Нигә кирәк табиблар?

«Безнең гәҗит»нең быелгы 31нче май санында кычыткан бизгәге хакында укыдым да, үземнең дә баштан узган берничә вакыйга турында язарга утырдым. Мин 2014нче елның июнь аенда температурам бик югары булып, ихатамда нык кына егылып, имгәндем. 3-4 көн шулай температура белән өйдә ятканнан соң, (берүзем генә яшим) мине Мөслим хастаханәсенә салдылар. УЗИда, флюорографиядән тикшерделәр, башка анализларны да кат-кат алдылар. Ашказанына шланг та төшереп карадылар, сулыш юлларын да тикшерделәр, аннан Чаллы больницасына җибәреп, анда простата бизен карадылар. Барлык анализлар да яхшы булып чыкты. Ә менә температура һаман төшмәде дә төшмәде. Хастаханәгә нинди хәлдә керсәм, шулай кайтып киттем. Берникадәр вакыттан соң, температура төшсә дә, уң як кулбашым бик нык авырта, уң кулның бармакларына кан килеп җитмәгәнгә, бармак сөякләре сызларга тотынды. Бармаклар чемер-чемер килә, кулга әйбер тотып, эш эшләрлек түгел. Литр ярымлы чәйнекне дә күтәреп, газ плитәсенә алып куя алмый башладым, кулым асылына да төшә иде. Яңадан киттем Мөслим больницасына. Табиблар бик карамый гына, сораштырып кына, даруга рецепт язып бирделәр. «Вольтарен гель»ның уколын да, мазен да алдым. Уколны биш тапкыр кадатасы, диделәр. Өчне кадатканның икенче көнендә уң як күкрәк тирәсе чабырып чыкты. Бу җәфа 4-5 ай буена барды әле. Тәнем шешеп, йөзтүбән ятып та булмый башлады, ә мин туганнан бирле йөзтүбән йокларга күнеккән. Табибларга да аптырыйм, авыруның үзен ныгытып карамыйча, бары тик сораштырып кына, даруга рецепт язып утыралар. Аннан элеккеге градусникларда тән температурасы 36,6 булганда нормаль санала иде, ә хәзер 37 норма икән. Кайсысы дөрес соң? Менә минем өчен норма 36,3. Аннан бергә генә артык булса да, хәлем бетә. Кайвакыт температурам 35,8-35,9 була. Каты итеп чәй эч, кан басымың түбән, диләр. Кан басымын күтәрә торган дарулар юк икән. Чәйләре дә кызык хәзер. Кайберсен эчкәч, йокы баса, кайберсеннән соң күзләр әлҗе-мөлҗе килә башлый. Чәй капларына кайсылары кан басымын күтәрә, кайсылары төшерә икәнен дә язсыннар иде ул.

Күзләрнең дә рәте китеп бара. Ике күздән дә яшь килә. «Тауфон», «Таурин» даруларын да салып торам, вакытлыча гына булышалар. Шул күзләр белән бәйле бер кыйсса искә төште әле. 6-7 еллар элек чираттан сарык көтүенә чыккан идем. Көндез сарыкларны туплауга җыйгач, күзләрем әллә нишләде генә бит. Агачлар, тирә-яктагы әйберләрнең урталары гына күренә. Күлгә карыйм, уртасы гына күренә, ярлары күренми. Көн кояшлы булса да, ул миңа ничектер соры төстә булып күренде. Шул вакыт, сукыраймасам ярар иде, дип, бик курыктым. 5-6 сәгать шулай булды. Югыйсә аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, ашау-эчүем дә гадәти генә. Шөкер, мондый хәл башка кабатланмады. Ни өчен күзнең уртасы гына күреп, аскы-өске өлешләре күрмәде икән? Моның сәбәбе бардыр инде?

Тагын бер соравым бар. 10 ел чамасы инде һәр 15 көн саен районга Казан табиблары килә. Алар үз аппаратуралары белән авыруларны тикшереп, аларга төрле больницаларга юллама бирә. Ә ни өчен соң, килгән-килгән инде, үзләре үк дәвалап китмиләр? Болар да шул рецепт кына язып утыручы табибларга охшаган. Нигә Мөслим хастаханәсенә дә кирәкле аппаратураларны алып, үзебезнекеләрне үзләре тикшерми? Дәваларлык булмагач, Казан табибларының килүеннән ни файда?

Зариф ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Татар Шураны авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: сез әйткән сырхаулыкның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик, калкансыман биз (щитовидка) проблемасы булганда температура төшүчән була, ә күзләрегезне кичекмәстән шулай ук тикшертергә кирәк: глаукома билгеләре юк микән. Гомумән, мондый авырулар турында, редакциябез нәшер иткән «Шифалы гәҗит» тәфсилләп язып тора. Аны укырга киңәш итәбез. Индексы: П3321

Комментарии