«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КЕШЕНЕ ТИКШЕРГӘНЧЕ, ҮЗЕҢӘ КАРА

Коръән ашларына еш барырга туры килә. Анда килгәннәрнең бер гадәте ошамый. Өйгә кайтып җиткәнче Коръән укыган кеше турында теләсә-ни сөйләшеп кайталар. Гаебен табалар, янәсе, дөрес укымаган. Башканы сөйләргә алынганчы башта кеше әзрәк үзен уйласын икән ул. Әле күптән түгел бер мәҗлескә – өй ашына барган идем. Өйгә Коръән укыттылар. Шуны укучы ханым әйтә: «Мин гарәпчә укый белмим инде», – ди . Ә үзе чын күңелдән укыды, «Аллаһы Тәгалә кабуллардан итсен», – дип сорады.

Ашка килгән кешеләрнең бөтенесе диярлек кая килүен онытып җибәргән кебек иде: кайсы – чалбардан, кайсы үзе белән яулык та алмаган, башларына хуҗалар биргәнне генә яптылар. Үзләре Коръән укыган ханымны ачулана. Янәсе, гарәпчә укымады, диләр. Инде чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, аштан соң бөтенесе русча сөйләшергә тотынды. Акыл өйрәтергә бөтенесе дә булдыра. Кер эзләгәндә беренче үз тырнак астыңа карарга кирәктер!

Роза ХӘМИТВӘЛИЕВА

Казан шәһәре

ИНВАЛИД КОЛЯСКАСЫ БИРМИЛӘР

Мин – беренче төркем инвалид. Йөри алмыйм, коляска белән генә хәрәкәт итәм. Анысын моннан алты ел элек үк алган идем инде. Ә бит ул биш ел саен алыштырылып торырга тиеш. Кирәкле документларны туплап, узган ел социаль яклау үзәгенә илтеп тапшырган идем. Инде бер ел көтәм, ә колясканы һаман да китермиләр. Шалтыратып та аңлаешлы җавап ала алмадым. Булырмы икән инде ул коляска, юкмы?! Үзем йөри алмагач, аның документларын җыю гына да бик мәшәкатьле иде, анысын җыеп тапшыргач та, бирми аптыраталар.

Суфия ХАФИЗОВА

Яшел Үзән шәһәре

Сезнең мәсьәләгез буенча Социаль иминиятләштерү фондының районыгыздагы бүлекчәсенә шалтыраттык. Аның җитәкчесе Эдуард Николай улы Донищенко түбәндәге аңлатманы бирде:

– Суфия Хафизовага бераз көтәргә туры килер инде. Региональ фондка шалтыратышып белештек, контрактлар төзелде, Яңа елга кадәр коляска булачак диделәр, – диде ул.

ТҮЛИБЕЗ, Ә ҖЫЛЫ ЮК

Ничә еллардан бирле көзлектә аш бүлмәсендә җылылык юк. Инде аптырагач, сезгә шалтыратабыз. Былтырларны аш бүлмәсенә җылылыкны 19нчы декабрьдә генә бирделәр. Без бит ай саен түләп торабыз, безгә бит ул акчаны чигермиләр. Җылылык нидән юк, килеп караучы да юк…

Әнисә БИКУШЕВА

Казан шәһәре

Сезнең йортка хезмәт күрсәтүче ЖЭУ-39 оешмасының директоры Илдар Искәндәр улы Шәйдуллинга шалтыраттык.

– Мин бу мәсьәләне беләм, 15 катлы йорт ул һәм монда ел саен шушы проблема туа. Әнисә ханымнарның бары тик аш бүлмәләрендә генә җылылык юк. Былтыр да анда җылылык декабрьдә генә булды. Ни өчен икәнен аңлатам. Узган ел шул ачыкланды – югары катта яшәүчеләрнең берсе уртак вертикаль көпшәгә (стояк) су агымын туктату яки көйләү өчен җайланма (вентиль) куйган. Ләкин дөрес куймаган – вентиль үзләренең җылылыгын гына кисми, стоякта су килүне бөтенләй туктата һәм астагы катларда яшәүчеләрнең аш бүлмәләрендәге торбаларга да җылылык килми. Ныклап салкыннар китә башлагач кына суны кабат җибәрә. Бу әйбер ачыклангач, без фатирдан-фатирга кереп, тикшереп йөрдек. Әмма һәр фатирга да эләгеп булмый – кемдер өйдә юк, икенче берләре яшәми, өченчеләре ишек ачмый… Шуның аркасында бу вентильне кем урнаштырган булуын тәки белә алмадык. Фактта Әнисә апаларның аш бүлмәсе ул кадәр катып үләрлек суык та түгел, ләкин торбалары җылынмагач, хуҗаларның да ачуы киләдер шул… – дип сөйләде ул.

ЭШТӘН ЧЫГАРАБЫЗ, ДИЛӘР

2нче ноябрь көнне Арчада Ленин һәйкәле ачылды. Кенәрдәге күзәтүчесез калган Ленин һәйкәлен «Арча ремонт-механика заводы» ҖЧҖсе директоры Даниял Шакир улы Фәсәхиев үз көче, үз эшчеләре белән яңартып урнаштырды да, бәйрәм ясадылар. Казаннан да килделәр, депутатлар да кайтты. Шушында балалар чыгыш ясаган иде. 6нчы ноябрьдә чарада чыгыш ясаган балаларның ата-аналарына куркытып шалтыратканнар. «Ни өчен сез балаларыгызны сәяси чараларда катнаштырасыз? Кайда эшләгәнегезне беләсезме сез?», – дип. Балаларга мондый чараларда җырларга ярамый дигән закон кайда бар ул? Ни өчен балаларны шулай чиклиләр? Алар бит тәрбиячеләр белән, күзәтү астында килде. Эштән чыгарачаклар икән дип куркып, төнлә дә йоклый алмадык.

Бер төркем ата-аналар

Арча районы, Кенәр авылы

Редакциядән: Әгәр дә шушы сәбәпле эшегездән чыгарсалар, безгә шалтыратып хәбәр итегез. Бу мәсьәлә буенча журналист тикшеренүе уздырырбыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии