Рәхмәт, Гөлчирә апа!

Күңелсезлектән шатлыкка таба авышкан хәбәрем бар, шуны сезнең белән дә уртаклашыйм әле дип, хат язарга утырдым. Дәү апабызның кызы Гөлнар начар авыру белән авырып китте бит әле. 41 генә яшьлек япь-яшь кеше. Ашказанында дип таптылар. Өченче стадиядә, диделәр. Ашаган саен коса иде. Радиология дигән дәва алды. Берничә тапкыр шуны алганнан соң, хәле авыраеп, бүтән бирмәделәр. Шуның белән шул, башка дәва юк. Шеш операция белән дә алып булмый торган җиргә үскән. Шуннан безгә Тольятида яшәүче Ирек абый шалтыратып, сезнең үзегездә Наласа дигән авылда бер хатын дарулар ясый икән бит, диде. Без Наласага барып, сорашып, ул хатынның Гөлчирә апа икәнен белдек, аннан дарулар алып кайттык. Гөлнар шуларны эчә башлагач, рәтләнүгә таба китте. Космый башлады. Хәзер инде акрынлап тамагына да ашый, кәефе дә күтәренке. Тольяттидагы Ирек абыйның күршеләре бу даруны бер танышларына алып кайтканнар икән. Алар шуннан торып та Гөлчирә апа турында белгән, без, Арчада яшәп тә, ишетмәгәнбез. Даруларны Зәмирә исемле апабызга да алып кайттык. «Безнең гәҗит»кә рәхмәт әйтеп хат яз, дип, бигрәк тә ул алгысытты. Бик зур рәхмәт сезгә. Олы рәхмәтебез Гөлчирә апага. Безгә Гөлчирә апа яшәгән йортны өйрәтеп җибәргән Наласа кешеләренә рәхмәт. Бик зур шатлыклар белән хат язучы,

Венера ВӘЛИЕВА,

Арча шәһәре

Комментарии