- 14.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №27 (12 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Гәҗитләрдәге язмаларны игътибар белән укучылар сизенә микән: аларда халыкны актив тормышка тартырга кирәк, дип лаф оручылар арта бара.
Соңгы елларда җәмәгатьчелек өчен файдалы, үз күңеленә хуш килә торган гамәлләр белән мавыгучы кешеләр күбәя баруын тоям мин. Безнең район гәҗитендә чәчәкләр үстерүче Әгъләмов Рафаэль турында укыгач, моңа тагын бер кат инандым. Аңарчы, үзенең шәхси музеен булдырган Гыйлаҗиев Васыйлга, америка машинасы ясаган Хадиев Рафыйкка сокланып йөри идем.
Иҗади рух һәркемдә дә бар ул, җәмәгать, аны кузгатып кына җибәрергә кирәк, җәмәгатьчелекнең игътибарын аңа юнәлтеп, дәртләндереп... Күбесе аны үз тормышын яхшырту өчен файдалана, шактые күңеленә якын шөгыльдән тәм таба. Сүз, гайбәтче кебек, башкаларга этлек эшләүдән ләззәт алучылар турында бармый. «Семья без уродов не бывает» дигәндәй, бар андый «иҗатчылар» да, кызганычка күрә.
Матди керемгә өметләнмичә, яхшылыкка, матурлыкка һәм изгелеккә омтылып, калганнарга үрнәк күрсәтүчеләргә игътибарны юнәлтик диясем килә. Мисалга Әтнәдәге коллегам, мал табибыннан оста сынчыга әверелгән Хәкимҗанов Мәхмүтне китерә алам.
Әнә шундый, гәҗит аша гына танытып бетерә алмаган кешеләрне бергә җыеп, үзара таныштырып, халык алдында – авылларда, районнарда хөрмәтлисе иде. Мәсәлән, илле ел бергә яшәгән бәхетле парларны, зур кабак үстерүчеләрне, шәп балыкчыларны хөрмәтләгән кебек. Кыскасы, андый шәхесләрне барларга, өйрәнергә кирәк безгә. Алар арасында конкурслар оештырылса да начар булмас иде. Яңа иҗатчылар тууга, шуннан ләззәт табучылар артуына өметләнеп, әлбәттә. Аннары слет итеп үткәрергә була. Бәлки, алардан үрнәк алып, буш вакытын кая куярга белмичә «саташып» йөрүчеләр, аракы сөремендә яшәүчеләр дә кимер.
Шул исемлеккә кертергә кирәк уйлап табучыларны, шагыйрьләрне, тарихчыларны, иң күп китап укучыны, оста вәгазь, анекдот сөйләүчене, чишмә караучыны, бакчачыны һ.б.
Күтәрик, белик үз арабыздагы «кыбырсык» дәртле геройларны! Алар ярдәмендә чыгарыйк халкыбызны битарафлык сазлыгыннан. Әлбәттә, җәмәгать оешмаларын йокыдан уятып, район хакимияте җитәкчелегендә. Бүгенге илдәге хәвефле сәяси һәм икътисади шартларда халыкның үзенә, аның иҗади катламына таянмыйча алга барып булмас, җәмәгать.
Татарстанның атказанган ветеринария табибы
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии