Әдәбият ирек алсынмы, әллә асрамада гына калсынмы?

Бар үз көннәрен үзләре күрүче ирекле газеталар һәм бар асрама көнендә тереклек итә торганнары. «Безнең гәҗит» иреклеләр исемлегендә. Аерманың ниндилеге хакында сүз озайтып тору артык, ә кайсы төр матбугатка язылу кемнең кемлегенә күрсәткеч... Бәхеткә журналистика өлкәсендә әлегә сайлау мөмкинлеге бар. Ә менә татарча әдәби басмаларның барысы да, үз көннәрен үзләре күрә алмауларын танып, дип аңладым, ансат юлны, асрамада яшәүне сайлады... Габит Фәрхетдиновның «Безнең гәҗит»тә 12нче апрель санында (№14, 2023 ел) басылган язмасы «Һәвәскәр язучылар берлеге төзергәдер бәлки?» дип атала. Авторның нияте – күтәрмә көненә калган әдәбиятыбызны савыктыру, аякка бастыру. Бүген әдәби мәйданны нигездә бер оядан чыккан, үз-үзен татарча аңлата алмый торган, яраксыз алфавитка ризалашкан татар филологиясе дигән фән үзләштергән белгечләр тота. Барча татарча әдәби гәҗит-журналлар алар кулында. Халык хуҗалыгының төрле тармакларыннан, төгәл фәннәр, хәрби, хокук сагында торучылар, медицина һәм башка өлкәләрдән татар әдәбиятына тәпиләүчеләр алар өчен үги, әдәбиятыбызны иярләгән тар даирә тарафыннан андый агымнар хупланмый да кебек. Кибет киштәләрен читтә калдырып (моны өч тиенгә дә сатылу перспективасы юклыгын тану дип тә аңлап була), китапханәләрдә урнаштырылган дәүләт хисабына калыплаган китапларны, китапханәчеләр язган белешмәләр аша «ярыштырып», саллы премияләр алу тәртибен тапкырлык үрнәге дияргәдер, бәлки...

Һәртөрле бүләкләргә, исемнәргә тәкъдим итүләрдә күрсәтелгән кандидатлар исемлеге дә нигездә әнә шундый «оядаш»лар арасыннан, ә хакыйки талант ияләре, хәтта Адлер Тимергалин, Локман Закиров кебек талантлар да, Тукай бүләгеннән читтә кала. Ошбу уңайдан, уртак алгоритмдагы, бер калыпка кайтарылган әдәби әсәрләргә алмаш өчен альтернатив әдәби мәйданнар булдыру көн тәртибенә баса...

 Асрамадагы түгел, ә хакыйки, ихлас әдәби иҗатка тернәкләнеп китсен өчен кечтеки генә булса да мәйданнарны каян табарга соң? Әдәби гәҗит-журналларның берәрсенә генә булса да татфилфак тәэсиреннән азат кадрлар китертеп булмасмы? Юк икән, өмет тик ирекле газеталарда гына кала. Хәзер, кем әйтмешли, «өе биек, өйрәсе сыек», ягъни 500 битле «Габделбөкенең күргәннәре», «Әсмабикәнең өшкерелгәннәре» рухындагы романнарны берәү дә укып азапланмый, андыйлар асрамадагы басмаларга төс. Кем әйтмешли, ни өчен, чөнки гонорар юл саныннан түләнә, калынлыгыннан чыгып төрле исем-бүләкләргә ирештерелә. Һаман бер алгоритмдагы әсәрләр укый торгач, китап сөючеләр өчен оядашларның нәрсә хакында ни әйтәселәре инде алга таба язганнарын укымыйча да аңлашыла башлап, әлеге вәзгыять тиражларны тәмам җилгәрүгә китерә... Ә менә Пауло Коэльоның романнары юп-юка укучы дәфтәре күләмендә генә һәм аларны бар дөнья, миллионнар яратып укый. Бәлки «Безнең гәҗит»тә һәр саны саен чын, ирекле, кечкенә, әмма төш кенә тансык әдәбиятка кечтеки кишәрлек мәйдан бирүне хәл итүгә үз өлешен кертер, үрнәк күрсәтер? Хакыйки әдәби әсәрләргә, тәнкыйть жанрына, ихлас сатирага сулыш ачуга беренче булып керешер?

