Җир эшенең җае бар

Кайбер төбәккә әллә ничә тапкыр барып та, хәтер сандыгын актара башласаң, каләм очына эләгерлек берни сакланмаган була. Ә менә Кайбыч районы хуҗалыклары ни өчендер күңелдә калган. Яшерен-батырын түгел, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә берничә инвестор кулы аша узган районның игенчелектә дә, терлекчелектә дә хәлләре мөшкел иде ул чакларда. Аена ун мең сумнан артмаган хезмәт хакларын да суд аша гына алган чаклары булды.
Инвесторларның һәркайсы районга зур максатлар белән килә. Яңадан-яңа техника, технологияләр кайтартыла. Тора-бара гына хәлләр үзгәрә. Сәбәбе гади: авыл хуҗалыгына йөзләрчә миллион сум акча кертеп тә, көтелгән керемне алуы кыен. Ә акча янчыгы инвесторларның да төпсез түгел... 
Берничә ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 2021нче елның август аенда Кайбыч районына яңа инвестор – «Август» килгәч, күпләр тагын сагаеп калган иде. Элеккеге хәлләр кабатланмасмы?
Ике ел – тарих өчен бик кыска вакыт. Ул арада район хуҗалыкларындагы хәлне ничек итеп тамырдан үзгәртеп булсын? Ә бит чыннан да була икән! Бу кадәресе минем фикерем генә түгел. Яңарак кына район хуҗалыкларында булганнан соң, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Кайбыч районында чын-чынлап революцион үзгәрешләр күренә», – дигән иде. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та район игенчеләренең хезмәтен югары бәяләде. «Барлык агротехник чараларны вакытында үтәү, җирне тиешенчә эшкәртү, яфрактан тукландыру, ашлама кертү нәтиҗәсендә елның корылыклы булуына да карамастан, Кайбыч игенчеләре быел республикада иң алдынгылар арасында», – ди Марат Азат улы.
Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең яхшы, дип тикмәгә әйтелмидер. Шундый теләгем барлыгын әйткәч, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев: «Иртәгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләрен инвесторларның эше белән таныштырмакчы булабыз, Килегез, бергә йөрербез» , – диде.
Вакыты шундый бит. Кайсы тарафка карасаң да, комбайннар күзгә чалына. «Туган як-Агро» хуҗалыгының халык телендә «Казахстан кыры» дип йөртелүче басуындагы урып-җыю барышын сокланмый күзәтү мөмкин түгел. Әмма «Август-Кайбыч» җәмгыяте басуында берьюлы дистәдән артык заманча кыр корабларының аккошлар сыман тезелеп килүен күрү – үзенә бер хозурлык. Җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов сүзләренә караганда, узган ел аларга 23 яңа комбайн кайтартылган. Быел шуңа тагын 5 кыр корабы өстәлгән. 
– Ике отрядка бүленеп эшлибез. Белгечләр дә, механизаторлар да җитәрлек. Эш оешкан төстә бара, – ди Александр Иванов.
Механизаторларны иртән өйләреннән барып алалар, эштән соң кайтарып куялар. Ашау-эчү бушлай.
– Хезмәт хаклары айга 100 меңнән ким түгел, диләр. Дөресме шул хәл? – дип сорыйм җитәкчедән.
– Дөрес түгел. Күбрәк. 420 мең сум алучылар да бар, – ди Александр Иванов. Иң мөһиме – айныкын айга түләп баралар. 
Без сөйләшеп торган арада комбайннар рапс кырын ялт иттереп тә куйды. Тагын шуңа игътибар иттем: ашлык ташучы авыр йөк машиналарын кырга кертмиләр. Махсус техника кыр читенә ташый. Шуннан алып китәләр рапсны.
Гомумән, хуҗалыкта барлык төр культуралар да яңа технология нигезендә игелә. Моңарчы ишеткәнем генә бар иде: яңа технология җирне эшкәртмичә чәчәргә мөмкинлек бирә икән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов әйтүенчә, нәкъ менә сөрелмичә чәчелгән басудагы рапс уңышы гектарыннан 20-22 центнер чыга! Без булган көнбагыш кырында да гаҗәеп уңыш өлгереп килә. Бакчамда ел саен көнбагыш үстерүче буларак, ышандырып әйтә алам: андыйлар башка беркайда юк! 
Көн дәвамында Ульянково авылы янындагы төзелеп килүче 3400 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексында да булдык. 50 гектар мәйданга җәелеп киткән комплекста сыерлар һәм бозаулар өчен аерым корпуслар, күп төрле ярдәмчел биналар бер түбә астында булачак. Заманча техника, технологияләр ярдәмендә эшләүче әлеге комплекс киләсе елда сафка басачак, диләр. Бу исә тирә-як авылларның 120 кешесе югары хезмәт хакы белән үзенә эш таба алачак дигән сүз.
Сәгатенә 100 тонна ашлык киптерү мөмкинлегенә ия ике корылма янәшәсендә биш зур склад, дистәләгән ярдәмче биналар сафка баскан. Тагын бер яңалык: ашлыкны биредә махсус култыкчаларга салып та саклыйлар. Элеваторларга караганда берничә тапкырга арзангарак төшә, диләр. Бу эшләрдә кул хезмәте юк диярлек.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, соңгы вакытта районга ел саен берничә миллиард сумлык инвестиция кертелә. Кайбыч бүген яңа төзелешләр мәйданын хәтерләтә. Яңа юллар төзелә, җитештерү предприятиеләре, яңадан-яңа эш урыннары барлыкка килә. 
– Авылда яхшы хезмәт хакы белән уңайлы эш шартлары булганда, яшьләр читтән бәхет эзләмәячәк, – ди Альберт Илгизәр улы. 
 

Камил СӘГЪДӘТШИН,
Казан – Кайбыч – Казан

Комментарии