- 11.07.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №27 (12 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КЫЗЫКСЫНУЧЫЛАР БАРМЫ?
Безнең гәҗитнең 28нче июнь санында (БГ, №25, 2023 ел) «Эшчеләр кирәк» дигән хәбәр басылды. «Татарстанда машина йөртүче, инженер һәм табиблар җитми. Әйтик, республикада 2335 йөртүчегә кытлык күзәтелә. Аларның уртача хезмәт хакы – 38504 сум. Инженерларга 1211 вакансия бар. Уртача хезмәт хакы – 41370 сум» диелгән. Әлеге эшчеләр өчен мондый хезмәт хакы бик аз бит ул. Татарстанда уртача хезмәт хакы 54 мең сум дип мактаналар. Югары урында утыручыларның берсе дә 54 мең сум гына акча алмый. Аларның 300-500 мең сум хезмәт хаклары белән түбән хезмәт хакларын кушалар да, уртача сумманы китереп чыгаралар. Дөресме инде? 30 мең сумга ничек яшиләр икән дип кызыксынып караучы түрәләр бармы икән ул?
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
30 мең сумга түгел, хәтта яшәү минимумы суммасына яшәргә тырышкан депутатларыбыз бар безнең. Шуларның берсе – Әстерхан өлкәсе думасы депутаты Петр Кириллов. Ул 2019нчы елда төгәл бер ай 11нче ноябрьдән 11нче декабрьгә кадәр яшәү минимумына яшәп караган. Тәҗрибә нәтиҗәсе: депутат Әстерхан өлкәсендә яшәүче олы кеше өчен тәгаенләнгән 10 мең 126 сумга сыеша алмаган. Бер айда дүрт килограммга ябыккан. «Әстерхан өлкәсендә олы кеше өчен азык-төлек кәрзине – аена 4 мең 670 сум. Бик нык экономияләп, иң арзанлы кибетләрдә ташламалар һәм акцияләр буенча сатып алып та, мин бу суммага сыеша алмадым: 5 мең 11 сум чыкты. Артык чыгым – 341 сум. Минем рацион азык-төлек кәрзинендә күрсәтелгән иң гади ризыклардан гыйбарәт. Анда якынча 11 категория – ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт ризыклары. Бернинди колбасалар һәм купшы ризыклар юк. Күңел ачу – гомумән исәпкә алынмаган бүлек. Барлык түләүле чаралардан да баш тартырга туры килде. Кинода да, театрда да, күргәзмәләрдә дә булмадым. Хәтта дусларым белән кофейняда да очраша алмадым, ә бик теләгән идем. Кафеларда кофе 150 сум тора, ә бу бәягә мин бер тәүлек яшәдем. Кино белән дә шул ук хәл: билет 200 сум, димәк, соңыннан көн ярым ашамаска кирәк. Дилемма. Юл бәясен һәм коммуналканы исәпкә алып, мин барлыгы 14 637 сум акча бетердем. Бу сумма яшәү минимумыннан 4,5 меңгә күбрәк. Иң азы ризыкка китте. Өчтән бер өлеше коммуналкага (бер бүлмәле фатир өчен 2 мең), элемтә (1100 сум), бензин (4 мең), көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары (1750 сум) өчен китте», – дип тасвирлаган иде ул үзенең 1 айлык тормышын.
ЯҢГЫР СОРЫЙК
Өстебезгә ут оча. Әйдәгез, хәерле эшләр, хәерле җәйләр телик! Җомга көнне җомга намазы вакытында картмы син, яшьме – барыбыз да хәерле яңгыр сорыйк. Сабыйларыгыз булса, аларга да әйтегез, яңгыр сорасыннар. Аллаһ Тәгалә намазларыгызны кабул итми калмас. Хәерле, имин җәйләр булсын!
Флера СӘЙФЕТДИНОВА,
Спас районы, Янбакты авылы
КАДЕРСЕЗ БУЛМАСЫН
Дини газета һәм китапларны ташларга ярамый, аларны кадерсезләргә ярамый, диләр. Моны яшь буын аңлыймы инде. Мин үлсәм, алар теләсә кайсы урында аунап ятмаслармы икән дип борчылам. Аларны нишләтергә?
Нурзилә әбиегез,
Казан шәһәре
– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Дини китапларны, Коръән аятьләре язылган газеталарны ташларга ярамый. Кирәксез икән, мәчет-мәдрәсәләргә илтегез. Китапханәләрдә дә мондый кәгазь-китапларны кабул итәләр. Авыл мәчетенә дә илтергә мөмкин. Әгәр мәчеткә кадәр китерү авырлык тудыра икән, бу китапларны яндырып, көлен кеше йөрми торган урынга күмегез. Ташлау катгый тыела, – дип җавап бирде сезнең соравыгызга Казанның «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов.
Исемнәр дә милли булсын!
Соңгы елларда массакүләм матбугат чараларында, миллилекне саклап, исем-фамилияләргә «ов», «ин» кебек «койрыклар» өстәми генә яза башладылар. Бу бик матур күренеш.
1989нчы елда күренекле тарихчы галим, философ, фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле китабы басылып чыккан иде. Бу китаптагы фамилияләрдә «ов», «ин» кушымчалары кулланылмаган. Ул «койрыклар» татар халкына Явыз Иван Казанны алгач кына тагылган. Ул – урыслаштыру сәясәтенең бер өлеше. Мин үземнең исем-фамилиямне 1992нче елдан Сәгъдулла Шәйхулла дип язам. Ә 2005нче елдан Әнәле дип, туган авылым атамасын да өстәдем. Газеталарга язган мәкаләләремә дә шул исем-фамилиямне куям. Җаваплар да шул исемгә килә.
Казахстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаев чыгарган карар белән, казахлар үз фамилияләреннән әлеге кушымчаларны алып ташларга хокуклы. Шулай итеп, рәсми рәвештә үз фамилияләрендәге урыс кушымчаларыннан алар котылды. 2010нчы елда Таҗикстан президенты да шундый ук указ чыгарды һәм үз фамилиясендәге «ов»ны үзгәртте. Мәскәү Кремле моны хупламады, урыс газеталарында тәнкыйтьләп тә яздылар.
Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанидән үрнәк алып, Татарстанның дин әһелләре, дини уку йортлары мөгаллимнәре дә үз фамилияләрен шулай яза башласалар, күркәм үрнәк булыр иде. Алардан күреп, башкалар да шулай үзгәртерләр иде фамилияләрен.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, репрессияләр корбаны
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии