Үлгән дисәләр, озак яшәрсең!

Газеталардан беренче Президентыбыз М.Шәймиевның, ялган сүз таратканы өчен, Ирек Мортазинны хөкем иттертүе турында укыгач, үзем белән булган хәлләр турында язасым килде. Үлгән дип сөйләп йөргән өчен судка бирергә дигән закон бар дип башыма да килмәгән иде.

Пенсиягә 50 яшьтән чыктым. Шулай Яңа елга 4-5 көн бар дигәндә, бәйрәмгә әзерлек эшләрен башлап, бүлмәләрне җыештырырга тотындым. Җир җимертеп эшләп ятканда, бер килеп туктады. Тәрәзәдән карыйм – балалар. Машинадан төштеләр дә аның ишеген дә ябып тормыйча, өйгә йөгереп керделәр. Аптырап торам: “Болар нигә эшкә бармаган?” – дим. Ишектән кергәне берсе: “Әни, син исәнме?” – дип килеп кочаклый. “Нәрсә бар? Ник елыйсыз?” – дим. Аңлатып күрсәттеләр. Ул вакытта ике кызым һәм бер улым бар иде. Хәзер бер кызым гына. Кызның берсенә телеграмма килгән: “Әни үлде. Тиз кайтыгыз”, – диелгән анда. Кайдан икәне дә, кем җибәргәне дә билгеле булмаган. Хәбәрне башкаларына да җиткерә. Шулай итеп, болар мине озатырга кайта. “Мин исән әле. Үләргә җыенмыйм. Эшлисе эшләрем күп, балаларыгызны үстерергә булышасым бар”, – дим. Исән кешене үлгән дисәләр, ул кеше озын гомерле була, диләр бит. Күңелемнән: “Гомерем бар икән әле”, – дип сөенеп куйдым.

Без авылда 10-15 кеше яшьтәш идек. Хәзер икәү генә калдык. Күбесе 60ка да җитмичә үлде. Шәймиев тә нигә шулкадәр ачуланган?! Кичерсә, үзенә яхшы булыр иде. Яхшы булсын, яхшыны гына уйларга куша Ходай.

Роза М.

Зәй районы.

Без кем?

Шәһәрдә яшәүче яшьтәшләремнең күбесеннән: “Русча гына аралаша алам. телен өйрәнәсем килми. Аны үзләштергәнче, инглиз яки француз телен өйрәнәм. Алар теленә караганда заманчарак һәм кирәгрәк”, – дигән сүзләрне еш ишетәм.

Бу үз-үзеңне, ана телеңне хөрмәт итмәү генә түгел, сине үстергән әти-әниеңне санга сукмау, үз милләтеңне мәсхәрәләү дә. Шәһәргә китеп үз телен оныта башлаган яшьләрне дә беләм мин. Дөрес, 1992 елда татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Әмма хәзергәчә рус теле өстенлек алып килә. Татар баласына шәһәрдә, рус телен белү-белмәвенә карамастан, шул телдә сөйләшергә туры килә. Бигрәк тә авылдан килгәннәргә бу өлкәдә кыенрак. Ә нишләп әле русларга татарча сөйләшергә өйрәнмәскә?!

Татар теле күп еллардан бирле кимсетелеп килде. Н.Фәттахның “Кичү” романындагы мәктәп директоры Михаилның үзенең укучысына әйтелгән мондый сүзләре бар: “Татар теле ул – урам теле. Киләчәктә бу телдә бомжлар, авыл хатыннары гына сөйләшәчәк”.

В.Жириновски исә хәбәрчегә биргән бер интервьюсында: “Президент булсам, татарларны Монголиягә куар идем. Анда сифилис һәм пычрак. Яшәсеннәр шунда”, – дип сөрән сала.

Кайбер рус язучыларының китапларында, имеш, алар эчкечелеккә, зина кылырга, ялкаулыкка татарлардан өйрәнгән, дигән фикер үткәрелә. Минемчә, мондый фикерне белдергәнче, иң башта татарлар тормышын өйрәнергә, аннан инде фикер йөртергә кирәк.

Туган телен, үз милләтен, әти-әнисен санламау тупас адәм булуга да юл ача. Бу күренеш бигрәк тә яшьләр арасында еш очрый. Хәзер татарларның яртысыннан күбесе үз телендә сөйләшә белми. 40% яшьләр үзенең тормышын чит милләт вәкиле белән бәйли, балаларына рус исемен кушып, үз ана теленә тап төшерә. “Милләт”, “тел” төшенчәләре яшьләрне борчыймы, алар бу хакта уйлана микән? Татар телен саклап калуның юлларын эзлиме? Киләчәкнең безнең кулда икәнен беләме?

“Без кем?” дигән сорауга күбебез: “Татар”, – дип җавап бирәчәкбез. Әмма уян һәм уйлан әле: без бу сүзгә лаек микән?!

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Битараф булмыйк, җәмәгать!

Мин үзем Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында рәссам-бизәүче булып эшлим. Дөресен әйтергә кирәк, бик милли җанлы кешемен. Мөгаен, ул “чир” белән “чирләүче” Минзәләдә мин үзем генәдер. Иң беренче шуны әйтим әле: мин моңа кадәр “Шәһри ” газетасы чыга башлаганнан бирле, шуны үземә алдырып, хәбәрләшкән кеше. Язмаларымны да гел шунда җибәреп тордым. Шактый чыкты алар: “мөстәкыйльлегебез”, “бәйсезлегебез” (кайчандыр шул хакта хыялландык бит), Татарстанның үз паспортын булдыру, урамнарының чит-ят исемнәр белән тулуы хакында да, латин графигына күчүне хуплап та, руслар белән катнаш гаиләләрнең күп булуы, элеккеге матур татар исемнәренең елдан-ел юкка чыгуы, төрле чүп-чар исемнәр белән чүпләнүе турында да һәм башкалар. Бигрәк тә туган телебез язмышы, аның дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы, моңа фәкать үзебезнең “татар” җитәкчеләре генә гаепле булуы турында да бик күп яздым. Булмады. Күрәсең, алар татарча укымый. Аннан соң мин Татарстанда радио-телевидениедә татарча тапшыруларның бик аз булуына да үртәләм, борчылам. Тагын нинди генә татарча газетаны кулга алсам да, иң беренче үзебезнең туган телгә багышланган язмаларны эзлим. Ә башка шапырынып-мактанып язылганнары әллә бар, әллә юк минем өчен. Телең бетеп барганда, ул зур төзелешләр, спорт, фестивальләр, юбилейлар һәм башка нәрсәләр турында мактануның нигә кирәге бар соң? Кайчандыр күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзәтов (гафу итегез, нинди милләттән икәнен хәтерләмим инде) әйткән бит: “Әгәр туган телең иртәгә бетә дисәләр, мин бүген үләргә ризамын”,– дигән. Нинди мәгънәле, күңелгә тия торган сүзләр. Әйе, мин дә шул хәлдә хәзер. Минемчә, иң аянычы – ана телебезнең бетә баруы. Дөресен әйтергә кирәк: кибет, урамнардан йөреп кайткан саен (үзебезнең Минзәләдә), бөтен җирдә фәкать русча язмаларның күп булуына, татар телендәгеләре булмавына үртәләнәм, чирлим. Әле Яңа ел алдыннан гына каласына барып, машина белән бер башыннан икенчесенә кадәр (аны 16-17 чакрым чамасы, диләр) үтәргә туры килде. Йә Хода, ник бер татарча сүз булсын (элегрәк эшләгәндә шактый күп иде алар), бөтен рекламалар, язмалар фәкать рус телендә генә. Менә сиңа милләтебез татарның “дәүләт теле”. Тагын бер нәрсә. Белгәнебезчә, башкалабыз Казанда Бөтендөнья татарлары корылтае булды, милләттәшләребез бөтен илдән җыелды. Алар Казаныбызны үз мәркәзебез, дип горурланып килә. Газеталардан укып булса да белдек, анда чыгыш ясаучылар барысы да татарча сөйләгән. Ә безнең Казанда татарларның яртысы диярлек туган телен белмәүче маңкорт, күбесе җитәкче урыннарда эшләүче түрәләр. Безгә алар алдында оят. Менә безнең “дәүләт телебез” нинди!

Тагын бер нәрсәгә борчылам. Хәзер Русиядә эшләнгән бөтен әйберләрнең этикеткасына рус теле белән беррәттән, казахча да язалар. Хәтта үзебезнең Чаллыда эшләнгән томат кетчубына, бәдрәф кәгазенә дә, Алабугада чыгарылган майонезга да русча-казахча язганнар. Ә татарча бер сүз юк. Шул уңайдан БТКга да тәкъдимем бар. Русиядә татарларның халык саны буенча икенче урында торуын истә тотып, Татарстанда эшләнгән барлык әйберләрнең этикеткасына татарча да язуны таләп итәргә кирәк. Телебезнең, һичшиксез, дәрәҗәсе артыр иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: кайчандыр дөнья күләмендә иң әһәмиятле 14 тел арасына кергән, хәзерге көндә дә Русиядә икенче дәүләт теле булырлык телебезне үз Татарстаныбызда да дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмадылар. Һаман да шул җитәкчеләребез битарафлыгы аркасында. Җәмәгать оят бит бу, ә?!

Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Сабир Өметбаев премиясе лауреаты.

Минзәлә.

Тукай һәйкәле янында

1913нче сәнә…

Саркытты ул күпме күз яшен,

Бигрәк иртә гүр иясе итте

Милләтемнең иң зат кешесен.

Шул елдан мин әгәр мөмкин булса,

Сорар идем: “Нигә, әйт әле?

Күрәсеңме, Пьедесталга басып,

Җавап көтә Тукай һәйкәле”.

Туган телне яклап җырлаганда,

Ялкынланды шагыйрь, рухланды.

Кысучыны сүкте, господинны,

Фаш итте карагруһларны.

Гаделлеккә, яктылыкка өндәп,

Үзен аямыйча көрәште.

Бар байлыгы иҗатында иде,

Шуны фәкыйрьләргә өләште.

Үлем түшәгендә күзен йомгач,

Ачык калды күңел пәрдәсе.

Ни кызганыч, хәзер юк шул инде

Элек торган кунакханәсе…

Һәйкәл күрә: берәү эшсез йөри,

Кемдер урлый, күпләр зарлана.

Үз исемен үзе әйтә алмый,

“Телсез” калмас микән замана?

Котдус БАТЫРОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии