- 10.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
– Малай, минем яшьлек кешенеке кебек рәхәт үтмәде инде. Сине күргәч, яшьлегем искә төшә, ачуланма, үзеңне гаепләп әллә ниләр дә уйлама, – диде классташым чем кара күзләре белән тутырып карап.
Яшьлек – һәркемдә бер генә һәм үзенчәлекле. Күңел түрендә генә саклап йөрткән истәлекләрен кеше вакытлар үткәч бер сөйләргә ашыга, уртаклашып утырырга ярата. Әллә гомер үтү билгесе, әллә чынлап та яшьлекне сагыну микән ул?!
Без бер төркем яшьләр кичен клубта «танцы»дан соң, тау башына менеп, көлгә күмеп бәрәңге пешереп, таңнар атканчы көлешеп, сөйләшеп утыра идек. Ә кышларын мин мәдәният йортында эшләгәч, шунда җыелышып «Җәзалы», «Каеш сугышлы», «Кычыткан чактыру» уеннарын уйнап, соң гына таралышкан чаклар күп булды. Концерт-спектакльләр әзерләп, аны авыллар буйлап халыкка күрсәттек, бәйрәм саен концертлар куя идек. Безнең төркем бик дус һәм шаян булды. Ә тормыш авырлыгын һәркем үзенчә тартты, зарланмады. Менә вакытлар узгач кына, дус кызымның нинди авырлыклар кичергәнен, ә шулай да безнең белән уйнап-көлеп йөрергә көч тапканын аңлап шаккаттым. Яшьлек бит!!!
Классташымның да әтисе бик яшьли дөнья куйган, минем дә әти назына иркәләнәсе килгән вакытларым күп булды.
75 – 80нче елларда, сыерлы кеше – сыйлы кеше дип, булдыра алган һәр гаилә сыер асрарга тырышты.
Безнең дә карап торган бер сыерыбыз бар иде. Аны асрарга бик күп тырышлык кирәк: әти булмагач, кышын, сугыш елларындагы кебек, күтәрәмләп саламга йөрдек, җәен печәнне үзебез әзерли идек. Рәхмәт әтиемә: үзе печән чапканда, мине дә аяк арасына бастырып, чалгысына тотындырып, печән чабарга өйрәтте. Әтиемнең ничек итеп чалгыга бастыруы әле дә исемдә:
– Кызым, аякларыңны менә болай иттереп аерып бас та, чалгы төбеңне җиргә терәп, зур итеп кизәнеп селтә. Печәнең сиңа шул вакытта: «Кзый!» – диеп эндәшер, шуны ишетергә кирәк яме, – диде ул.
Мин әнә шул сүзне ишетеп, җырлый-җырлый, үзебезнең күп сөтле, һәр ел саен ике бозау алып кайта торган кара төстәге сыерыбызга печән чаптым.
Мәктәпне тәмамлап укырга киткәч, аена утыз сум бирелгән степендияне әниемә – сыерга фураж алыр өчен алып кайта идем; киткәндә әни: юллык диеп бер сум егерме тиенне кире бирә иде. Әнә шулай итеп без сыйлы яшәдек. Күрше-күләннәрнең: «Асрама ул сыерыңны, интекмә!» – дигән сүзләрен әнием, киресенчә, ягъни: «Яшәмә, ник яшисең син?» – дигән сүзгә тиңләде. Сыер асрау авырая башлагач, бәяләр якадан тоткач, әнием елый-елый сыерны сатты. Сыерыбыз да көтүдән туры безгә кайтып, безне сагынып, күпмедер вакытлар оныта алмый йөрде әле.
Ә классташым үзләренең ак маңгайлы кызыл төстәге сыерлары турында сөйләп күз яшьләрен сөртте. Илле яшькә җиткәч, яшьлек тә, үзәккә үткән тормыш авырлыгы да, ятимлек тә искә төшә икән, аны сөйләшер кешең булу үзе бер шатлык бит.
– И-и-и, малай, әллә картаябыз инде шунда, нигәдер көзгә кергәч, күзләрем гел яшьләнә минем, – диеп сөйләп китте классташым. – Бервакыт көлтә бәйләп, иртәнге сәгать дүрттә салам урлап кайтып килгәндә, капка төбенә кайтып җиткәч, каравылчы тотты. Тугыз яшьлек кыз баланың көлтәсе күпме булгандыр инде ул, шуны миңа кире эскерткә, тау башына алып менеп куярга кушты. Әнинең: «Асрый алмабыз, ахыры, кызым!» – дип илереп елаулары, малай. Шуннан соң сыерыбызны түбән очтагы Миннехан абыйларга саттык. Ак маңгайлы кызыл төстәге сыерыбыз көтүдән ике тапкыр безгә кайтты. Әни аны бер телем ипи алып, «балакаем», дия-дия түбән очка озата иде. Икенче тапкырында әнигә мин дә иярдем, Миннехан абыйларның капкаларыннан куып керткәндә, сыерыбыз борылып безгә карады, аның күзләреннән мөлдерәп тамчы-тамчы аккан яшьләр әле дә күз алдында тора, малай. Шунда әни белән кочаклашып еладык. Өченче тапкыр безнең урамнан кайткан вакытта, өстенә ут чыбыгы өзелеп төшеп, сыерыбызны ток сугып үтерде…
Классташым үзе елый, үзе һаман сөйли, ә минем күз алдында ак маңгайлы кызыл төстәге сыер мөлдерәмә күз яшьләре белән миңа карап тора иде.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш.
Сыерлы кеше – сыйлы кеше,
Комментарии