Ямарлык «ертыклар» күп

Газетада язма басыла да, шуның белән эш бетә, дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Аның буенча без тиешле инстанцияләргә хатлар юллыйбыз һәм ниндидер нәтиҗәгә ирешергә тырышабыз. Газетабызда басылган «Аннан-моннан ремонт» (2010, №19, 19 май) һәм « Журналист тагын килсен!» (2011, №38 (28 сентябрь)) язмалары буенча Татарстан Республикасының дәүләт торак инспекциясенә хат юлланган иде. Кыскача исегезгә төшерәбез, ул язмаларда бистәсенең Тимер юл урамында урнашкан 22нче йортка ясалган капиталь ремонт турында сүз барды. Әлеге йортта яшәүчеләр аның җиренә җиткереп башкарылмавы, миллион ярым сум акчаның җилгә очуы турында берсен-берсе уздырып сөйләгән иде. Торак инспекциясенә язылган хатта исә без, шушы язмаларда күрсәтелгән фактларга таянып, тикшерү уздыруларын һәм нәтиҗәләр хакында безгә дә хәбәр итүләрен сорадык.

Безнең мөрәҗәгать кабул ителгән. Торак инспекциясеннән җавап алмасак та, бу хакта белә идек, чөнки ул йортта яшәүчеләр тикшерү килгән көнне үк безгә шалтыратып хәбәр иттеләр. Октябрь ахырлары иде ул.

«2007 елның 18 декабрендә әлеге йортның торак хуҗалары күмәк җыелышында 2008 елда түбәне, җылылык һәм электр белән тәэмин итү, су куу системаларын капиталь ремонтлау турында карар кабул ителгән» дип башлана хат.

ТР Торак инспекциясе уздырган тикшерүләрдән соң, ремонтның проект-смета документациясенә җавап бирерлек итеп башкарылуы ачыкланган. «Капиталь ремонт төгәлләнгән йортны эксплуатацияләүгә кертү актына, кабул итү комиссиясенең барлык әгъзалары, шул исәптән торак хуҗалары вәкиле А.В. Анисимов тарафыннан да кул куелган. Тикшерү вакытында түбәнең, шулай ук җылы һәм электр белән тәэмин итү, су куу системаларының техник төзек хәлдә булуы, подвалның коры булуы ачыкланды» диелә алынган җавап хатында.

Шулай ук Әлфия Пантелееваның февраль аенда туңып утыруы, җылылык булмавы турында да язган идек. Ул аның сәбәбе «хәерче» яңа батареялар куюдан түгел микән, дигән шик тә белдерде. Моңа да Торак инспекциясе җавап тапкан. «Северный» торак хуҗалары берләшмәсенең мәгълүматы буенча, 2010-2011 елларда җылыту чорында 4нче (01.03.2011) һәм 19нчы (19.02.2011) фатирларның җылылык белән тиешенчә тәэмин ителмәве турындагы мөрәҗәгатьләре урын алган. Бу мәсьәләләр үз вакытында хәл ителгән», – диелә хатта, ләкин сәбәбе ачыкланмаган.

1-3нче подъездларның эчке эшләнеш хәле канәгатьләндерерлек, стеналарда ярыклар юк, дип тапканнар. Шул ук вакытта әлеге йортны тикшергәннән соң, инспекция тарафыннан «Северный» торак хуҗалары берләшмәсенә 2011 елның 20 ноябренә кадәр фасадны буяу һәм газүткәргеч беркетү, подвал корылмаларын ремонтлау, шулай ук цокольның штукатур катламын, 1-3нче подъездларга керү баскычларын һәм идәннәрен ремонтлау план-графигын тапшыру турындагы күрсәтмә бирелгән. Бу эшләрнең башкарылуын инспекция контрольдә тотарга тиеш булган.

Тиеш булган да бит, ләкин тотып җиткермәгән, булса кирәк. Урынга шалтыратып белешкән идем дә, цокольның штукатур катламын да, баскычларны, идәннәрне дә ремонтламаганнар икән. 22нче йортта яшәүчеләр шулай дип хәбәр итте. Димәк, бу материал да торак инспекциясенә юлланачак. «Подъезд өстендәге кар төшеп бөкләнгән калайны турайттылар да, йорт кырыендагы торбаны буядылар. Башка эш эшләнмәде», – диде алар.

Шулай ук 22нче йортта яшәүчеләр тәрәзә рамнарының инде бик иске булуын да искә алып зарланган иде. Моңа бәйле рәвештә ТР Торак инспекциясе болай дип хәбәр итә: «2007 елның 21 июлендәге «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртүдә ярдәм итүче фонд турында» 185нче Федераль закон нигезендә, фатирлардагы тәрәзә рамнарын һәм стеналарны ремонтлау каралмаган. РФ Торак кодексы һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан 2006 елның 21 гыйнварында 25нче номерлы карар белән расланган «Торактан куллану кагыйдәләре» буенча, йорт хуҗалары әлеге торакны тиешле дәрәҗәдә тотуда тулысынча үзләре җаваплы һәм ремонтны үз хисапларына башкарырга тиешле.»

Һәрхәлдә, Кукмара бистәсендәге ремонт мәсьәләсе җавапсыз калмады һәм әле дә көн кадагында тора, димәк, бу темага нокта куймыйбыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

 

Комментарии