«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Бала табарга курка

Газетагызда Хәмидә Гарипованың чирләрне үлән белән дәваларга өйрәткән язмалары чыга. Аннан киңәш сорыйсы иде: бер танышым курку чиреннән интегә. Бала табудан курка. Әйе, моның тән чире булмавын аңлыйм, ләкин шулай да аны үләннәр белән дәвалап, куркудан, шикләнүдән арынып буламы икән? Әгәр булса, бу хакта Хәмидә ханым үзе дә язып чыкмасмы?

Марат ШӘЕХОВ

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

Сезнең мөрәҗәгатегез буенча Хәмидә апа Гарипова белән элемтәгә чыктык.

– Курыккан вакытта, нервларны тынычландыра торган валерьян үләне белән арыслан койрыгы (пустырник) бар, анысы. Ләкин сезгә шалтыратучының танышында, аңлавымча, психосоматик авыру. Аны үлән белән түгел, психотерапевтта сеанслар үткәреп кенә дәвалап була. Психолог һәм психотерапевтларга күренсен, – дип җавап бирде ул.

Җылы концерт куйдылар

6нчы гыйнварда безнең районның Котлы Бөкәш авылында ирле-хатынлы Руслан Кираметдинов белән Илмира Нәгыймова бик җылы һәм яхшы концерт куеп китте. Бөтен тамашачылар исеменнән аларга иҗади уңышлар, шундый яхшы бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлсинә САТТАРОВА

Балык Бистәсе районы, Яңа Сала авылы.

Дәвалаучыга барсын!

Газетагызның 26нчы декабрьдә чыккан 52нче санында Ютазы районыннан укучыгыз шалтыратып, әтисенең тик торганнан сөйләшә алмый башлавыннан зарлануын язып чыктыгыз. Авызыннан селәгәй ага, табиблар диагноз куя алмый дип тә сөйләгән иде әле ул. Аңа бер киңәшем бар. Бу абыйга бозым ясап ризык ашаткан булырга тиешләр. Гөлнара исемле бер үзбәк хатыны бар, аның янына үзебезнең йөргәнебез, барганыбыз бар, шул ярдәм итә ала, аңа барсалар, күренсәләр иде. Ул бозымны күздән карый, фал китабы да ача. Күздән карап, шунда ук кемнең нәрсә ашатканын әйтеп бирә. Алма яки банан ашата, су эчертә дә, шунда ук костыра. Косканда нәрсә чыгасын әйтә – шул әйбер чыга соңыннан. Икенче көнне үк хәл әйбәтләнә, йоклый башлыйсың, Шундый хикмәтле хатын-кыз бу. Ләкин анда барганны башка кешегә сөйләмәсеннәр, юкса бозымын кабатлап ясарга мөмкиннәр.

Исемем редакция өчен генә

Чаллы шәһәре

Редакциядән: Укучыбыз Гөлнара ханымның телефон номерын да калдырды, әгәр кирәк булса, редакциябез телефонына шалтыратып, белешә аласыз. Ләкин Гөлнара ханым әлегә туган якларында – Үзбәкстанда, шуңа күрә 5нче февральдән соң гына кабул итә башлаячак.

Гөлнең кәҗәгә зыяны бармы?

Акча гөлен кәҗәгә ашатырга ярыймы? Зыян булмыймы? Бервакыт бу гөлне ишек алдына чыгарып куйган идем, кәҗә килде дә, ашады. Зыяны булмаса, тагын да ашатыр идем, артык күбәеп киткәч, ул гөл туйдыра бит. Акча гөлен ашагач, кәҗәбез үлүен үлмәде дә, барыбер, шикләндерә бит… Шуңа сезгә шалтыратуым…

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА

Казан шәһәре

Редакциядән: Кәҗәгезгә ашатырга печән җитәрлек икән, акча гөле белән экспериментлар үткәрмәгез. Интернетта язылганча, бу гөл кайбер йорт хайваннарына, әйтик песиләргә бик зыянлы, ди. Ул аларны костыра, хәрәкәт координацияләрен боза. Шулай булгач, гөлнең кәҗәгә зыяны булмас дип тә, әйтүе авыр.

Чыгымнарны капламыйлар

Онкология авыртулы булуым сәбәпле, мин икенче төркем инвалид. Узган елның сентябрь аенда операция ясадылар, хәзерге вакытта Чистай шәһәренә барып, химия алам. Бер химиянең бәясе – 550 сум. Бу чыгымнарны безнең районның социаль яклау үзәге капларга тиеш. Ләкин квитанцияләрем белән килгәч, кире борып кайтаралар, «Кәгазьләреңне түләмибез», – диләр. Ник түләмиләр –белмим.

Резеда ГАЛИМУЛЛИНА

Нурлат шәһәре

Редакциядән. Сезнең зарыгыз буенча Нурлат шәһәренең социаль яклау бүлеге Оксана Геннадий кызы Терентьева белән сөйләштек. «Мин бу мәсьәләне беренче мәртәбә ишетәм. Тикшерермен, шалтыратучыгыз үземнең яныма килсен иде», – дип белдерде ул. Җитәкченең үзе янына барып, документларыгызны күрсәтеп, проблемагызны аңлатуыгызны сорады.

Мондый хәзрәтләр күбрәк булсын!

Үткән атнада ашка бардым. Казанның Чишмәле урамында урнашкан «Дин-Ислам» мәчетеннән Айрат Самат улы дигән яшь кенә мулланы чакырганнар иде. Сокланып, хәйран калдым. Һәр сорауга шундый яхшы аңлатып җавапларын бирә, мәҗлес буена нинди генә вәгазьләр сөйләмәде – шушы яшемә җитеп, мондый күркәм ашта утырганым юк иде әле. Бик сөендем, яшь кенә булса да, нинди акыллы муллаларыбыз бар икән!

Рауза ХӘМИТВӘЛИЕВА

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии