Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПЛИТӘ КУЯЛАР

Замана белән бергә зираттагы тәртипләр дә үзгәрә. Хәзер кабер өстенә плитә каплыйлар. Алай чүп үсми, имеш. Электән үк кабердә үскән үлән тәсбих әйтеп тора, диләр иде, ә хәзер кабер өстенә кара плитә куялар. Бу турыда Рамил хәзрәт Юныс ни уйлый икән?

Гөлфирә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Ютазы районы, Урыссу бистәсе

Соравыгызны «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныска юлладык. Ул сүзен кыска тотып, болай дип җавап бирде:

– Мәет өстендә туфрактан кала бернәрсә дә булырга тиеш түгел.

МИНИСТРНЫ БОРЧЫМЫЙ

Хәзер балаларның күз күреме иртә начарая. Моны телефон, компьютерга бәйләп аңлаталар. Менә без мәктәптә укыган чакта парта артында утырдык, хәзергеләр туры өстәл артында укый. Ул да зарарлы. Укыганда китап һәм кәгазьләрне өстәлгә куеп түгел, кулга тотып укыйлар бит. Менә күзгә шулай зыян килә. Үземнең оныкларым бар, шулардан беләм. Ә безнең заманда парталар уңайлы эшләнгән иде. Менә бу мәгариф министрлыгын бер дә борчымый булса кирәк. Парта алу кыйммәткә төшсә дә, баланың күз күремен яхшырту күпкә кыйбатрак.

Хәйдәр бабай,

Буа районы

МӘГЪНӘСЕН БЕЛМИМ

Оныгым белән сөйләшеп утырам. «Калебләребезне иман белән нурландыр», дип теләк теләргә өйрәтә идем, «Калеб нәрсә ул?» – ди. Җавап таба алмадым. Үзем аңлыйм, тик мәгънәсен аңлата алмыйм. Аңлатмалы сүзлектән дә карадым, ислам дине турында белешмә-сүзлектән дә эзләдем – җавап тапмадым. Ничек аңларга икән аны?

Галия апа,

Казан шәһәре

– Калеб – йөрәк, җан дигәнне аңлата. Аллаһ Тәгалә йөрәк турында сөйләгәндә Коръәндә дә нәкъ менә «калеб» сүзен кулланган. Йөрәк-калеб – тәнебездәге иң әһәмиятле әгъза. Адәм баласы калебе белән аңлый, кабул итә, тоя һәм сизә. «Күзләр сукыр түгел, күкрәктәге калебләр сукыр», – ди Аллаһ Үзенең китабында, – дип җавап бирде сезнең соравыгызга Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, «Кабан арты мәчете» имам хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

АКЧА САЛА АЛМЫЙМ

Менә инде берничә көн җәмәгать транспортында йөри торган картага акча сала алмыйм. Әллә ничә акча салу пунктына бардым, берсе дә эшләми. Бу ни хәл икән?

Зәмирә ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

3нче август көнне Вахитов судында «Транспорт картасы» компаниясеннән 145 млн сум акча урлау турындагы җинаять эше каралды. Нәкъ шушы Казанда 46 карта тулыландыру пунктының ябылуына сәбәпче булды да инде. Хәзер пассажирлар транспорт картасын «Ак барс банк» банкоматларында, почта һәм дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Транспорт картасы» сайтында тулыландыра ала.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии