Мошенниклык: алданмагыз!

Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (соңрак идарә) мошенниклыгының яңа төрле фактлары күзәтелүен хәбәр итә: мошенниклар гражданнарның телефоннарына Идарә хезмәткәрләре исеменнән шалтырата, я булмаса интернетка яки башка массакүләм матбугат чараларында, радио һәм телевидениедә чыгыш ясап, үзләренең тәрҗемәче я репетитор эз­ләүләрен, Идарә җитәкчелеге белән чит ил делегациясе очрашула­ры өчен җаваплы булуларын белдереп, Идарә тәрҗемәчесе авыру булу сәбәпле, ярдәм итүне үтенәләр. Эшләү вакыты күрсәтелә: чираттагы көнне сәгать 11 дән 17 сәгатькә кадәр, тариф – сәгатенә 2000 сум.

Эш көнендә чакырылган тәрҗемәчеләргә Идарә машинасының кинәт кенә ватылуы сәбәпле, такси чакырыла, һәм таксида, я пассажир транспортында барганда (такси хезмәте түләнмәгән очракта, йә чакырылган тәрҗемәче студентлар яки югары уку йортын тәмамлаучылар юл хакын үзләре түлисе булгач, ул хезмәттән баш тарткан очракта) аларның телефонына Идарә вәки­ле шалтыратып, үзе өлгерә алмау сәбәпле, я булмаса Идарә бинасы янәшәсендә банкомат, түләү терминаллары булмауны сәбәп итеп, чит ил делегациясенең ике телефон номерына акча салуын үтенә (бөтен очракта да бер номерга – 3000 сум).

Чакырылган студент-тәрҗемәчеләрнең Идарәгә билгеле булган 6 очрагының икесендә генә күрсәтелгән номерларга акча салына, икесендә дә – 6000 сум – икесенә дә әлеге факт буенча Русия эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

Тәрҗемәче хезмәтен башкарырга дип Идарәгә килгән барлык кыз­ларга да бу күрсәтелгән көннәрдә Идарәнең һәм түбән торган са­лым инспекцияләренең бернинди чит ил делегацияләрен кабул ит­мәүләре, әлеге билгесез затларның шундый юл белән алдаулары, законлы булмаган «бүләк» алу максатыннан эшләүләре аңлатылды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кисәтә: мошенниклык вариантлары шулкадәр күптөрле, аларның бөтенесен сурәтләп бетереп тә, һәр очракка карата төгәл күрсәтмә биреп тә булмый. Гражданнарга карата шундый һәм моңа охшаш мошенниклык төр­ләрен кисәтү максатыннан ачыклыйбыз: Идарә һәм башка салым органнарында үтә торган чаралар турында мәгълүматлар Идарәнең интернет-сайтында урнаштырыла, шулай ук бу хакта Идарәнең түбәндәге телефоннарына шалтыратып белеп була:

– салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге 8(843)235-13-70, 8(843)235-13-67;

– канцелярия – 8(843)235-11-14; 8(843)235-11-06;

Әгәр сезне Идарәгә җитәкчелек исеменнән чакыралар икән, шушы номерларга шалтыратып, Идарә җитәкчеләренең һәм аның урын­басарларының кабул итү бүлекләренең телефон номерларын да белә аласыз.

РФ салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Комментарии