Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯХШЫ ҮРНӘК
Һәр милләтнең үз теле, гореф-гадәтләре, йолалары, кием һәм ризыклары бар. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, милләтләрне аерып торучы билгеләр. Бүген милләттәшләребезнең киенү культурасына тукталасым килә. Безнең татарларда милли киемнәргә игътибар җитеп бетәме? Әлбәттә, юк. Концертларга килгән тамашачылар арасында да, сәхнәдә чыгыш ясаучы артистлар арасында да милли кием кигәннәр бик сирәк. Бигрәк тә хатын-кызлар ярымшәрә булалар. Бу битарафлыкмы, әллә сукырлыкмы? Газета-журнал битләрендә, телевизор экраннарында милли киемнәр күбрәк күрсәтелсә, яхшы булыр иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар морзалары кигән татар комзолы кия башлады. Аларга карарга күңелле. Аннан үрнәк алып, башкалар да кия хәзер. Шулай дәвам итәргә кирәк.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ХАЛЫК БОЛАЙ ДА БЕЛӘ
«Безнең гәҗит»нең 20нче сентябрь санында (БГ, №37, 2023) Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Депутатлар начар эшли», – дигән, дип язылган. Укыгач, шаклар каттым. Ә телевизорда шул кадәр матур, ышандырырлык итеп сөйли беләләр. Имеш, бар да яхшы. Депутатларның бит барысын да үзегез сайлап куясыз. Ник бер депутат авыл механизаторы яки сыер савучы булсын! Гел министрлар гына сайлана. Шуңа күрә зарланмагыз! Депутатларның эшләмәвен халык болай да белә. Әле берсенең акча урлаганы, әле икенчесенең наркотиклар белән тотылганлыгы турында ишетеп тора ул. Менә киләсе киләсе сайлауда яңа депутатлар сайлансын иде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ХӘЛӘЛ ШИФАХАНӘ
Ташламалы категорияле гражданнар шифаханәгә бушлай юллама белән тәэмин ителә. Соцстрах юллама бирә торган кайсы шифаханәләрдә хәләл ризык бар икән? Шул турыда беләсе килгән иде. 
Наилә ВИЛДАНОВА
Чаллы шәһәре
Сезнең сорауны Казанның Совет районы социаль яклау бүлегенә юлладык. Анда безгә болай дип җавап бирделәр: 
– Ташламалы категорияле гражданнар бушлай юллама буенча түбәндәге шифаханәләргә барырга мөмкин: «Вятские Увалы» (Киров өлкәс.), «Волгоград», «Тараскуль» (Төмән), «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе), «Волга» (Саратов өлкәсе), «Тинаки». Татарстан республикасы шифаханәләре арасында – «Бәкер», «Ливадия», «Ижминводы», «Сосновый бор», «Дельфин», «Радуга», «Санта» һәм «Җәлил», «Крутушка», «Азнакай» һәм башкалар. 
Шулар арасыннан «Ижминводы», «Бәкер», «Ливадия», «Сосновый бор», «Крутушка», «Радуга» хәләл ризык тәкъдим итә һәм хәләл сертификатлары бар. 
***
P.S. Узган атнада укучыларыбыздан газетаның киләчәгенә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне күпләп кабул иттек. «Безнең гәҗит»нең 2024нче елның гыйнварыннан айга бер тапкыр 64 битлек булып чыга башлавына бәйле сорау-тәкъдимнәр иде ул. Алар арасында: «Шулай итеп, яраткан газетабыздан колак кагабызмыни?», «Айга бер чыккач, журнал була бит инде ул, анда искергән яңалыклар урнаштырырсызмы?», «Мондый үзгәрешләр көтмәгән идек. Ничек бар – шулай калсын» дигән эчтәлектәгеләре дә очрады. Беренчедән, газетаның киләчәге турында борчылып, безгә мөрәҗәгать итүче укучыларыбызга зур рәхмәт! Икенчедән, газетада искергән материаллар урын алмаячак. Киресенчә, халыкны борчыган проблемаларга тукталып, аларны чишү юллары тәкъдим ителәчәк. Газетада аналитик язмаларга, журналист тикшерүенә күбрәк урын биреләчәк. Гомумән, бүгенге газета яңа мәгълүмат тапшыру чыганагы түгел, чөнки бу хакта радио, телевидение, интернет аша сәгате-минутында ук хәбәрдәр булабыз. Ә менә шул вәзгыять турында тирәнтен уйланулар урыны була ала газета.
Редакция әлеге үзгәрешкә барырга мәҗбүр. Чөнки почта эшчәнлегенең тәмам эштән чыгуы турында ачынып бик күп яздык. Алга таба эшебезне атналык булып дәвам итү бик кыен булыр иде. Чөнки «Безнең гәҗит» дәүләттән бер тиен дә алмый. Ул мөстәкыйль, шуңа да үз сүзен бернинди ведомство белән дә килештерми, бернинди йогынтыларга да бирешми. Бу авыр чорларны кичәрбез, киңәербез, үсәрбез дип өметләнәбез.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте 

Комментарии