«Әче бал»лы ялган

«Әче бал»лы ялган

Тәртип сакчыларына карата уңай караш булдыру, аларның эшчәнлеген яхшырту максатлары белән, РФ Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев 2010нчы елда «таяк системасын» бетерү турында боерык кабул иткән иде. Халык иминлеге сагындагылар телендәге «таяк» – гади тел белән әйткәндә, бер фаш ителгән җинаять, бер «протокол». Ә «таяк системасы» – җинаятьләр ачыклау буенча бирелгән план. Әмма «таяк системасы» бер дә беткәнгә охшамаган. районы Котлы авылында яшәүче Нуретдин абый Сәләхиев үзен шушы системаның корбаны дип саный.

ПЛАН ҮТӘРГӘ БУЛЫШМАССЫҢМЫ?

73 яшьлек пенсионерның картлык көнендә хурлыкка калырмын дип уйлаганы булды микән? Өлкән буынга хас булганча, ул да тиз ышанучан, беркатлы һәм, кызганычка каршы, артык туган җанлы. Ни өчен кызганычка каршы – чөнки, үзе әйтүенчә, нәкъ менә ерак туганы – участок инспекторы Илназ Гыйниятовның «җизни, җизни» дип бер алдына, биш артына төшүе карт өчен үкенечле тәмамланган.

– Бер көнне машинасы белән килеп туктады да: «Менә бу протоколга кул гына куй әле, җизни, миңа план үтәргә кирәк диде», – дип искә ала ул узган елның 4нче декабрен. Протоколда язылганча, Нуретдин абый үзе җитештергән 1,5 литр әче балны 50 сумга сатканда тотылган икән. Әмма русча аңламаган карт үзенең ни өчен кул куйганын да искәрми кала. Кайнишкә кирәк – имзасын куя. Пенсионер әйтүенчә, участковый картны тынычландырган да – берникадәр вакыттан соң штраф түләргә квитанция киләчәген, штрафны үзе түләячәген әйтә. Ике атнадан соң чынлап та 3 мең түләргә дигән квитанция җибәрәләр, ләкин участковый үзе дә, вәгъдә иткән акчасы да күренми. Бу хакта карт улына әйтә, шунда гына үзенең әче бал сатканда «тотылганлыгы» өчен кул куюын белә.

Матавыкка нокта кую максаты белән, Нуретдин абыйның улы Фәнил Сәләхиев участковыйның кырын эшләре турында полициянең үз куркынычсызлыгы идарәсенә (УСБ) хәбәр итә: «Әтине әче бал сатуда гаепләү – башка сыймаслык хәл. 4900 сум пенсия алган картның коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннән соң бал түгел, шикәр комы алырлык та акчасы калмый. Протоколга кул куеп, ул бик зур хата ясаган. Ул укымышлы түгел, русча аңламый. Шуңа анда ниләр язылуы турында белмәгән дә. Гыйниятов ялгыз яшәүче картны үз планын тутыру максатында кулланган».

Пенсионер әйтүенчә, тикшерү эшләре башлангач, участковый картка 5 мең сум акча китергән. «Штраф 3 мең генә иде бит. Ике меңен артык биргәнсең», – дигәч, участковый: «Анысы сез тавыш чыгармасын өчен булыр», – дигән.

Шәхси куркынычсызлык идарәсеннән килеп бик озак тикшерсәләр дә, җинаять эше ачарлык сәбәп күрмиләр. Үз теләге белән кул куйган, үзе барып штрафны түләгән! Гаепле булмаса, түләмәс иде, диләр.

Фәнил Сәләхиев моның белән генә тукталып калмый – тикшерү комитетының Питрәчтәге районара бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ләкин нәтиҗәсез. Яруллин фамилияле тикшерүче зыян күрүчедән килеп сораштыру уздыруны да кирәк дип тапмаган. «Берни турында сорашмадылар, беркем килеп тикшереп йөрмәде», – ди Нуретдин абый. Үзенә теш кайраганнарын аңлаган участковый да вакытын әрәмгә уздырмый – Нуретдин абыйның законсыз рәвештә исерткеч эчемлекләр сатуы турында күрсәтмә бирә алырдай шаһитләр эзләү белән шөгыльләнә. Әмма Фәнил Сәләхиев фикеренчә, ул шаһитлар биргән күрсәтмәләр ялган.

