Шатландырдың бит, Әшнәгем!

Шатландырдың бит, Әшнәгем!

Туган ягым Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылына һәр елның җәй уртасында кайтабыз. Менә быел да өч балам белән җәйнең иң матур вакытында юлга кузгалдык.

Тирә-юньне күзәтеп бару искиткеч күңелле! Игеннәр матур булып өлгереп килә. Чисталык, бер чүп үләне юк басуларда. Мул уңышка өмет бар, дип күңел күтәрелә. Олы Әшнәк авылы заманында бик зур, гөрләп торган авыл иде. Без балачакта су коенып, яз җитү белән яланаяк су буенда йөреп, Корноухово урманында (татарның үз урманы да булмаган) үләндер, җиләк, чикләвек җыеп, ачлык елларны шулай тамак туйдырып йөри идек. Сугыш еллары, сугыштан соңгы еллар булуга карамастан, авыл уртасыннан аккан елганы буып, су тегермәне дә эшләп торды. Авыл советы, идарә, мәктәп, почта, клуб, кибетләре булды, фермадагы мал-туар, колхоз эшчәнлеге белән үрелеп яшәде авыл.

Ә хәзер? Авылым теше төшеп беткән карчык кебек (менә нәкъ минем шикелле, мин дә 87нче яшем белән барам бит). Сирәкләнеп беткән өйләрдә карт-коры, исерек уллары белән гомер итүчеләр… Урамнарда шайтан таягы басып киткән җимерек йортлар, ташландык бакчалар… Авыл фермасы җимерек, кибет, клуб ябык, почта инде күптәннән эшләми. Заманында нинди олы шәхесләр укытып чыгарган мәктәп ябылган. Юллары йөри торган түгел… Йөрәк әрни шуларны искә төшергәч.

Ә быел күңелем хушланып кайтты әле. Иң элек юлларны рәтләгәннәр. Зиратка ак юл салынган. Минем урамым да юллы булган. Туган нигеземдә Казаннан кайтып, Люцияләр яшәп ята. Ял көне булгач, туры килеп, дога кылып чыктым. Бакчалары бик матур, ихатаны матурлаганнар. Аллага шөкер, димәк, нигезем яши.

Иң зур куанычым – ике өй аркылы яши торган күрше Мифтахов Әхтәмгә кереп, хәлен белеп чыктык. Ул тумыштан гарип. Үзе 1942нче елгы. Ә тормышы?! Сау-сәламәт була торып, карт әниләренең җилкәсендә исереп ятучыларга гыйбрәт аның тормышы.

Изображение удалено.Әхтәм яшьтән көтү көткән, үсә төшкәч, амбарда эшләгән, капчыкларны җилтерәтеп кенә йөртә идем, ди. Авылның иң чибәр, иң булдыклы кызы Илһамия белән тормыш корып, акыллы, тырыш ике ул үстергәннәр. Бер улы гаиләсе белән үз яннарында яши. Икенчесе Казанда гомер итә. Ул йортлары, каралты-куралары курчак өе диярсең. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләргә күмелеп утыралар.

Беренче группа инвалид булгач, хөкүмәт аңа фатир да, машина да биргән. Тумыштан артка таба каерылып үскән аяклары белән машина йөртә алмагач, Әхтәм ат алган. Атны әле 78 яшендә генә бетергән. Сыер-сарыклары, умарталары әле дә бар. Заманга ачуланып, үпкә белән яшәмиләр. Үз тырышлыклары белән көн итеп, балаларын да хезмәткә өйрәтеп, оҗмахта көн күрә бу гаилә (киленнәре дә үзләренә охшаган икән).

Бик шатланып кайттым әле бу юлы Әшнәгемнән. Аллага шөкер.

Фәһимә ХӘСӘНШИНА -МИНҺАҖЕВА,

Азнакай шәһәре, Мәнәвез бистәсе

Комментарии