Сугыш чоры баласы рәхмәте

Исәнмесез солдатлар! Әйе, сезгә мөрәҗәгать итеп эндәшәм, исәнмесез, шинельсез солдатлар.

Дуслар, әле дә хәтер-хатирәләр бар, дим. Хәтер булса, яшибез, онытмыйбыз, барлыйбыз үткәнне, хәзергене. Онытырга ярамый! Йөрәк кушмый, «киләчәк өчен кирәк».

Бу мин, акрын гына басып, үз көемә Азнакай урамы буйлап уйланып, көеп-янып, борчылып «бик күп яшәлде, бик күп күрелде, әле дә без исән, юк бирәсе, юк аласы», – дип, Лариса Шәйхуллина– Хуҗина атлый. Сугыш чоры баласы. Шуның белән барысы да аңлашыла.

...Иң коточкыч авыр чакта тудым. Бик авыр яшәдек – ачлык, ялангачлык, фәкыйрьлек, салкын үзәккә үтте. Өйләрдә тынлык, үлем тынлыгы. Коры сәке, күзләрдә канлы яшьләр. Һаман әле кипмәгән кебек...

Кечкенә генә булсак та, барысы да истә. Ашаган ризык – үләннәр. Кадерлеләрем! Сез коткарып калдыгыз бит безне, сез! Һәйкәл салыр идем сезгә, кулымнан килсә: кузгалак, кукы, алабута, балтырган, кычыткан, ат кузгалагы, сәрде, сарана. Черек бәрәңгене таба алсаң бәйрәм була иде.

Үлмәскә кирәк иде. Без туганбыз икән, димәк, юкка түгелдер. Без бит куркыныч ачы сугыш чорында буыннар җебен ялгадык, өзмәдек. Без уенчык сорамадык – җирдән нәрсә таптык, шуның белән уйнадык. Безне, кечкенә балаларны, сугыш тиз үстерде. Кырда да, кечкенә булуга карамастан барысын күтәрдек, ярдәм иттек, чаптык, урдык. Фермада да, басуда да – һәр җирдә ярдәм иттек. Бик авыр булды, егылдык, торып киттек. Сыгылмадык, тормыш яшәргә өйрәтте. Ә үзе бирде кирәкне. Аларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел.

Кара пичәтле хатлар аша үлем җилләренең исүе үзәкләргә үтте. Хәсрәтле күз яшьләре чиләкләп коелды. Бу михнәтләр без үсеп кеше булу өчен кирәк булгандыр. Аллага шөкер, без исән!

Менә шуларны уйлап, кая бара дип уйлыйсыз? Мәгариф идарәсе ветераннары советы рәисе Наилә Шәяхмәтова («Мәгариф» музее җитәкчесе дә әле ул) оештырган кичәгә – Балалар иҗат үзәгенә киләм. (Безнең Пионер сарае – искиткеч бер йорт бит ул). Монда бүген тыл ветераннары, мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләгән сугыш чоры балалары өчен «Без шинельсез солдатлар идек» дигән кичә була...

Оста оештыручы, алып баручы, бик күп сценарийлар авторы, гаҗәеп затлы Наилә Фәрәгатовна кичәне ачып җибәрде. Рәхмәт яусын аңа, без өлкәннәрне, әби-бабайларны онытмаган өчен. Сөенүебезне, шатлануыбызны белсәгез!

Бу залга тылда фидакарь хезмәт куйган, сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән буын – ятимлектә, ачлык, фәкыйрьлектә яшәгән 300ләп сугыш чоры баласы һәм мәгариф ветераннары чакырылган иде. Кичәдә район башлыгы Марсель Зөфәрович, район һәм шәһәр советы рәисе Миргасим Ильясович безне тәбрикләп, олы рәхмәтләрен әйтте, изге теләкләрен җиткерде. Рәхмәт яусын, күзләрдә шатлык яшьләре ялтырады. Барысы да истә, барысы да йөрәктә. Барысы да күз алдыннан үтте.

Сугыш чорына багышланган спектакльләрдән өзекләр – Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»ы, «Тормыш җыры» елатты да, көлдертте дә. Спектакльләрдә Азнакай халык театры артистлары да, мәгариф ветераннары да катнашты. Чын тормыш күрсәтелде. Рәхмәт аларга, рухи азык бүләк иттеләр. Ә җырлар, шигырьләр, моң – Аллаһы Тәгалә бүләге бит ул. Аларны Рамазан Фазлыев, Ландыш Садретдиновалар бүләк итте. Сугыш чоры балаларын гимназия укучылары уйнады. Алар рольләрен шулкадәр оста итеп башкардылар, безне нәкъ шул чорга алып киттеләр. Күзләрдә яшь, экраннарда шул чорларга багышланган кадрлар бер-бер артлы алышынып торды. Аларны да үзебезнең йөрәк аша уздырдык.

Шулкадәр гаҗәеп кичә оештыруда Наиләбезнең өлеше зур, игътибарга, мактауга һәм ихтирамга лаек ул.

Без, тамашачылар, илебезгә тынычлык теләп, яшәргә икән яшәргә, туганбыз икән – юкка түгелдер, дип, шушындый күңелгә ятышлы бәйрәмнәр тагын да күбрәк булсын дип теләдек. Замана шаукымы аркасында безнең катып калган күңелләребезгә җаннарны шулай сафландыра торган, күз яшьле бәйрәм кирәк иде. Фотоларга төштек. Кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләрдән аерылып китәсе дә килмәде. Бергәләп очрашулар ешрак булсын дигән теләктә аерылыштык.

Изге теләкләр теләп, догалар укып, тыныч тормыш белән иман нурларына төренеп яшәргә иде, кадерле кешеләрем! Барыбыз да исән-имин булыйк. Кайгылар гына ишек-тәрәзәләребезне какмасын.

 Ветеран укытучы, сугыш чоры баласы

Лариса ШӘЙХУЛЛИНА-ХУҖИНА,

 Азнакай шәһәре

Комментарии