ИМЗА КУЙСАҢ, МАХМЫРДАН ДӘВАЛЫЙЛАР

Участковый тапкан шаһитләрнең берсе – Тәбәрдә Чаллысы авылыннан Камил Дәүләтшин. Әтисе гаепсез дигән фикердә торса да, Фәнил әфәнде, Дәүләтшинне эзләп табып, дөресен сөйләтә. «Нуретдин абыйның әче бал сатуын үз күзләрем белән күрдем», дигән күрсәтмә биргән шаһит булган хәлләрне аңлатма итеп язып, имзасын да куя. «2012нче елның декабрь башында (төгәл көнен хәтерләмим) берни аңлатмыйча, участковый мине өйдән алып чыгып китте. Мин махмырдан интегә идем – кибеттән бер шешә аракы алып сыйлады. Шуннан соң, Нуретдин Сәләхиев өенә киттек. Гыйниятов үз машинасыннан 1,5 литр әчегән бал чыгарып, капоты өстенә урнаштырды да, Сәләхиевне чакырып, аңардан кул куйдырды, аннары мин дә кул куйдым. Сәләхиевнең әчегән бал сатканын да, аны сатып алырга килүчене дә күрмәдем. Әлеге факт буенча миннән беркем дә сорау алмады,» – дип яза ул аңлатмасында. Икенче бер шаһит – Раиф Хәмидуллинны участковыйның дусты диделәр. Нуретдин абый сүзләренә караганда, ул кеше картның хәтта кайда яшәвен дә белми икән!

Аңлатманы кулга төшергәч, Сәләхиевләр Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать итәләр. Эш Балык Бистәсе районы прокуратурасына җибәрелә. Тикшерү комитетының җинаять эше кузгатмау турындагы карарын прокуратура дөрес түгел дип таба. Эш кабат тикшерелә башлый. Әмма бу юлы да нәтиҗәсез тәмамлана. Шунысы сәер – ике тапкыр тикшерү эше алып барылса да, гаепләнүче белән бер генә тапкыр булса да сөйләшеп тә карамыйлар.

МИН ДУРАК ТҮГЕЛ!

Участковый белән сөйләшергә кирәк иде. Фәлән тапкыр тикшереп тә, җинаять эше кузгатмаганнар икән, бәлки, аның чынлап та гаебе юктыр? Ләкин Гыйниятов сөйләргә ашыкмады. Бер кулын кесәсенә тыгып, икенчесе белән кабак төше чиерткән участковыйга 4нче декабрь көнне булган хәлләрне искә алу бер дә күңелле түгел иде кебек.

– Моны инде йөз тапкыр тикшерделәр – тикшерү комитеты да, прокуратура да. Дөресен генә әйткәндә, искә дә төшерәсем килми бу хакта. Ник Нуретдин абыйның үзенә кермисез соң?

– Кердем мин аңа.

– Нәрсә ди?

– Хәйләләп, протоколга кул куйдырды, – ди.

– Юк, андый хәл булмады. Милиция хезмәт хакын күп ала дип, ничек тә булса безне батырырга тырышалар.

– Дәүләтшин Камилнең аңлатмасы танышмы сезгә?

Сорауны артык кискен бирүем өчен үкенеп тә куйдым. Гыйниятов нәрсә әйтергә белми тын торды. Өзек-өзек җөмләләр белән нәрсәдер аңлатырга тырыша башлагач, үзе дә буталып бетте. «Минем монда бернинди катышым юк. Дәүләтшинны кабат тикшерделәр аны», – дип кенә чикләнде.

– Сезнең фикерегезчә, бабай чынлап та бал әчетеп сатамы?

– Әчетеп сатамы дип… Нәрсә диим? Соңгы арада гына ишеткәнем-күргәнем юк. Ул бабай анасын да сатып җибәрә торган кеше анысы…

– Димәк сез, план үтим дип, бабайга кул куйдырмадыгыз?

– Юк инде, бездә план дигән нәрсә юк бит ул хәзер.

– Нуретдин абыйга 5 мең сум акчаны нәрсә өчен керттегез соң?

– Кертмәдем, үзе килеп алды – веранда төзисе иде ул миндә. Килде дә: «Акча бир әле, штрафны түләргә ун мең», – ди. Аның кадәр үк бирә алмыйм – веранда төзеп бирсәң, бирәм, – дидем.

– Аңлатма язган кешегә кире әйләнеп кайтсак? Ул кеше имзасын куйган, барысын да аңлаткан…

– Ул аңлатманы ничек язганмы? Мин кайдадыр шабашкада дип аңлатты ул үзе. Аңлатты дип, аңлаткан. Тикшерүчеләргә. Минем үземнең күргәнем юк ул малайны. «Берәү килде дә, монда кул куй әле дип, кул куйдырып китте», – диде. Ә чынлыкта, ул малай әче бал сатылганын күрде.

– Алайса, ялган аңлатма ясап китергәннәр дип, Сәләхиевләрне ник судка бирмисез?

– Әй… Беренчедән, шушы авыл кешесе ул, олы яшьтә хәзер. Кулга шуграк бабай шул – теләсә кемнән кереп сорагыз. Менә мәсәлән, сезнең белән сөйләшеп тора икән, диктофоныгызны урлап китәргә дә мөмкин. Кулы тик тормый, дөресен генә әйткәндә.

– Кешеләрне алдалап, еш кул куйдырасызмы соң?

– Юк, мондый нәрсәләр бик нык контрольдә тотыла бит. Судебный эш бит ул. Мин дурак түгел андый нәрсәләр эшләргә.

– Алайса, кул куйдырмагансыз икән, сөйләп бирегез әле, ничек булды бу?

– Сезгә сөйләгәннәрдер бит инде?

– Ә сез үз вариантыгызны сөйләгез, мин бит барысын да тикшермичә газетага язып чыга алмыйм.

– Дөресен генә әйткәндә, бу турыда искә дә төшерәсем килми, Айгөл. Хет ышан, хет ышанма.

– Үзегезне яклап бер сүз дә әйтмисезмени?

– Тикшерүчеләр дә, прокуратура да моны тикшерде. Мин нигә үземне яклап әйтим? Шуннан нәтиҗә ясагыз.

Илназ Гыйниятов киңәш биргәнчә, Нуретдин абыйның күршеләреннән дә, чыгышы белән Котлы Бөкәштән булган танышларымнан да сораштым. Нуретдин абыйны әчегән бал сатучы буларак та, карак буларак та белмиләр. Участковый гаеплеме? Бәлки җитәкчесе берәр сүз әйтер дип, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Мостафин янына бардым. Алма агачыннан ерак төшми ди – Мостафин миңа ике җөмлә генә ыргытты:

– Мин комментарий бирмим. Бер сүз дә әйтмим. Әйтмәсәң дә, теләсә нәрсә язып кына торасыз әле.

Шулай диде дә тиз-тиз атлап, икенче бүлмәгә кереп китте.

ТИКШЕРҮ ЭШЛӘРЕ ТОРГЫЗЫЛЫРГА МӨМКИН

Балык Бистәсе районы прокуроры Азат Хөсәенов әлеге мәсьәләгә кагылышлы документларны карап чыккач: «Әгәр участковый чынлап та гаепле булса, җинаять эше, һичшиксез, ачылыр иде. Мөгаен, тикшерүче туплаган дәлилләр бу материалны судка җибәрерлек булмагандыр», – дип аңлатты.

– Тикшерүче зыян күрүче янына да килмәгән бит…

– Монда бит язылган – «опрошено» дип…

– Шулай дип язылган. Мин зыян күрүчедән сорадым, минем яныма беркем дә килмәде, – диде.

– Димәк, монда бу материалларны кабат күтәреп, кабаттан карап чыгарга кирәк булачак. Хәзер элеккеге кебек эшне йомып калдыру дигән нәрсә юк, киресенчә, әгәр кеше гаепле булса, тиешле чараларны күрергә, җинаять эше ачарга тырышалар. Әгәр дә җинаять эше ачылмаган икән, димәк, тикшерүче, әлеге эш буенча тупланган материалларга таянып, кемне дә булса гаепли алмаячагын төгәл белгән. Сез миңа нинди максат белән килдегез?

– Җинаять эше кузгатылмаган. Тикшерү эше йомылып калган. Зыян күрүчеләр кабат бу эшне торгыза аламы?

– Әгәр зыян күрүче як участковыйның гаебен расларлык яңа дәлилләр китерсә, һичшиксез, торгызылачак. Участковыйның ялган юл белән кул куйдыруы турында аңлатма язган кеше күрсәтмәләр бирсә, бу – эшне кабат карый башларга тулы җирлек булып тора.

Гаебе ачыкланган очракта, Илназ Гыйниятовка җинаять кодексының 286нчы (превышение должностных полномочий) һәм 285нче (злоупотребление служебным положением) маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Шулай ук картны әче бал сата дип күрсәтмәләр биргән шаһитлар да җавап тотачак. Ялган шаһитлек өчен 307нче маддә буенча 80 мең сум штраф яки 3 айга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу бөтен кешегә дә кагыла. Әгәр карт гаепле икән, димәк, ул участковыйга каршы нахак гаеп ташлый булып чыга. Нигә участковыйга үзенең намуслы исемен кайтару өчен судка бирмәскә? Суд барысына да нокта куяр иде.

Участковый судка бирсә, бу эшкә катнашы булган һәркем дә судка килеп күрсәтмә бирер иде. Күрсәтмәләрне Раиф Хәмидуллинча участковый аңлатмасына гына бирү бер хәл. Судья каршында, сүзләреңнең хаклыгына җавап бирүең хакында имза биреп, һәр әйткәнең өчен соңыннан җавап бирәчәгеңне истә тоткан хәлдә күрсәтмә бирү бөтенләй башка әйбер. Әмма ул очракта судка Нуретдин Сәләхиевне дә, Камил Дәүләтшинны да чакырырга туры киләчәк. Әллә участковыйны бу суд куркытамы? Монда хикмәт бу хәлләрне искә төшерәсе килмәүдә генә түгелдер, судта шушы кешеләрнең күрсәтмәләренә каршы җавап тотарга туры киләчәге дә курыктадыр…

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан–Балык Битстәсе–Казан.

 

Комментарии