Достоевский мотивлары буенча дип искәртелгән, француз режиссеры төшергән «Җинаять һәм җәза» фильмын караганым бар. Сценарий француз тормыш-көнкүрешенә турылап, бер үк вакытта Достоевский корган сюжетка буйсынырга тырышып язылса да, фильм чираттагы детектив булып чыккан. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Энсон Хайнлайнның хатыны белән бергә, узган гасырның 30 елларында язган «Явызлыктан өрекмәм» әсәренә аваздаш (бу әсәр буенча төшерелгән «Знакомтесь, Джо Блэк» исемле фильм интернетка эленгән). Хәлбуки, спектакльнең кем мотивлары буенча язылганлыгы күрсәтелмәде. Мин бу хакта Туфан ага Миңнуллин үзе исән вакытта «Казан утлары» журналында (2004 ел, №9; 2005 ел, №7) «Пегас кашына микән?», «Төрле-төрле уйласак та...» исемле мәкаләләремдә язып чыктым. Евгений Шатьконың узган гасырда 70нче елларны шаулаткан «Пришелец»ында галәм кунаклары хәмер сөючеләр яшәгән рус колхозына килеп төшә. Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы»нда галәм кунаклары хәмер чөмерергә яраткан татар колхозына рәхим итә. Мәрхүм Мөдәмил Әхмәтовның бер шигырендәге «Мин оныттым сине, ә син әрсез, төшләремә һаман керәсең» юллары икенче бер әдиптә «зинһар өчен, кермә төшләремә, мин бит сине күптән оныттым» булып, җыр канатларына күтәрелде... Ирекле матбугатта чыккан мәкаләләремдә мондый мисаллар күп. Әмма бу хакта җиткелекле тәнкыйть юк, плагиатка багышланган эзләнүләр дә асрамадагы әдәби басмаларда бер дә күренми, һәм, ихтимал, күренә дә алмыйдыр...Әлбәттә, һәр кагыйдәгә чыгарма була. Мисал өчен татар филологиясе буенча КДУ тәмамлаган Флүс Латыйфи (аның «Хыянәт» романы 70 мең тираж җыйды, ниндидер галим белән берлектә фәнни фантастика жанрына караган әсәре дә популярлык казанган иде кебек) «Казан утлары»нда җаваплы сәркатип булып эшләгәндә, журнал асрамада түгел, һәм анда «үги» авторлар, шул исәптән мин фәкыйрь байтак язмаларымны бастыра алдым...

Аңлашылса кирәк, филолог әдип язганнар техник белемлеләрнең саруын кайнаткан сыман, техник белемлеләр язганнар тел белгечләренә ошамаска, тешләрен сызлатырга мөмкин... Беренче очракта техник белемле әдәбият сөючеләр татарча әдәби басмаларга язылудан туктаса, һәм тиражлар җилгәрелсә, икенче очракта әсәрен бастыра алмаган, яки язганнары әрсезлек, минбеләмлек аша «төзәтелгән» техник белемле авторлар русча язуга күчә. Шәхсән үзем татар телендә бастыра алмаган егермедән артык язмамны Казанда нәшер ителә торган «Звезда Поволжья» һәм сигез язмамны Мәскәүдә чыгып 34 илгә тарала торган «Великая Эпоха» газеталарына юлладым һәм алар хәрефе дә төзәтелмәгән хәлдә дөнья күрде. Әлеге язмалар мөрәҗәгать итүләр саны 131 мең чиген узган шәхси блогыма (блог Рустема Зарипова) да эленгән. Әмма техник белемле язучыларның рус телендә язуына күчүеннән татар әдәбияты отмый, дип саныйм. Татфак әдәбияты көненә калган, фантастика, фәнни фантастика жанрлары сүнгән, әдәби тәнкыйть дигәннәре үзара макташу дәрәҗәсенә төшкән татар әдәбияты ахыр чиктә яшәүдән туктамасмы? Ирекле «Безнең гәҗит» хакыйки әдәби әсәрләргә юл ачуны үз җилкәсенә алырга егәре җитсә аның халкыбызга рухи тәэсире бермә-бер куәтләнер, тиражы артканнан артыр, миллионга җитәр дигән өметтә калам. Әлбәттә, газетага язылуга өндәгәндә әлеге, әдәбиятыбызны коткару турындагы асыл ниятне халыкка тиешенчә җиткерү сорала... Газета шушы проектны гамәлгә куйса, кайсы авторларның хөкүмәт бүләкләвенә лаек булуы хакында да үз сүзен тора-бара укучылары күбәюенә таянып, рәсми даирәләргә җиткерә алыр иде... Редакция кызыклы, үзенчәлекле әдәби әсәрләргә кытлык кичермәс, дип өметләнәм.

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Комментарии