Самавырлы милли мәгариф

Мәгълүм булганча, узган ел Чаллы шәһәрендә 1200 укучыга исәпләнгән өр-яңа 30нчы мәктәп ачылды. 1нче сентябрь көнне мәктәпне ачу тантанасында Президент Р.Н. Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Чаллы шәһәре башлыгы Н.Г.Мәһдиев катнашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәреннән әлеге мәктәптә ачылган 45 сыйныфның икесе татар сыйныфы икәне билгеле булды. Дөрестән дә шулаймы икән дип, 24нче ноябрь көнне әлеге мәктәпкә юл тоттым.

«НИГӘ БАШ ӘЙЛӘНДЕРЕРГӘ?»

А.Ф.Закирова җитәкләгән 1«Б» татар сыйныфына килеп керсәм, парталарда урысча «Окружающий мир» дәреслеге ята. Укытучы белән сүз башладым:

– Кызымның мәктәп яше җитә, татар сыйныфында татарча укыталармы, юкмы – шуны белергә килгән идем.

– Сезгә татар теле кирәк булгач, нигә якында урнашкан 2нче татар гимназиясенә бармыйсыз соң? – ди укытучы.

– Безгә бу мәктәп якынрак. Татарча укытмыйсыз икән бит, әнә әйләнә-тирә дөнья дәреслеге дә урысча…

– Бар аларның татарча китаплары, ләкин монда минем яртысы урыс баласы утыра, мин аларны ничек итеп татарча укытыйм? – дип миңа каршы сорау куя.

– Ничек яртысы урыс?! Татар сыйныфы түгелмени бу? – дим аптырап.

– Ну урыс дип инде, урыслашкан татарлар… ИЗО, технология, окружающий мир, музыка – татарча укытылырга тиеш. Укытып булмый. Нигә аларның башларын әйләндерергә, болай да программа катлаулы. Татарча укыту юк монда, дөресен әйтәм. Бу бит общеобразовательная школа, – ди, күңел пәрдәләрен ачып җибәреп А.Ф.Закирова.

Чаллының мәгариф түрәләре, яңа мәктәптә 2 татар сыйныфы ачтык дип, Татарстан җитәкчеләрен дә, татар җәмәгатьчелеген дә алдаган булып чыга. Бу мәктәпнең милли укыту буенча директор урынбасары Э.Р. Сәлимова хезмәт хакын татарча укытуны тыю өчен алып утыра микәнни? Ә Чаллы мәгариф идарәсенең «милли баш белгече» Н.Г.Миначева нәрсә карый икән?

УКЫТУГА КОНТРОЛЬ КИРӘК

Торган саен бер фикергә киләсең: мәктәпләрне даими контрольгә алып кына республикада милли мәгарифне торгызып булачак. Ике ел элек Мәгариф һәм фән министрлыгы урысча укытып яткан Чаллы 2нче татар гимназиясен контрольгә алган иде. Шуңа карамастан, узган уку елында әлеге уку йортының укытучылары татарча укытуга каршылык күрсәтеп килде. Татарча укытылырга тиешле 1нче сыйныфларда урысча, урысча-татарчалы белем бирелде. Бу хакта «Безнең гәҗит» битләрендә даими рәвештә язмалар чыгып барды. Быел, редактор Илфат Фәйзрахмановның соравы буенча, журналист Наилә Вилданова гимназиядәге вәзгыятьне һәрьяклап өйрәнеп мәкалә чыгарды. Һәм, ниһаять, агымдагы уку елында хәл уңай якка үзгәрә башлады кебек. Әйтик, узган ел 2нче гимназиягә эшкә урнашкан укытучы А.М. Фәттахова 2нче «В» һәм «Д» сыйныфларында әйләнә-тирә дөнья, рәсем, технология фәннәреннән саф татар телендә белем бирә, укучылар белән дә татарча гына аралаша. Бу уку елында гимназиянең 1нче сыйныфларында да татар телендә белем бирәләр. 30нчы мәктәптәге кебек, монда да урыс телле балалар килгән. Әмма 1нче сыйныф җитәкчеләре татарча укытудан баш тартмый. Сәбәбе: төрле яклап контроль бар…

УКЫТУ ТАТАРЧА, ДӘФТӘР УРЫСЧА?

2нче гимназиядә уңай үзгәрешләр белән бергә җитешсезлекләр дә байтак әле. Әйтик, татарча укытылырга тиешле 2нче сыйныфларда кайбер фәннәрдән, шул исәптән математикадан һаман да урысча-татарчалы белем бирелә. Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге татар тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен исәпкә алып төзелмәгән. Әлеге фәннең эш дәфтәре дә шундый ук. Аның татарчасын бөтенләй бастырмыйлар икән. Ата-аналар хисабына алына торган урысча эш дәфтәрләре татар сыйныфларында тыелырга тиеш дип саныйм. Өстә искә алынган укытучы А.М.Фәттахова әйләнә-тирә дөнья дәресендә урысча эш дәфтәрен кулланмый, аның урынына гади дәфтәр ачтырды. Белгечләр әйтүенчә, укучылар үзләре язып белем алганда материалны яхшырак та үзләштерә.

МИНИСТР КУАЛАГАЧ КЫНА…

Республикадагы һәр мәктәп өстеннән катгый контроль булсын өчен, мәгариф һәм фән министрлыгында татар мәгарифе өчен җан атып торучы һәм, әлбәттә, үз мисалында баласын татар телендә укыткан белгечләр булырга тиеш. Андыйлар бармы икән анда? Министрлык контролендә торган Чаллы 2нче татар гимназиясенең икенче сыйныфларында уку елы башында бер генә дә татарча дәреслек юк иде бит. Ноябрь азагында министр Э.Н. Фәттахов гимназиягә килеп тикшереп киткәч кенә әлеге сыйныфлар татарча дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителде…

Җыеп әйткәндә, мәгариф системасында эшләүчеләрнең күпчелеге – татарча укытуны юкка чыгаруда катнашкан кешеләр. Гамәлләреннән күренгәнчә, алар һаман да татар телендә белем бирүгә тискәре карый, искечә эшләвен дәвам итә. Урыннарда татарча укыту буенча ялганлап отчетлар язу һәм бу ялганны министрлык тарафыннан кабул итү һаман туктамый. Мәктәпләрне тикшерергә чыкканда министрлыкның «комиссия»се: «Сезгә фәлән вакытка килеп җитәбез», – дип мәктәп директорларын, мәгариф идарәләрен «самавыр куеп җибәрергә» кирәклеген алдан искәртеп куя. Комиссияләрне кунак каршы алган кебек әзерләнеп көтеп алалар да, төрлечә алдап, күңелләрен канәгатьләндереп, озатып җибәрәләр. Мондый «тикшерү»ләрдән соң бернинди уңай нәтиҗә көтеп булмый, әлбәттә.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии