Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАРЧА ДА КИРӘК...

«Яңа гасыр» каналын даими карап барабыз. Анда татар теле турында күп сөйлиләр. Безгә татарларга телебезне саклау мәҗбүри һәм ул авыл җирендә бетмәс, Алла бирсә! Ләкин «Яңа гасыр»ның «Татарлар», «Халкым минем» тапшыруларында милләттәшләребез еш кына русча сөйләшә. Үзебезнең түрәләр дә, татар була торып, русча сөйлиләр. Депутатлар да тәмам урыслашкан, алар арасында Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин кебек милләтпәрвәрләр хәзер юк инде.

Минем генә соравым түгел, авыл халкы исеменнән әйтәм: «7 дней» тапшыруын татар телендә дә күрсәтсеннәр иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

«ЯҢА ГАСЫР» ЮГАЛДЫ

Июнь ае башыннан «Яңа гасыр» каналы күрсәтми башлады. Без Чистай шәһәренең Маркин урамындагы 55нче йортта яшибез. Телевизорны приставка ярдәмендә гадәти антенна белән карый идек. Бушлай күрсәтелергә тиешле каналлар арасында «Яңа гасыр» югалды. Мастерга шалтыраттым, аңа телевизор сәбәпче түгел, телевышкадан көйләргә тиешләр, ди. Ярдәм итсәгез иде.

Әлфинур ПАШИНА,

Чистай шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге мөрәҗәгатьне Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникация өлкәсендә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтнең (Роскомнадзор) Татарстан буенча Идарәсенә җиткердек. Анда мәсьәләне тиз арада тикшерәчәкләрен белдерделәр.

ХЫЯЛЫЙ ТЕЛӘК

Күңел әрнегәнгә генә шалтыратам. Бу җир алу мәсьәләсе хәл ителмәслеккә әйләнде бугай инде. Заманында умартачылык оештыру теләге белән йөреп, мин дә бераз җир алмакчы идем. Әллә нинди сәбәпләр табылды, җирле була алмадым. Ул хәлләргә 5-6 ел үтте инде. Хәзер дә шулай катлаулымы икән бу мәсьәлә? Әллә җир алу эше – безнең шикелле гади кеше өчен хыялый теләк булып кына калдымы инде?

Нургали ГАЙФЕТДИНОВ,

Мамадыш районы, Еники-Чишмә авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Җирне арендага алу яки шәхси милек итү тәртибендә соңгы елларда гына законда ниндидер сизелерлек үзгәрешләр булмады. Шунысы ачык мәгълүм: Татарстанда җиргә ихтыяҗ бик зур һәм иясез калган җир кишәрлекләре юктыр. Гәрчә эшкәртелмичә яткан басу-кырлар әле шактый булса да. Дөрестән дә, авыл хуҗалыгы җирен арендага алу гаять катлаулы мәсьәләгә әйләнде. Хәзер күпчелек районнарда хәтта пай хуҗалары да үз җирләрен бүлеп алырга тилмерәләр. Сәбәпләре төрле, һәр очракны аерым өйрәнергә кирәк.

ТЕЛЕФОННАН АКЧА УРЛЫЙЛАР

Мин 84 яшьлек әби, аягым да рәтләп йөрми, телефонда гына яшим инде. Кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәннән, сезгә шалтыратам. Соравым, гозерем шул иде. Кесә телефоныма һәр төн саен ике номердан шалтыраталар. Шуның өчен 11әр сум акча алып баралар. Хәзер шалтыратуларына җавап та бирмим, ә акча барыбер тотып калына. Өч ел шулай инде. Аптыраган, кая барырга белгән юк.

Исемем редакция өчен генә

РЕДАКЦИЯДӘН: Кәрәзле элемтә телефонында өстәмә түләүле булган төрле хезмәтләр ялгыш кушылырга мөмкин. Аннан тыш, мошенникларның да шул рәвешле яшерен юл белән акча урлау очраклары бик күп. Мондый хәлдә калып, теләсә кемнең кесәгезгә керүен чикләү өчен, беренче чиратта үзегез файдалана торган кәрәзле элемтә компаниясенә мөрәҗәгать итү зарур. Анда телефон номерын тикшереп, кирәкмәгән өстәмә түләүле хезмәтләрне өзә, спам номерларны блокка куя алалар.

Кызганычка каршы, соңгы вакытларда бу эшне шалтыратып кына башкару кыенлашты. Чөнки элемтә компанияләрендә шалтыратуларны нигездә роботлар кабул итә. Алардан тулы җавап ишетеп булмый. Шуңа күрә кәрәзле элемтә компанияләренең сату нокталарына барып мөрәҗәгать итү нәтиҗәлерәк.

ТАТАР МАТБУГАТЫН КАЙГЫРТЫЙК!

Элек Литва республикасының Паланга шәһәрендәге бер шифаханәдә ял итәргә туры килгән иде. Шунда бер җирле кеше белән танышып, дуслашып киттек. Ул өенә кунакка чакырды. Баргач, кунак бүлмәсе өстәлендә Литва телендә чыга торган гәҗит-журналларның күплеген күреп хәйран калдым. «Безнең халыкта язылмаган канун бар: милли телдәге матбугатны һәр гаилә яздырып ала», – дип аңлатты хуҗа. Кызыклы һәм гыйбрәтле хәл иде бу. Аларда милли хис, милли горурлык көчле булуын күрдем.

Татар да укымышлы, милли үзаңы югары булган халык бит. Хәзерге вакытта чираттагы яртыеллыкка гәҗит-журналларга язылу бара. Татар матбугатына битараф калсак, үзебезне рухи азыктан мәхрүм итәбез түгелме соң? Андый хәлгә юл куймыйк, җәмәгать!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» - ТАЯНУ НОКТАСЫ

Сезгә бик зур рәхмәт әйтеп шалтыратам. Бик эчтәлекле гәҗит чыгарасыз. Аны алгач, бер тапкыр гына укымыйм. Башыннан ахырына чаклы һәр язманы берничә тапкыр укып чыгам. Шактый файдалы, кызыклы мәгълүматлар алам. Гыйбрәтле хәлләр турында беләм. Минем өчен «Безнең гәҗит» – таяну ноктасы!

Сезнең булуыгызга куанам. Без бергә, бергәләп алга барабыз. Киләчәктә дә шулай булсын, зур рәхмәт сезгә!

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии