Яшьнәп үткән гомер

Зәм-зәм суы, Мәккә җимешләре, үзебезнең ризыклар белән тулы өстәл янында сөйләшеп утырабыз. Яр Чаллыда, Татарстанда гына түгел, бөтен дөньясына билгеле җанлы кыю Асия апа җәмәгате Габделбари абый белән янәшә утырган да тормыш юлларын мәзәк итеп искә ала. 8 гыйнварда аларның өйләнешүенә 50 ел тулган икән.

Йомшак тавышын күтәрмичә, уйлаганын күзләренә карап әйтеп, күп хакимнәрне, , прокуратура, суд хезмәткәрләрен өнсез калдырган Асия апа Зиннурова “Безнең гәҗит” укучыларына яхшы таныш. “Милләтара ызгыш китереп чыгаруда” гаепләнеп, Яр эчке эшләр идарәсенең изоляторында 13 көн утырып чыккан намаз карчыгы ул. “БГ” суд барышын да даими язып барды.

ТӨРМӘГӘ ИЛТКӘН ЮЛ

… Асия апаларның йорты шәһәрнең Җиңү паркына терәлеп үк тора. Паркның урта бер җирендә (аларның Кыйблага караган тәрәзәләре каршында) чиркәү комплексы төзи башлыйлар. 1998 елның көзендә “Сугышта төрле милләт кешеләре һәлак булды, без Җиңү паркында чиркәү төзүгә каршы” дигән мөрәҗәгать язып, баскыч төбенә имза җыярга чыгып утыра Асия апа. Төрле милләт кешеләре, күршеләр, ветераннар, иҗтимагый оешмалар аның фикерен хуплый. Ул чактагы шәһәр мэры Рифкать Алтынбаев җәмәгатьчелек белән очрашканнан соң, уйлашу өчен 6 айга төзелешкә мораторий билгели. Ни кызганыч, ул Татарстаннан Мәскәүгә китәргә мәҗбүр ителгәч, шәһәрнең яңа башлыгы җәмәгатьчелек фикерен аяк астына салып таптап, чиркәү төзелешен башларга рөхсәт бирә. Башка чара калмагач, чиркәү төзеләсе урында Асия апа Зиннурова ачлык игълан итә. Аңа башкалар кушыла. Имзалар җыю дәвам итә. Гаҗәбе шул: имза куючылар арасында рус милләтеннән булганнар да бар. Күпчелек Җиңү паркында сугыш һәм шәһәр төзелеше батырлары, Әфган һәм Чечняда һәлак булган сугышчылар аллеялары төзеп, өлкәннәр оныклары белән ял итү урыны булсын дигән фикердә.

Тыл ветераны Сания апа Сабитова белән бергә, 4 калын папкага шыплап тутырылган 3 меңгә якын имзалы битләр күчермәсен Президент аппаратына да, Югары Советка да, Министрлар Кабинетына да кат-кат илтеп тапшыра алар. Ләкин төзелеш тә, аңа каршы көрәш тә дәвам итә. Коеп яуган көзге яңгыр астында Асия апа ире Бари абыйны да, күршеләрен дә ияртеп, төзелеш урынында агач үсентеләре утыртуны оештыра. 80 яшьлек шул ук Сания апа төзелешкә килүче йөк машиналары юлына ята. Милиция белән каршылыклар килеп чыга. Телеграмма, хат, мөрәҗәгатьләр югарыга ява тора. Җавабы – тынлык. Нәкъ 4 ел (1998 – 2002 еллар) тыныч көрәш юлы үткәч, Җиңү паркында чиркәү комплексы төзүгә каршы як (әллә махсус үчле кешеләр, соңрак суд җимерүчеләрне атый алмый) көпә-көндез нигез ташларын җимереп ата. Каршылык хәрәкәтендә башлап йөрүчеләр булгач, 70 ягына чыккан Асия апа белән Мәрзия апаны прокуратура 2002 елның 29 октябрендә эчке эшләр идарәсенең тикшерү изоляторына икесен ике камерага ябып куя.

– Мәрзия белән стена аша кычкырып, хәл белешәбез. Саклаучылар да туйды бугай безнең тавыштан. Аны да минем камерага керттеләр. Мин утырганының стена-идәннәренә кафель түшәлгән, унитазы, юынгычы бар, 2 кешелек кенә. Ул утырганында идән-стеналарга цементны чәпәп кенә чыкканнар да тигезләмәгәннәр, шыксыз, мәйданы да зур булган. Мәрзия: “А-а-а, җәннәт бит синең монда”, – дип килеп керде.

30 октябрьдә иртән ачлык игълан итүебез турында прокуратурага гариза яздык. Бераздан безгә 3 сумка ашамлык китерделәр. “Без ачлык игълан иттек, алып китегез”, – дибез. Милиционер егет (исемен әле дә хәтерлим): “Синең ач торуың кемгә кирәк, үзеңне сакла”, – дип, ачу белән сумканы тибеп җибәрде. Камера ишегендәге тәрәзәгә ашарга китерәләр. “Апалар, ипи булса да алыгыз инде”, – ди, балакайлар.

Изоляторда да, митинг-пикет, өйдәге тентүләр вакытында да төрле милиция хезмәткәре белән очрашырга туры килде. Араларында безнең таләпнең хаклыгын, нахакка төрмә юлында йөрткәннәрен аңлаганнары да күп булды. Эшләре шундый, телләре белән генә әйтә алмадылар, – ди Асия апа.

* * *

… Бари абыйга адвокат кирәк әйберләр исемлеген чыгарып бирә (Асия апа милициягә киткәндә үк, ул-бу булса, балаларга әйтмә, борчылмасыннар дип кисәткән була): Коръән, намазлык, тәсбих, алмаш кием… ашарга кирәкми, без – ачлыкта. Бари абый тоткыннарның икесенең дә тетмәсен тетә, ярый ишетмиләр.

Асия апалар 6 көн ач торгач, Рамазан ае керде. Без җиңел сулап куйдык: сәхәр белән авыз ачудан баш тартмаслар.

Шәһәрдән читкә чыкмаска дигән шарт белән Югары Суд аларны 12 ноябрьдә изолятордан чыгарды. Ябыксалар да, фикерләре, үзләренең хаклылыгына инанулары, рухлары үзгәрмәгән иде. 27 ноябрьдә, ниһаять, ул чактагы Президент М.Шәймиев тә үз фикерен ишеттерде: бәхәсне бетерер өчен, паркта чиркәү белән янәшә мәчет тә төзергә тәкъдим итте. Ләкин җәмәгатьчелек үз фикерендә калды: Җиңү паркында дини төсмер булмаска тиеш.

“Чиркәүне ваттылар”, – дип, Мәскәү һәм Яр Чаллының 2-3 побы шаулады, Асия апаларны “Ел татары” дип танырга дигән тәкъдим белән татар дөньясы күтәрелде.

Шәһәр хакимияте дә, эш зурга киткәч, Яр Чаллы Приходына чиркәү өчен башка җирдә – Чулман проспектында җир бүлеп бирү турында карар чыгарды ( 20.01.2003 №59). Поплар: “Кама ягында, шәһәр уртасы түгел”, – дип, тагын баш тарттылар. Баш архитектор, алар кубызына биеп, яшеллек зонасы саналган “Олимпийский” спорткомплексы янындагы волейбол, футбол мәйданчыклары җирен бирде.

Асия апа, тынгысыз җан, берничә белән ул чактагы баш архитекторга керә. “Ни өчен шәһәр хакимиятенең яңа карарын, генпланны бозып, чиркәүгә урынны заводлар янында урнашкан торак комплексларының бердәнбер яшеллек, ял мәйданы булган җирдән бирдегез?” – ди алар.

Кызу гына бәхәстән соң апалар китәргә кузгала. Шул чакта баш архитектор:

– Чыгып китмәсәгез, милиция чакыртам, – ди.

Дистә еллар буе митинг-пикетларда, Ирек, “Азатлык” мәйданнарында калкан-битлекләр белән коралланган милициягә каршы чыгып, “Азатлык!”, тел һәм дин иреге даулап, күсәк эзләрен медэкспертларда раслатып йөргән Яр Чаллы апаларын куркытыр нәрсә тапкан бит, бичаракай.

– Чакырт, – дип кире утыра болар.

Асия апа аңа болай дип чыгып китә:

– Безне төрмәләргә яптыра-яптыра Җиңү паркында чиркәү комплексы төзетергә тырышкан берегезне Аллаһы Тәгалә үзе алды, икенчегез рус газетасында рәсеме чыгып, дөньяга фаш ителде, сиңа да чират җитәр.

Бер атна да үтми, Яр Чаллы телевидениесе искиткеч яңалык җиткерә.

– Шаккаттым, – ди Асия апа, – законсыз җир сатуда гаепләнеп, баш архитекторга карата җинаять эше ачылды, бер төн милициядә тоттылар, диләр (бу баш архитекторның ашыгыч рәвештә шәһәрдән китеп, Казанга якын районда шул ук вазифаны башкаруын әйтик – Н.В.иск.).

Ә теге чиркәүне, төзелеп бетте дигәндә генә, узган җәй көтмәгәндә килгән 20 минутлык яңгыр вакытында яшен сукты. 9 катлы йорт биеклегенә җиткән чиркәү янып бетте. Сәбәбен төзелештәге краннан күрделәр. Югарыдагы көчләрне төрмәгә ябарга кодрәте җитүчеләр юк шул.

МИЛЛИ ХӘРӘКӘТКӘ ИЛТҮЧЕ ЮЛ КЫСКА

Йөрәк кузгалды бит… Эштә сораштырам. Концертлар залында җыелышлар була икән. Эшләгәндә җыелышларның барысына да йөрергә тырыштым. Хезмәттәшем Сөембикә (хәзер Кама Тамагы районында яши) белән ялганлап гаризалар язып китеп, Яр Чаллыда, Казанның Ирек мәйданнарында халкыбызның бердәм, көчле вакытларын күрү бәхетләре насыйп булды. Мин соңгы елларда КамАЗның двигательләр заводында эшләдем. 1991 елда “Мир” суыткычы биреп, зурлап пенсиягә озаттылар. 1993 елгы янгынга кадәр эшләдем әле. Мастер Тамараның анда да җибәрәсе килмәде. Бер танышым: “Асия, кит син, анда галәмәт куркыныч хәлләр”, – дип кисәтте. Чынлап та, янгыннан соң да эшләүче япь-яшь әзмәвердәй ирләр үлде. Кайсын сорасаң, шул юк инде.

Аның каравы, авылга кайтып, әнкәйне тәрбияләп, карап озата алдым шул елны. Әнкәй: “Ярый әле заводлары янды,” – ди икән мәрхүмә.

Балалар үсте, 13 яшьтән эшләп, 37 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыктым. Мәчеткә укырга йөри башладым. Теге төрмә хәлләре киткәч, балалар: “Йөрмә, әнкәй,” – диләр иде. “Авылга алып китик”, – дия башладылар. “50 яшемә кадәр сез дип яшәдем, кулымнан энә-җеп төшмәде. Хәзер динем, милләтем өчен яшим. Өйрәтмәгез мине”, – дидем. – Татарның үз дәүләте, дәүләт теле булганын күрерлек хәерле гомерләр сорыйм Ходайдан.

Чыннан да, шушы көнгә кадәр Асия апа Казандагы бер Хәтер көнен, Болгарга сәяхәтне, Корылтайларны калдырмый. 47 ел стаж белән “Хезмәт ветераны” исемен алып ялга чыккан Бари абыйны да әкренләп шул юлга алып кереп китте. Ул – Яр Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең Аксакаллар Шурасы рәисе. Күп очракта “Смольный слушает” вазифасын башкара:

– Асия апагыз: җыелышта, ашта, мәчеттә, элекке күршене соңгы юлга озата, төн саклый, пикетта, судта һәм башкалар.

Асия апаның үзенә туры килсәң:

– Хакимияттә транспорт идарәсендә булдык. 2 айдан транспортта ике телдә дә игъланнар башланачак дигәннәр иде. Өченче айга китте – һаман юк. Кайтуынча яңа ЗАГС бинасына бардым. “Дворец бракосочетания” дип зур хәрефләр белән язып куйганнар, татарчасы юк. Май башында куярбыз диделәр. Бакча эшләре башланганчы карап кайтасы булыр, – дип тезеп китә.

Бервакыт үзе элемтәгә чыгар:

– Фәлән газетада шундый язма бар. Укыдыңмы? И-и, син алмыйсың шул аны. И, анда бер курыкмыйча язалар.

Шулай дия-дия, ул мине “Безнең гәҗит” һәм “Ирек мәйданы” газеталарына язылырлык итеп “әзерләде”. Курыкмыйча милләт язмышы турында язучы газеталарны ул балаларына да яздыра. Кызларына барса, компьютерны кабыздырып, “Азатлык” радиосын тыңлап кайта. Кичен сөйләшкәндә я баш, я бил дип тавышына чыккан булса, икенче кич телевизордан аны кулына плакат тоткан килеш күрәсең.

Газета укучыларда нинди йөремсәк ханым икән бу дигән фикер калмасын. Асия апа 5 вакыт намазын укый, ураза тота. Кая гына барса да, үзе пешергән чәкчәк алып барыр. Җәйге бакчасына барсаң, күләгәдә йон эрләү кабасында орчыгы башланган булыр. Алмасы, үләннәре киптерергә таратылган. Су юлыннан каурый җыеп алып кайтыр да май канаты ясап, ашка баргач, шуны бүләк итеп таратыр. Бәйләгән башмакларын һәм бияләйләрен милли хәрәкәттәгеләрнең күбесе кия. Бүләк итәр өчен, сәбәп таба ул.

Алар Бари абый белән 11 оныклары, 2 турунының никахында, исем кушу мәҗлесләрендә кадерле кунаклар. Авылдан килгән оныклары аларда яшәп, институтта укый.

– Бари абый, 50 ел эчендә шулкадәр актив, шулкадәр үз дигәнендә торучы, тынгысыз Асия апа белән аерылышырга дигән уй башыгызга кермәдеме?

– Бер мәзәктәге кебек: андый куркыныч уй башка килгәне юк, Алла сакласын, ну, ботарлап атасы килгән чаклар булгалый. Мин бит аны 50 ел элек “Ташлыярга киткән булса, ярты гәүдәсен булса да алып кайтам”, – дип ашкынып барып, бер бөтен көе, әнисенең җаен җайлый-җайлый ян кабыргам янга килеп алып кайттым. (Монысы хакында газетабызның киләсе санында тәфсилле кызыклы язма көтә. Ред.иск.) Инде Аллаһы Тәгалә тигезлектә яшәргә насыйп итсен.

Амин, шулай булсын, милләтпәрвәр Зиннуровлар.

Наилә ВИЛДАНОВА.

Яр Чаллы шәһәре.

Фотода: уңда Асия апа, артында Бари абый

Комментарии