- 13.09.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №37 (14 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ДЕПУТАТКА НӘФРӘТЛӘНӘМ
Кукмарада бер баланы бәрдереп, ташлап киткән депутат Рауиль Рәхмәтуллинга нәфрәтләнеп шалтырата идем әле. («Кукмарада бала бәрдереп ташлап киткән өчен, депутатларга мең сум гына штраф каралган», БГ, № 35, 1 сентябрь, 2016). Бигрәк оятсыз, мәрхәмәтсез кеше икән инде! Депутатлар «неприкосновенный» дигәч тә, алай ук кыланмыйлар бит! ЮХИДИ идарәсе җитәкчесенең биргән җаваплары исә, бөтенләй ачуны чыгара. Шуның кадәр якларга тырыша депутатны! Бу депутатка карата берәр чара күрелерме икән соң ул? Бигрәк законнар үтәлми торган илдә яшибез инде.
Мөнирә ИБРАҺИМОВА
Чаллы шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Хәтерләсәгез, әлеге уңайдан без Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировка мөрәҗәгать иткән идек. Бер мең сум штраф сугылуның законсыз булуы ачыкланды. Лексус машинасын йөртүчегә дөрес җәза бирелмәве уңаеннан эшнең судка җибәреләчәге билгеле булды. Сезнең соравыгыздан соң, без кабат прокуратура белән элемтәгә кердек.
– Машина йөртүчегә бирелгән җәзаның йомшак булуын мәхкәмә дә таныды. Йөртүчене биш тәүлеккә административ рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарылды. «Безнең гәҗит»кә без күреп бетермәгән мәсьәләләрне күтәрүе һәм эшебездә ярдәм итүе өчен рәхмәт!» – дип белдерде прокурор.
Гаделлекнең җиңүе сөендерә билгеле. Тик җәза руль артында булган кешегә генә бирелгән. Ә менә депутат бу очракта судан коры чыккан. Югыйсә баланы бәргән машинаның кемне йөрткәне билгеле – Рауиль Рәхмәтуллинныкы. Әгәр ул: «Киттек!» – димәгән булса, шофер кеше, үзбелдекләнеп, һәлакәт урынын ташлап китәр идеме икән соң? Әлеге уңайдан прокурорга соравымны бирдем:
– Депутатка карата берәр чара күрелергә тиешме?
– Бу очракта закон нигезендә без руль артында булган кешегә карата гына чара күрә алабыз. Транспорт белән кем идарә иткән, һәлакәттә дә шул кеше гаепле санала», – дип аңлатма бирде Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров.
Кызганыч, бездә һаман да күсәкнең авыр башы гади кешегә төшә. Баланы фаҗига урынында калдырып, машина йөртүче үзе генә китеп бармаган бит, янында депутат та утырган. Ник ул аңа һәлакәт урыныннан качып китәргә юл куйды икән? Чын депутатлар халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш, ә Рауиль Рәхмәтуллин җинаять эшләнгән вакытта тизрәк табан ялтырата торган кеше булып чыгамы? Прокурор дөрес әйтә, биш тәүлек утырып чыккан машина йөртүче киләчәктә һәлакәт булган урыннан депутат әйдәкләсә дә, боерык бирсә дә качып китмәс. Ә менә Рауиль Рәхмәтуллин шулай эшләмәс дип, кем ышандырып әйтә ала?
КЕШЕ БАР – ПОЕЗД ЮК
Ничә еллар буе Чаллы белән Бөгелмә арасында шәһәрара поезд йөри иде. Биш район аркылы уза иде. Пенсионерлар, студентлар бакчачылар, кыскасы, гади халык бик теләп йөри иде анда. 2014нче елда туктаттылар бит шуны! Кемгә генә хатлар язмадык, поездны кире кайтарыгыз, дидек. «Кеше әз бит, чыгымнар капланмый», – диделәр. Ел әйләнәсе йөрсен дип тә сорамаган идек югыйсә, бакча сезонында гына кирәк ул халыкка. Миллионлаган долларга хоккейчы ялларга хөкүмәтнең акчасы бар, ник гади халыкка дигәндә акчалар юк була икән соң ул?
Фәрит ДӘҮЛӘТШИН
Чаллы шәһәре
КАЙЛАРГА БАРГАН?
«Алло, Безнең гәҗит»ме?» дигән сәхифәгездә Кукмара районыннан Әлфия Хуҗинаның язганнары басылып чыккан иде. «Тугыз ел ярым буе миңа минималь пенсия түләп килделәр. 2013нче елда мин, артыннан йөреп, Казанда яңадан исәпләттереп, үзгәртә алдым – 1800 сумга артты ул», – дигән. (Б.Г. №34, 24 август, 2016).
Казанга килгәч, кая барган, нишләгән – бу хакта бернинди мәгълүмат та юк. Барган оешмаларының адресларын, телефоннарын да күрсәтмәгән. Шалтыратып, тәҗрибәсе белән уртаклашмас микән? Менә минем дә пенсиямне яңадан исәпләттерергә кирәк иде. Райондагылар янына гына барудан файда юк…
Рәшит ЮСУПОВ
Буа шәһәре
АТОМ – ҮЛЕМ БИТ УЛ
30нчы елда атом электр станциясен төзи башларга тиешләр бит. Мин энергетиканы азрак чамалыйм, Татарстанда энергиягә кытлык юк. Моны галимнәр дә әйтә, экологлар да. Аңлаган кеше аңлыйдыр, атом үлем дигән сүз бит ул!
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘРЕВ
Казан шәһәре
Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17
Айгөл ЗАКИРОВА
Комментарии