- 15.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
– Миңа 32 яшь. Әби-бабам янында кунакта булып, өйгә кайтуым. Әбиемә сиксән яшь. Аннан да кадерле якын кешем юк дөньяда, – дип башлады сүзен автобуста танышып сөйләшеп барган юлдашым Әлфия.
Әти-әнисе фатир алып шәһәргә күченеп киткәндә, Әлфиягә бер яшь тә тулмаган була. Кызны вакытлыча гына дип, авылда калдырып китәләр. Ул әби-бабасы тәрбиясендә үсә. Аралары ерак булу сәбәпле, Әлфия әти-әнисен бик сирәк күрә. Тора-бара кыз әби-бабасына тәмам күнегә. Әти-әнисе шәһәргә алып киткәч, сагынуга түзә алмыйча, авылга кайтаруларын сорап ялвара.
– Беренче сентябрь – укырга кергән вакытымны гомерем буенча онытасым юк. Нигә авылдан китәргә кирәклеген аңламыйча, китмим дип, әбиемә ябышып елаган идем, – ди Әлфия.
Әмма күз яшьләренә карамыйча, аны шәһәргә алып китәләр. Кыз яңа мохиткә бик авыр ияләшә. Әбисенең иркә назларына күнеккән кызга әнисенең кырыс холкына күнегү җиңелдән булмый. Юлдашым дәвам итте:
– Әнием мине “4”ле билгесе алсам да, бик орышты. Өйгә кайтып керергә куркып, урам буйлап күп йөрдем. Әбиемне сагынып, тукталышларда елый-елый, авыл ягына кайткан автобусларны озатып кала торган идем. Уем белән гел әби-бабам янында булдым. Каникулларда авылда алар янында яшәдем. Китәр вакыт җитсә, төн буе күз яшьләре түгеп чыга идем. “Әни, кире әбигә кайтар”, – дип үксеп-үксеп елаган чакларым күп булды. Әбиемнәр өйләренә телефон керткәч, шатлыгымның чиге булмады. Яңгыр дими, карлы буран дими, көн саен телефон-автоматка барып, аларга шалтыраттым. Әбиемнең тавышын ишетсәм, җылы да, рәхәт тә булып китә иде. Әбием минем белән бергә шатлана, борчуларымны тарата иде. Ул гел минем тормышымда булды. Аның кебек җанын-тәнен биреп яратучы кеше бармы икән?! Ул мине гомер буе игелекле, сабыр булырга, кешеләрне һәм тормышны ярата белергә өйрәтте. Беркайчан да явызланырга, кешеләр белән дорфа сөйләшергә рөхсәт итмәде.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, институтта укыдым, кияүгә чыктым, кызыбыз туды. Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә яшәргә өйрәткәннәре өчен, мин әбием белән бабама рәхмәтле. Ничек кенә аларның гомерләрен озайтырга?! Миңа күрсәткән яхшылыклары өчен нәрсә генә эшләсәм дә, аз булыр кебек. Алар исән-сау булганда, тормышым якты, күңелем шат, – дип сүзен йомгаклады ул һәм алдагы тукталышта минем белән саубуллашып, төшеп тә калды. Ә мин исә һәркем дә якыннарына аның кебек үк игелекле булса икән дип, үз уйларыма баттым…
Рәисә МИФТАХОВА.
Әгерҗе районы, Мордвый авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН: үткән җомгада, гадәттәгечә, редакциягә бер кочак хат килеп төште. Көндәлек почта, гаҗәпләндермәде… Аларда авыл проблемалары, кеше язмышлары, гыйбрәтле хәлләр. Әмма ике хатны кабат-кабат әйләндереп укыдык. Темалары бер, тик берсе күңелне җылыта, икенчесе өшетә. Бүген ул хатларның икесен дә урнаштырырга булдык. Рәхмәт, җылы хисләр белән сугарылганын тикшереп тормыйча, чиратка куймыйча басарга (өстә шул язма), ә икенчесен – газиз анага улы янында өйдә урын булмавы турындагысын тикшерергә хәбәрчебез шимбә көнне үк юлга чыкты (язма 6нчы биттә). Шул ике язманы берьюлы укып карап, чагыштырыгыз. Бәлкем, Гөлбәгъдә апаның да балалары укыр. Үрнәк алыр…
Рәхмәт, актив хәбәрчебез Рәисә Мифтаховага, күңелләребезне, ниндидер, әйтеп булмый торган рәхмәт хисләре белән тутырганы өчен. Хикәят герое Әлфиягә, аның якыннарына чиксез бәхет телисе килә. Хәер, алар бәхетнең кадерен белә, аны ямьсезләми дә. Менә мондый гаиләдә, каенана-каената, килен-кияү проблемасы тумас та… Һәрберебез картайган көнендә шундый мөгамәләгә лаек булсак идек дә бит. Ә икенче хат… “Бәлки, анда язылганнар дөреслеккә туры килмидер, хәзер, хат язучыны акылга утыртып кайтам!” – дигән өмет белән юлга чыгып китте журналистыбыз. Ышанмадык. Әмма ышанмаслыкны бу битнең теге ягыннан укырга онытмагыз. Сүз уңаеннан: 15нче биттәге хикәя дә шушы темага кагылышлы.
Комментарии