Җәй уртасында имәннәр кабат яфрак ярды

Җәй уртасында имәннәр кабат яфрак ярды

2023нче ел башка елларга караганда табигать үзенчәлекләре белән күбрәк истә калыр кебек. Ләкин бу үзенчәлекләр, төгәлрәк уйласак, узган елдан ук башланды. Безнең бакчабызда 4-5 еллык ике яшь алмагач үсә. Шул агачлар көз көне бөтен агачлар яфракларын койганда да ямь-яшел көенчә калдылар. Бу бик сәер күренеш булды безнең өчен. Яңа елга чыкканда да бөтен җиргә ап- ак кар түшәлеп, нинди көчле бураннар булса да, агачтан ник бер яфрак өзелеп төшсен. Гыйнварның беренче яртысында һава температурасы ике көн рәттән минус 41 градуска төште, шул вакытта гына алмагач яфраклары үзенең яшел төсен җуеп, көрән төскә керә башлады. Яңа яфраклар чыгар вакыт җиткәндә дә ул яфраклар төшәргә уйламады, без аны кул белән өзеп чыктык. Барыбер яшь яфраклар бик әкренлек белән генә, анда да кәүсәнең аскы өлешеннән башлап яртысына кадәр чыкты да калган ягы шәрә көенчә калды. Шулай да күңелдә әлегә өмет бар. 
Язгы якта төшкән кыраулар да күп нәрсәләргә зыян салды. Хәтта нинди әрсез чаган агачына кадәр кырау тиде. Шаулап чәчәк аткан җимеш агачлары зур зыян күрде, чәчәкләр сулды, саный башласаң, бихисап. Яз иртә килгән кебек булса да, коры, салкын, җилле көннәр озакка сузылды. Быелгы җәйнең беренче яртысы коры килде диеп әйтергә җирлек бар, икенче яртысы ничек килер, алдан әйтүе кыен. Кайвакыт фаразлар да дөреслеккә туры килеп бетми. Үскән икмәкләргә генә зыян салырлык яңгырлар китә күрмәсен.
Ә урман турында бөтенләй аерым кыйсса язарлык быел. Июнь урталарында үзебез кайчандыр яшәгән Моратовка авылының урманына бардык, ә анда хәлләр бөтенләй утырып еларлык икән. Җитмеш яшемә җитеп, бу урманның бер тапкыр да җәй аенда шулай шәрәләнеп калганын күргәнем юк иде. Бөтен урманны корт баскан. Алар агач яфракларын ашап бетереп, җирдәге үләнгә тотынганнар. Былтыргы корыган үләннәрне капларлык та яшел үлән чыга алмаган. Имән агачының кәүсәләре, ботаклары кара төстә булгач, алары бигрәк тә кызганыч күренә. Корт төшкән еллар элек тә булгалады, булмады түгел. Ләкин ул вакытта корты да башка төрле иде, хәзергесе заманага яраклашкан диярсең.
Нәкъ бер айдан, кызыксынып, тагын шул урманны күрәсе килеп, кабат бардык. Барсак, үз күзләребезгә үзебез ышанмыйча торабыз. Урмандагы каеннар сылу кызлар шикелле, ә имәннәр баһадирдай көчле ир-егетләр кебек, шулкадәр матурланганнар. Бер тапкыр булса да бик көчле яңгырлар явып үткән иде. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бик шифалы яңгыр булган, күрәсең. Соңгы көннәрдә тыныч кына яңгырлар яугалый. Үләннәр күзгә күренеп яшәрә, яшелләнә. Табигать ни дәрәҗәдә үзен үзгәртә ала икән?!. Искитмәле. Юкка гына аны Җир-Ана дип атамыйлар.
Соңгы елларда илебездә елдан-ел катлауланып барган вәзгыять белән урманда шәрәләнеп калган агачлар арасында бәйләнеш бар кебек хәтта. Ни дисәң дә гади халыкка яшәүләре һаман авырая бара. Җаен алган бер катлам кешеләр байлыкны торган саен күбрәк туплап яши бирсә, икенчеләре – бөтенләй капма-каршы. Әйбер бәяләре, бигрәк тә утка, суга, газга, ягулыкка, азык-төлек һәм көнкүреш товарларына, коммуналь түләүләр, һ.б. туктаусыз артканда, мондый хәл әле алга таба да тиз генә җиңеләймәстер, мөгаен. Шуңа өстәп, Украина белән ике арада барган хәрби аңлашулар да халыкның тынычлыгын алды. Сугыш диеп атап булмаса да, мондый бәрелешләр кайгы-хәсрәтсез генә уза алмый. Ә болар барысы да күпме ачы күз яшьләре, ятимлек алып килә. Мондый хәсрәтне күргәннәргә Раббым күркәм сабырлык бирсен. Күпме яшь гомерләрне өзә бу көтелмәгән язмыш. Илебез язмышын уңай якка хәл итәргә тырышып, хезмәткә алынган ватанпәрвәр ир-егетләребезгә, аларның әти- әниләренә, балаларына, туганнарына бары тик түземлек телисе килә. Ә шәһит киткәннәрнең урыннары оҗмахта булсын.
Кешелек дөньясы яшәү дәверендә кайвакыт бик кырысланып китә. Бер-берсенә карата булган үчләшүләр ачы газапларга дучар итә. Аллаһы Тәгалә җир йөзенә бар кешене тигез күреп яралтса да, яши-яши никтер адәм баласына күп нәрсәләр җитми башлый. Сулар һава тигез булган кебек, байлык та тигез булса, җир йөзендә беркайчан сугышлар, бәрелешләр булмас иде. Шуны искәрткән кебек, җир йөзендә кешеләр арасында, яки илләр арасында ныклап низаглар туа башласа, табигать тә үзенең афәтләрен өстәп бирә кебек. Раббыбыз шул рәвешле үзенең табигый сынаулары белән адәм балаларын кисәтәдер бәлки.
Урмандагы агачлар кабат яшәү көче алган кебек, илебездә, шулай ук илләр арасында да дөрес килешүләргә ирешеп, халкыбыз арасында тигезлек урнашып, бер-беребезне кыерсытмыйча, бердәмлек белән яшәүләр насыйп булсын. Табигатькә карап та, илдәге җитешсезлекләргә карап та күңел сыкранырлык булмасын иде. 
 

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии