- 14.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Армиягә язгы чакырылыш башланып китте. Көзге чакырылышта мин шактый гына дусларымны, сыйныфташларымны хезмәт итәргә озаткан идем инде. Егетләребезнең армиягә карашлары нинди һәм хезмәт итәргә бару теләген аларда нәрсә уята, бу турыда аларның үзләреннән сорарга булдым.
«Мин Казан дәүләт аграр университетында белем ала идем. Укуны калдырып торып, хезмәт итеп кайтырга булдым. Син ир-кеше булып тугансың икән, ир булып калырга, өстеңдә торган вазыйфаңны белергә тиеш. Бер ел күп вакыт түгел, безнең ата-бабаларыбыз күбрәк тә хезмәт иткән әле. Илебез гаскәрләренең куәте артып тора һәм киләчәктә улларым булса, аларга хезмәт итүнең ир-егет тормышында бик мөһим әйбер икәнен аңлатачакмын. Хәзер егетләр әллә ни физик эш башкармый, ә армиядә сәламәтлекләрен ныгыталар, дуслар табалар, һөнәргә өйрәнеп кайталар. Иң мөһиме – Ватан алдындагы бурычларын үтиләр», − ди язгы чакырылышта армиягә китәргә әзерләнүче танышым Инсаф Ибниев.
Хәзер Арчада яшәүче, 1981-83 елларда инженер-саперлар гаскәрләрендә хезмәт иткән Илдар Вәлиуллин хезмәт итү ир кеше өчен файдага гына дип уйлый: «Без башта алты ай Эстониядә укуда булдык, аннары ел ярым Чехословакиядә хезмәт иттек. Армиядән мин илләр күреп, акылга утырып кайттым. Ул заманда да «дедовщина» кебек нәрсә бар иде, әлбәттә, тик ул тәртип саклау өчен генә иде. Әгәр дә улларым булса, мин аларны, һичшиксез, Туган илгә хезмәт итәргә җибәрер идем. Русиядә әлегә хатын-кызларга хезмәт итү мәҗбүри түгел, димәк, кызларымны җибәрмәмдер инде», − дип шаярта.
Шулай да, егетләребезнең барысы да хезмәт итәргә ашкынып тормый әле. Казан егете Рамил Лотфуллин фикеренчә, «плац»та урам себерү, мәктәптәге сыман физик күнегүләр ясау ул әле Туган илгә хезмәт итү түгел. «Ә менә сугыш коралларын тану, аларны кулланырга өйрәнү – монысы инде, һичшиксез, хезмәт итү. Әмма андый гаскәрләргә эләгүе бик авыр. Мин шәхсән үзем бу бер ел эчендә «гражданка»да зур үрләргә ирешә алуыма ышанам, ә хезмәт итеп, бер елымны бушка гына уздырырмын кебек», − ди ул.
Телгә алган ир-егетләребез арасында хезмәт иткәне берәү генә булды. Анысы да 34 ел элек булган. Ә хәзерге заман солдатлары ничек яши, тормышка карашлары хезмәт итү белән бәйле рәвештә үзгәрәме? Бу хакта Калининград өлкәсендәге Балтийск шәһәренең диңгез гаскәрләрендә хезмәт итүче Казан егете, гвардия матросы Салават Мотыйгуллин белән телефон аша сөйләштем.
− Салават, иң беренче итеп үзегезнең көн тәртибе белән таныштырып кит әле.
− Алтыда торып, ярты сәгатьлек физик күнегүләр эшлибез дә, иртәнге ашка китәбез. Көн тәртибен командирлар билгели. Гадәттә ул йә полигонга чыгу, йә инде хуҗалык эшләре көне була. Кичке аштан соң бераз буш вакыт була, 21.30да йокларга ятабыз.
− Хезмәт итүнең нинди плюслары һәм минуслары бар?
− Плюска мин бер әйберне генә кертә алам. Ул да булса, туганнарыңның, дусларыңның кадерен белә башлау, чөнки алар синең яныңда түгел. Минус – беренче вакытларда бик сагындыра. Егетләр белән дуслашып беткәч, хәл җиңеләеп китә.
− Киләчәктә хәрби кеше булу теләге уянмадымы?
− Әле күптән түгел генә контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. Миңа хезмәт итүе ошый. Әмма, әти белән киңәшләшкәч, «гражданка»да мине зуррак мөмкинлекләр көткәнен аңладым һәм контракттан баш тарттым.
− Ә улың булса, син аны хезмәт итәргә җибәрәчәксеңме?
− Әлбәттә. Минемчә, һәрбер ир кеше хезмәт итәргә тиеш. Бу – безнең Ватан алдында бурычыбыз.
− Шушы вакыт эчендә нинди уйлар керде башыңа, тормышка карашың үзгәрмәдеме?
−Үзгәрде, әле ничек кенә. Хезмәт иткән һәрбер егет үзгәреп кайтадыр инде ул. Башта мин армиягә баруыма бер дә сөенмәдем, әллә нинди аңлаешсыз, кыргый урын булып тоелды. Аннан соң әкренләп ияләнә башладык. Монда җиңелрәк, синең өчен барысы да уйланылган инде: нәрсә ашыйсың, киясең, көн тәртибең сәгатьләп язылган. Мин элек бернәрсәнең дә кадерен белмәгәнемне аңладым. Әти-әниемнең акчасын туздырып, аларны борчылырга мәҗбүр итеп, көн-төн күңел ачып йөрүләрем искә төшә дә, дөрес яшәмәгәнемне аңлыйм.
Айсылу ХАФИЗОВА,
КФУның беренче курс студенты
Комментарии