеләр бистәсендә «Хезмәт даны»газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифасын башкара. (Шул чор эчендә ул Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм биредәге «Советская Армия»газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итәргә дә өлгерә.)
Кукмарада эшләгән чорында Шаһинур, район газетасы каршында яшь иҗатчылар өчен «Аһәңле сүз»клубын, «Салават күпере»әдәби берләшмәсен оештырып, байтак талантларга юл ача (Газинур Морат, Рифә Рахман, Заһид Мәһмүди һ.б. – аның шәкертләре)…
1983 елдан башлап, Ш. Мостафин гаиләсе (сөекле хәләл җефете – Дамирә Рафаил кызы, улы Рушан, кызы Гөлназ) белән мәркәзебез Казанда яши. Һәм төрле җаваплы постларда эшләп, иҗат эшендә кайный. Бүген дә хезмәттә ул – Казандагы «Сүз»нәшриятында баш мөхәррир вазыйфасын күңел яктысын, җан җылысын биреп башкара. Эшендә ихластан хөрмәт итәләр, яраталар үзен…
Ш. Мостафин әдәбият сөючеләргә үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм остасы буларак та яхшы таныш. Шаһинур яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү буенча да армый-талмый эшли. Ул – эзтабарларның «Хәтер яктысы»берләшмәсе җитәкчесе. 2000 елда, аның турыдан-туры инициативасы белән, Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә «Батырлар Китабы»— «Книга Героев»та дөнья күрде. Әлеге китап иҗади конкурста «Елның иң яхшы китабы»дип табылды һәм Мактау Дипломына лаек булды.
Конкурслар дигәннән, 1965 елдан башлап Шаһинур Мостафин, шигырь-хикәя, очерк-публицистика өлкәсендә эшләүче иң яхшы авторларны ачыклау максатыннан, республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә даими катнашып, унике мәртәбә җиңү яулады. Болардан тыш, аның журналистика, әдәбият-сәнгать һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге күпкырлы тынгысыз эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге бихисап премияләргә лаек булды. Аның Русия дәрәҗәсендә билгеләп үтелгән бүләкләрен санап чыгу өчен генә дә газетада урын җитмәс иде. Ә менә берсен аерым әйтәбез.
2007 елның 17 мартында Русия Федерациясенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинасының Актлар залында Мәскәүдәге абруйлы «Татар зыялылары»клубының тантаналы мәҗлесендә танылган эзтабар-әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Шаһинур Мостафинга, күпьеллык нәтиҗәле эзтабарлык эшчәнлеге һәм илебез әдәбиятын-сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Русия Федерациясенең Михаил Ломоносов исемендәге мәртәбәле премиясе һәм алтын медаль тапшырыла. Татарстанда яшәүче язучылар арасыннан әлеге өлкәдә иң беренче лауреат була ул!
Әнә шулай итеп, фидакарь җанның тынгысыз эшчәнлегенә ил күләмендә югары бәя бирелә.
* * *
1972 елдан – СССР һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, 1992 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булган Шаһинур Мостафинның каләмдәшләре арасында гына йөргән кушаматы бар. Исем-фамилиясе, әтисе инициалларыннан килеп чыккан кушамат булса да, якты күңелле, ачык йөзле, ут теледәй көдрә чәчле Шаһинурга бик ябышып тора ул – «ШӘМ»!
Шәмне, гадәттә, караңгыда кабызалар. Кояш, электр яктысы төшмәгән җирдә нәрсәдер эзләргә кирәк булса, кулга шәм алалар. Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин – сугыш кырларында хәбәрсез югалганнарның, исән-имин кайтып та, илдә кадерсез йөргәннәрнең дан-шөһрәтен эзләп табучы, хакыйкатьне кайтаручы җан яктысын сипкән ШӘМ ул!
«…Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Күзгә йокы керми. Яу кырыннан кайтмый калганнарның – ядрәләрне эреткән йөрәкләрнең җаннарыдыр, өн-авазларыдыр кебек тоела алар миңа… Әнә шул халәт күңелгә һич тә тынгылык бирми. Батырлар үзләрен барлаганны көтә, җыр көтә!»– дип яза Шаһинур Татарстан китап нәшриятында 2004 елда чыккан «Хәтер яктысы»исемле китабының башлам өлешендә.
Әлеге кереш сүздә татарларның Бөек Ватан сугышында уйнаган ролен раслаучы төрле документлар, зур хәрби җитәкчеләрнең сүзләре дә китерелә. Мәсәлән, Советлар Союзы Маршалы И. С. Конев: «Татарстанда туган егетләр… арысланнар кебек сугыша», – дигән. Биредә каршы якның фикерләрен турыдан-туры гәүдәләндерүче гап-гади немец ефрейторының якыннарына язган хатыннан өзек тә китерелә: «Безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта татарлар белән төшемдә дә очрашмас идем…»
Монда шулай ук әсирлеккә эләккән совет сугышчыларының бары тик ике процентының гына татарлар икәнлеге дә искәртелә (шул хакта архив материаллары китерелә).
Советлар Союзы Герое исемен йөртүче татарларыбыз бихисап безнең! Әле алар тагын да күбрәк булыр иде. Мәсәлән, гвардия сержанты Хафиз Зариф улы Зарипов яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә өч мәртәбә тәкъдим ителә. Әсгать Әхмәтхәниф улы Вафин – ике мәртәбә… Алтын Йолдыз кавалеры булырга лаеклы дистәләрчә якташларыбызга, кызганычка каршы, төрле дәрәҗәдәге орденнар гына бирелгән…
Легендар Александр Матросовның мөселман егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов икәнлеген ачыклау буенча да Шаһинур үзеннән лаеклы өлеш кертә. Алай гына да түгел, Русия Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивында кат-кат эшләп, тагын 26 милләттәш якташыбызның шундый ук батырлык кылуларын, кайберләренең Матросовтан да элегрәк мондый каһарманлыкны эшләүләрен ачыклый. Һәр тарихи язма өчен эзтабар язучының күпме көч түккәнен, күпме сәламәтлеген сарыф иткәнен күз алдына китерү өчен, әлеге архивта биш миллиардтан артык документ сакланганын әйтеп үтү дә җитәр…
Язучы, каһарманнарны эзләп табу, гаярь шәһитләрне дөньяга белгертү белән генә чикләнеп калмый, аларга туган якларында һәйкәлләр дә куйдыра. Андый һәйкәлләрнең саны инде 28гә җиткән икән.
Китапның ахырында, йомгак рәвешендә, күренекле язучы – Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рафаэль Сибатның «Үзе дә – каһарманнар токымыннан!»исемле мәкаләсе урнаштырылган. Мәкаләдәге түбәндәге юллар бик тә тәэсирле тоелды миңа:
«…Шулай бер ачылып сөйләшеп утырганда, эзтабар әдип Шаһинур Мостафин болай дигән иде:
– … Кайчагында үземне дә сугышта булган күк тоям… Хәер, әтием белән бергә яу кырларында дошманның ут өермәләрен томаларга, юкка чыгарырга бергә барганбыз бит. Аның кан тамырларында без дә – туачак балалары да – җиде егет, дүрт кыз да булгандыр!»
Ә мин талантлы каләмдәшем Рафаэль Шәйхуҗа улының сүзләрен җөпләп, тиктормас, якты җанлы эзтабар язучыга, игелекле эшләре өчен, ихлас рәхмәтемне белдерәм. Хәтер эңгерләрен озак яктыртсын әле фидаи ШӘМ!..
* * *
…Эзтабар әдип һаман юлда, һаман эзләнүдә. Моңарчы билгесез булган яңадан-яңа каһарманнарыбызны барлый ул. Шундый фидакарь затларның кайберләре авторның 2008 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Яңа меңьеллыкка очыш»дигән китабында да лаеклы урыннарын алдылар.
Александр Матросов – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов кебек, күкрәге белән дошманның ут ноктасын томалап, госпитальләрдә озак вакытлар дәваланганнан соң, яңадан сафка баскан кадерле-газиз әтисе Әхмәтсафа Мостафа улының изге васыятен-әманәтен үтәп, мондый төр батырлык үрнәге күрсәткән яугирләрдән 438 кешене ачыклады инде ул. (Бәхеткә, аларның тугызы, хәрби табиблар тырышлыгы белән, терелеп-савыгып, байтак еллар буена кешеләрне сокландырып яшәүләрен дәвам итәләр!)
Хәзер исә Шаһинур дустыбыз, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен лаеклы каршылау максатыннан чыгып, «Онытырга мөмкин түгел!..», «Алар – Җәлил йолдызлыгыннан!..», «Үлмәс моң варислары»дигән китапларын хәзерләү белән мәшгуль. Ул яшәгән фатирның тәрәзәсендә утлар иртәнге сәгать өчкә кадәр яна. Аның йөрәгендәге иҗади ялкын, Хәтер утына кушылып, дөньяга үзенең илаһи нурларын сибә…
Әлеге язмамны Шаһинур Әхмәтсафа улының замандашларыбызга атап язган тирән мәгънәле бер шигыре белән төгәллисе килә:
Барысы – сезнең өчен!..
Бу дөньяда күзле сукырлар күп,
Нигәдер, аз Данко ишеләр…
Күңелемдә күпме Яктылык бар –
Сезгә бүләк итәм, кешеләр!
Әле җирдә күпме изге җаннар
Рухи салкынлыктан өшиләр…
Йөрәгемдә күпме Җылылык бар –
Барысын Сезгә бирәм, кешеләр!
Үрнәк алыйк горур шәхесләрдән –
Иманлылар алар, көчлеләр…
Бер-беребезне сөендереп яшик,
Гел Яхшылык кылыйк, кешеләр!
Җан җылысын тигез бүлә белик! –
Мохтаҗ аңа яше-карты да…
«Изгелекләр Иле»– яңа исем
Пәйда булсын әле картада!
… Бу җиһанда күзле сукырлар күп,
Нигәдер, аз Данко ишеләр…
Гел Изгелек кенә гамәлемдә —
Барысы Сезнең өчен, кешеләр!..
Нәкыйп КАШТАНОВ,
язучы-табиб,
Татарстан Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең
А. Алиш исемендәге, Чуашстанның Фәтхи Бурнаш
исемендәге премияләре лауреаты.
Рәсемдә: эзтабар әдип Шаһинур Мостафин, әти-әнисе, туганнары белән.
Мидхәт Шакирҗанов фотосы.
Комментарии