«Безнең гәҗит»кә языла алмыйм

Мин Башкортстанда яшим. «Безнең гәҗит»не күп еллардан бирле алдыра идем. Идем, дим, менә ничә елга беренче тапкыр мин газетага языла алмадым. Имеш, шәһәрдә аз кеше языла икән, Казаннан бирле кайтарту өчен язылучылар саны җитми, диделәр. Шулай аз языла микәнни? Без бит бик тә өйрәнгән идек «Безнең гәҗит»кә. Мин аны ким дигәндә 10 кешегә укытам әле. 87 яшьлек ике әбием дә укый. Алданрак та языла алмый калган идем, өйдә булмадым. Инде бу юлы да языла алмам микәнни? Безгә берәр ай соңрак язылсак та ярый. Берәр төрле юлын өйрәтмәссезме икән?

Нәсимә ГАЛИӘХМӘТОВА,

Башкортстан, Октябрьск шәһәре

Башка язылмам инде

Аптыраганнан сезгә язарга булдым. «Безнең гәҗит»не күптән яздырам. Моңа кадәр өзеклекләр булмаган иде. Соңгы вакытта нишләптер гәҗитне вакытында китерми башладылар. Чәршәмбе киләсе гәҗит безгә җомга көнне генә килеп җитә. Әле анысына гына түзәр идең, кайбер саннар юлда бөтенләй дә югала. Мәсәлән, быелгы 22нче санны алмадым. Почтага барып, тавышланып йөргәч, каяндыр табып, бер таушалган гәҗит бирделәр. 23нче сан вакытында килде. Вакытында дип, шул җомга көнне инде. 24нче сан тагын килмәде. Кабат почтага киттем. «Әрҗәгезгә салдык», – диләр. Салсалар, кая китсен ул? Бикле әрҗәдән миннән башка кеше ала алмый бит. Почта хезмәткәрләренең ваемсызлыгы аркасында, ул санны укудан бөтенләй мәхрүм калдым. Бүген менә җомга көн. Чәршәмбе киләсе 25нче сан тагын юк. Кичкә килерме-юкмы, көтәм инде. Килмәсә, бүтән язылып та тормам. Без, пенсионерлар өчен, аның хакы да бар. Танышларыма да вакытында китермиләр икән, алар да башка язылмыйбыз, диләр.

Хәниф ГЫЙЛЬМУЛЛИН,

Минзәлә шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге хатлар беренче һәм соңгысы түгел, кызганычка. Гәҗит чәршәмбе тарала. Һәм ул шул 1–2 көндә килеп тә җитәргә тиеш. Почтада, газета чыкмаган, дип котылу, шулай итеп безгә яла ягу очраклары күп. Әйе, бу яла ягу, дип кабул ителә. Газета график буенча чыга, почтага чәршәмбегә каршы төндә тапшырыла. Ул берничек тә чыкмый кала алмый. Килмәгән газетаны урындагы почта үзәктән, инде анда да булмаса, Казаннан соратып алырга тиешләр. Инде алай да табылмаса, почта редакциягә мөрәҗәгать итеп, алай тапшырылган очраклар да бар. Әгәр почтада бу гамәлләрне эшләмичә, газета чыкмаган, дип кенә котылалар икән, редакциягә шалтыратыгыз. Шул почтаның, үзәк почтаның телефоннары да кирәк. Телефоныбыз Казанда (843)2724217, яисә 89046714090

Газетабыз Русия каталогына кертелгән. Ул һәркайда чикләүләрсез яздырылырга тиеш. Аны хәтта Магадан, Владивосток якларында да укыйлар. Кайбер төбәкләргә берәр данә генә китә. Әмма ул иясенә тапшырыла. Башкортстанда «Безнең гәҗит»не таратуда кыенлыклар махсус оештырыла. Чөнки иң күп дәгъвалар шуннан килә һәм газета анда бик соңарып өләшенә. Һәр ике очрак буенча да тикшерү үткәрәчәкбез. Татарстаннан читтә газетабызны «Безнең гәҗит Россия» дип сорарга, индексы – П3320, Татарстандагы «Безнең гәҗит» – П2559, яисә 16299 индекслы. Аларга интернет аша да язылып була. «Почта России» каталогында, яисә beznen.ru интернет сәхифәбез аша.

Комментарии