Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АВЫЛНЫ ОНЫТМАГЫЗ

Телевизорны карасаң да, радионы тыңласаң да, гел бәйрәмнәр турында сөйлиләр. Кайбер көнне медаль һәм бүләк өләшергә дә өлгерәләр. Менә гади авыл халкын искә алучы юк, авыл җиреннән депутатлар да сайлау бетте. Берсен-берсе сөйләп, мактап үзләре генә депутат була хәзер түрәләр. «Ком сәгате»ндә дә артист белән җырчылар гына, «Әй, язмыш, язмыш...»та да җырчы, шагыйрьләр генә. Ә менә «Кәмит Җәвит»кә төрле авыллардан киләләр. Бик матур тапшыру ул. Әгәр дә авыл халкы түрәләрнең, җырчыларның ашарларына итен, ипиен тапшырып тормаса, берәүнең дә башы да эшләмәс, җырлыйсы да килмәс иде. Ач килеш җырлап булмый бит ул. Авыл халкын да әзрәк искә алсыннар иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТАТАР БАЙЛАРЫ КАЙДА?

1917нче елгы инкыйлабка кадәр татар байлары мәчет, мәктәп-мәдрәсәләр төзеткән һәм чыгымнарын үзләре каплаганнар. Хәзерге вакытта миллионер һәм миллиардерлар җитәрлек. Бәлки, шулар арасында балаларыбызны туган телендә укытуга каршы чыкмаучылар да бардыр. Алар балалар бакчасы төзү, милли тәрбия бирдерү өчен чыгымнарны каплауны үз өсләренә алырлар, бәлки.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АКЧАНЫ КАЙТАРАСЫ ИДЕ

Күптән түгел даруханәдән кыйммәтле дарулар сатып алган идем. Берсе кирәк булмады. Аны кире илтеп бирә аламмы икән? Даруларны кайсы очракта кайтарып була?

Фәһия БОРҺАНОВА,

Казан шәһәре

Соравыгызны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллинга юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Русиянең 1998нче елның 19нчы гыйнварыннан кабул ителгән нигезләмәсе буенча, дарулар алыштырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегенә керә. Әгәр дару өчен чек биреп өлгермәгәннәр икән, шул чакта гына аны кайтарып була. Дөрес, бу мәсьәләдә кайбер искәрмәләр каралган. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә, әгәр сатып алынган даруның куллану вакыты чыккан булса, маркировкасында кимчелек күзәтелсә (мәсәлән, даруны куллану вакыты күрсәтелмәгән булырга мөмкин; дару кабындагы даталарның эчке куллану кәгазендәге саннар белән туры килмәве бар), препаратны куллану инструкциясе булмаганда, исеме каптагы язу белән туры килмәгәндә, препаратның кабында яньчелгән, ертылган урыннар булса, даруның капкачы, шешәнең бөкесе булмаганда, кыскасы дару брак булганда аны кире кайтарырга була.

Даруны алыштыруны сорап, препаратны сатып алган даруханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның урынына шундый ук дару, яки тәэсире буенча шуңа ошаганын сорарга була. Шулай ук товарның бәясен төшертергә, дарудан баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә дә мөмкин. Сыйфатсыз дару аркасында кулланучының үзенә килгән барлык зыянны каплатуны да сорарга хакы бар.

КОМПЕНСАЦИЯ ТҮЛӘМӘДЕЛӘР

Интернетта минем хакта ялган хәбәр таратучы билгеле булгач, адвокатка мөрәҗәгать иттем. Биш тапкыр очраштык, адвокат өч судта катнашты, әмма ул судларның берсендә миңа каршы чыкты. Җинаять эше җыелышыннан иң кыйммәтле дәлил – рәсми кәгазь югалганы мәгълүм булды. Адвокат ул рәсми кәгазьне фотога төшереп алган иде. Суд барышында адвокат телефоннан ул хәбәр югалырга мөмкин диде. Судка гаризаны адвокат әйтеп торып яздырды, әмма РФ Җинаять кодексының маддәләрен дөрес яздырмаган. Һәр килүендә ул акча алды. Нәтиҗәдә, ялган таратучы акланды, миңа зыян күрүче буларак бернинди дә компенсация түләнмәде. Зыян күрүчегә компенсация каралгандыр бит, кая барыйм, кемгә мөрәҗәгать итим икән?

Эльмира апагыз,

Тәтеш районы

Соравыгызга юрист Рәзил Билданов болай дип җавап бирде:

– Бу ханымга сораулар күп. Тәкъдим ителгән әлеге мәгълүмат буенча гына киңәш биреп булмый. Эльмира апага яхшы юрист табып, бөтен нәрсәне хәл итәргә кирәк. Бу административ, җинаять яки гражданнар процессы идеме. Судта җиңелгән булсалар, суд карарында барысы да языла. Анда ни өчен компенсация түләнмәгәнлеге турында да мәгълүмат була.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии