Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТҮРӘЛӘР УЙЛАМЫЙ

Беркөнне радиодан җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованың чыгышын тыңладым. Әле дә аның сөйләгәннәрен уйлап, елап йөрим. Ул Бөек Ватан сугышы елларына алып кайтып килде. Мин 1943нче елгы, мин дә – сугыш чоры баласы. Кечкенәдән эшләдек. 5нче сыйныфта белем алганда, классташым абыйсы янында комбайнда ярдәмче булып эшләде. Бу бик авыр хезмәт. Хәзер бу хакта сөйләгән кеше дә юк, безне телгә дә алмыйлар. Ярдәм итү турында әйтмим дә инде. Түрәләр әз генә булса да ярдәм итү хакында уйлыймы икән соң? Бигрәк мыскыллыйлар бит! Артык стаж өчен дә акча бирелми, пенсияләр дә аз...

Резедә ВАФИНА,

Казан шәһәре

ЧҮПКӘ БАТАБЫЗ

Самосырово чүплеге турында белә идегезме? Менә шундый чүплек Арча районының Иске Муй авылында да бар хәзер. 2-3 ел инде күпер төбендә үк бер гектар чүп җыелып ята. Аны яндырырга да ярамый, алып та китмиләр, җыештырмыйлар да. Мин үзем бу авылга Казаннан кайтып йөрим. Елга буендагы күпер янына барган идем, аптырадым. Тагын бер елдан бу чүп ике гектар мәйданны биләр, мөгаен. Чүп турында уйлаучы да, аны күрүче дә юк. Баксаң, чүпне башка авылдан китереп ташлыйлар икән. Экологлар чакыртасы иде.

Җәүдәт абый,

Казан шәһәре

Сезнең сорау буенча Иске Муй авылы караган Сеҗе җирлеге башлыгы Рөстәм Вагыйз улы Хәмидуллинга шалтыраттык. Ул болай диде:

– Ул авыл халкы ташлаган чүпләр инде, законсыз чүплек түгел. Быел рекультивацияләнергә тиеш, программага кергән. Мин чүплекне бетерергә телим дип кенә, аңа ут төртә алмыйм, үз программасы бар. Өстәвенә, акчасы да кирәк. Чүплекне законлы рәвештә юк итү быелгы программага кергән, тиешле акчасы бүленеп бирелсә, чүплек юк ителәчәк.

КӨЗӘН ҖЫЕРА

Ике аягымны да, ике кулымны да көзән җыера. Моңа кадәр башка газета-журналларда бастырылган киңәшләрнең берсе дә булышмады. Бәлки, газета укучылары арасында минем кебек интеккән кеше бардыр. Ул берәр файдалы киңәше белән уртаклашмасмы икән? Аннары оныгымның тәненә кызамык кебек вак таплар чыкты. Йөрмәгән җире, кулланмаган даруы калмады – булышмый. Элек файдалы киңәшләр бирүчеләр бар иде, тагын табылмасмы?

Исемем редакция өчен генә,

Әлмәт шәһәре

СТАЖГА КЕРӘМЕ?

Мин 1953нче елгы. Яшьлегемдә колхозда чөгендердә эшләдем. Бу еллар стажга керәме икән?

Асия НӘБИУЛЛИНА,

Ютазы районы

Ютазы районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, колхозда чөгендердә эшләгән елларның «каникуляр» вакыты гына исәпкә алына. Бу – 1нче июльдән 30нчы августка кадәр булган аралык дигән сүз. Моның өчен колхоздан бу стажларны раслаган белешмә алырга кирәк. 9 ай өстәлгән очракта, пенсия азрак артырга мөмкин, ләкин аның күләмен социаль яклау бүлеге билгели.

МУЛЛА КУШКАН ИСЕМ

Урта яшьләрдәге ханым үзе белән булган вакыйганы искә төшергән иде: «Шулай бервакыт хезмәттәшем белән сөйләшеп киттем. Ул үзен Валентина дип таныштырды, ә мин Кадрия булам, дидем. «Сезнең исемне әйтүе нык авыр, Катя дип кенә дәшәрмен», – диде. Бу сүзләрдән соң аңа: «Сине дә Вәсилә дип атармын, миңа шулай җиңелрәк», – дидем. Танышым көлеп җибәрде һәм без үз исемнәребездә калырга булдык. Шулай 25 ел бергә эшләдек. Ул мине гел үз исемем белән Кадрия дип йөртте».

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ИКМӘККӘ – РӘХМӘТ

Безнең Кукмара районы ипи пешерүчеләргә бай. «Рамазан» икмәге, «Кукмор хлеб», «Адай», «Купка», Мөниров ипие пешә. Алар берсеннән-берсе тәмле икмәк белән райондашларын гына түгел, күрше-тирә районнарны да сыйлый. Аларның барысына да Кукмара халкы исеменнән зур рәхмәт!

Кукмара районы әби-апалары

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии