Үткәннәрне искә алып

Мин авылда тудым, укыдым, эшләдем. Хәзер сиксән яшем тулды. Әйе, мин – чоры баласы. Бик күпне күрергә туры килде үз тормышымда. Тула оек, чабата, киндер күлмәк, ыштан, өскә ямаулы фуфайка да киеп йөрергә туры килде. Тамак та ачлы-туклы гына булды. Ипи юк, аның урынына өшегән, череп кипкән бәрәңгедән пешерелгән азык, алабута үләне, кычыткан, балтырган ашап үстек. Бәрәңге – төп ризык һәм, сыерыбыз булгач, аның сөте бар иде. Мул сөт белән шул бәрәңге йөрткәндер инде безне.

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, үзебезнең авылдан 9 чакрым ераклыктагы Мостафа авылының җидееллык мәктәбенә 5нче класска җәяүләп укырга йөрдек. Җәйге каникулларда колхоз эшендә катнаштык. Үгезләр белән җир сөрдек, тырмаладык, икмәк җыяр вакыт җиткәч көлтә ташыдык, аны эскертләргә куйдык, печән җыюда катнаштык һ.б.. Мостафа мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлагач, Шаран районы Зирекле урта мәктәбенә 8нче сыйныфка укырга кердек. Ул авыл безгә олы юлдан барсаң – 22 чакрым, ә турыдан, басулар аша барсаң – 15 кенә. Анда фатирда тордык, атнасына бер тапкыр кайтып йөрдек. Кышын гына уңайсыз иде, чөнки 2 чакрым араны кар ерып йөрергә туры килде. Укыган вакытларда, шимбә көнне кайтып ашагач, урманнан яшь юкә алып кайтып, юкәсен төшереп чабата ясый идек. Бер кием чабата ике атнага җитә иде. Шулай итеп, 1952нче елда 10нчы сыйныфны тәмамладык. Армиядә 3 ел хезмәт иттек. Мин үзем полк мәктәбен тәмамладым. Почет грамоталары да алдым. Армиядән соң авылда колхозда эшләдек. 1967нче елны мәктәптә эшли башладым. 1997нче елда шул мәктәптән пенсиягә чыктым.

…Исемдә калган: сугыш беткәч, исән калган авылдашлар кайтты. Колхозда эшләр тәртипкә салынды. Халык ипи ашый башлады. Тик шуңа гына аптырыйм: нигә Хрущев, Брежнев җитәкчелек иткән елларны «торгынлык елы дип атыйлар» икән? Халык Брежнев ил белән җитәкчелек иткән вакытны: «Без коммунизмда яшәгәнбез икән бит», – ди. Чөнки ул чакта авыл халкы көз көне мал симерткәндә, кибетләрдән буханкасын 12-14 тиенгә алып, ипине капчыклап ташыдык бит. Аның ипие дә хәзерге кебек 500 г түгел, ә 1 кг иде. Шәһәр урамында бала-чага пешкән ипине туп урынына типкәләп уйный дип тә сөйлиләр иде. Кибеттә нинди консерва кирәк – шул бар. Ат ите консервасына чаклы чыкты бит.

Хәзерге түрәләр коры сүз сөйлиләр, болганчык суны һаман болгаталар.

Брежнев вакытын торгынлык еллары димәс идем мин. Илдә Брежнев вакытында төзелешләр дә күп булды. Ул төзелешләр барысы да безнең гыйлем ияләренең, халыкның һәм ил җитәкчеләренең өлеше бит. Алар бит илне алга җибәрү, тормышны яхшырту өчен үз көчләрен сарыф итәләр.

Илдә халыкның тазалыгын, эшченең сәләтен күтәрү өчен бар да эшләнде. Санаторийлар төзелде, профилакторийлар ачылды, халыкның гомерен озайту турында кайгырту бар иде. Санаторийларда ял итү өчен гади халыкны анда хәтта мәҗбүри җибәрә иделәр. Туристик юлламалар буенча җибәрү өчен авыл җирендә кеше таба алмый иделәр. Ә хәзер гади халык өчен ул сәяхәтләр хыял гына. Күпме мәктәпләр төзелде, Югары уку йортлары ачылды. Аларда уку түләүсез, хастаханәләр дә бушлай иде. Югары уку йортына гади халык баласы да керә ала иде. Хәзер уку таныклыгын сатып алып та була диләр. Андый дипломлы кеше хастаханәдә кеше үтерүче була инде, ә башка тармакта – кеше арасында буталып йөрүче, дип саныйм. Ул вакытта бар халыкта хокук бар иде. Фатирлар түләүсез бирелде, хезмәт хакы бик күп булмаса да җитә иде. Хәзер ипотека, йә булмаса кредитка йорт сатып алып, гади халык колга әйләнә. Үз гомере буена әҗәт түләп эшләгәч, эшенең дә рәхәтен күрми. Ә түрәләр берничә фатир тота. Безнең Русиядә бар халыкка да фатирлар җитәрлек ул. Түрәләр, байлар кулында 5әр (яки аннан да артык) фатиры булмаса, шуларны гади халыкка таратсалар…

Без сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы биш елда һәм аннан соң да ятим булып калдык. Безне кызганучы булмады. Укучы балалар да колхозда эшләде, рәхәт яшәмәде. Инде 5нче сыйныфтан башлап, көз көне бер ай буена бәрәңге алдык, аны саклауга салдык, киндер йолкыдык, бәрәннәргә яфрак әзерләдек.

8-10нчы сыйныфларда укыганда да бәрәңге алдык. Ә җәен үгез белән җир сөрдек, кул белән чәчкән икмәкне тырмаладык. Алачыкка күмер әзерләүгә урман кисеп агач утырттык. Печәнне эскерт янына ташыдык…

Сугыш чоры балалары берәм-берәм бакыйлыкка китеп баралар, бер рәхәт тә күрмиләр…

С.И. ХАҖИЕВ.

Башкортстан.

Комментарии