«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БҮЛӘК ЯСАДЫЛАР

Мин сугыш чоры ятиме. Җиңүнең 75 еллыгына безгә берәр төрле бүләк булырмы, дип өметләнгән идем, миңа бүләк хәзерләгәннәр икән – юл акчасын кистеләр. Пенсия фондына шалтыраткан идем, «Синең өең олы, өеңдә берүзең торасың», – диделәр. Имеш, шуңа түләнми. Сугыш чоры ятимнәрен хәтерләсеннәр иде. Безне болай тик торганда юл акчасыннан мәхрүм итүләре дөрес эшме соң? Шалтыратып әйтегез әле шуларга, сугыш чоры балаларын хакимияттәгеләр хәтерләми микәнни?!

Фәнис ХӘБИПОВ

Азнакай районы, Мәлбагыш авылы

Редакциядән: Фәнис абый, без шалтыратканнан гына юл акчагызны түли башламаслар шул. 2018нче елның 29нчы декабрендә «Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы законга үзгәрешләр кабул ителде һәм узган елның апрель аенда гамәлгә керде. Законда әйтелгәнчә, әгәр дә пенсионер БТИ да торак йорт яки фатирның төп милекче-хуҗасы булып рәсмиләштерелсә һәм бу йорт-фатирда теркәлүчеләр санына бәйсез рәвештә аңа туры килгән өлеше 40 квадрат метрдан артса, ул юл акчасына хокукын югалта. Әгәр дә йорт-фатирда пенсионер үзе генә яшәсә һәм бу торакның гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артык булса, бу очракта да юл акчасы түләнмәячәк. Бу хакта бик күп тапкырлар яздык инде. Сезнең йортыгызның мәйданы зурдыр.

ТАЛЫЙЛАР!

Февраль аена коммуналь түләү өчен кәгазь китерделәр. Элек гел 5800 түләп килә идем, бу юлы 7300 сум түләргә тиешмен, дип язганнар! Тышта ай буе диярлек плюс ике, плюс өч градус температура торды, ә айлык түләүгә карасаң, зәмһәрир суык кыш килгән, диярсең. Ачудан шартлый яздым! Моңа канәгать булмыйча, торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә бардым. Минәйтәм, 32 ел буе шушы фатирда яшәп беркайчан да бу сумманы түләгәнем булмады, ялгыш язгансыз! Башта бәхәсләшеп маташканнар иде, ачыклый торгач, чынлап та гаепләрен таныдылар, мең ярымга арттырып түләү кәгазе җибәргәннәр. Бу кешене талау, урлау, моны миңа оста итеп кенә сылап куймакчы булганнар. Башкалар да игътибарлы булсын!

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Казан шәһәре

БЕЗ ЭТЛӘРДӘН КИММЕНИ?

Сугыш чоры балаларының игътибарсыз калулары турында күп яздылар инде «Безнең гәҗит»кә. Әйе, килешәм. Башка төбәкләрдә тапсалар да, Татарстанда аларга акча таба алмыйлар. Тапмаслар да шул, кайбер түрәләребез миллионнар үзләштереп ята бит. Депутатларның да берсе дә кәлҗемә белән кычыткан ашаган кешеләр түгел. Әле күптән түгел, урамда кешеләрне талап йөри торган сукбай этләргә приют ачу өчен бюджет акчаларыннан 56 миллион сум акча бүлеп биргәннәр, диделәр. Адәм баласына караганда, бездә этләр кадерлерәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Айгөл ЗАКИРОВА: Мөҗәһидан абый, сез хаклы, әмма бу миллионнар урам эт-мәчеләренә приют салдыру өчен түгел, аларны аулау өчен бүленеп бирелә. Акчалар быел өчен генә түгел, 2020-2022нче еллар өчен каралган. Ауланган эт һәм песиләрне приютка җибәреп, 21 көн тотачаклар, стерилизация ясаячаклар һәм яки кабат урамга чыгарып җибәрәчәкләр, яки яңа хуҗа табачаклар. Ауланган хайваннарны атып үтерү хәзер алар бары тик дәвалап булмаслык чир белән авырган очракта гына рөхсәт ителә. Бу шактый чыгымлы эшләр, шуңа күрә миллионнар бүленеп бирелүенә аптырамагыз. Әйе, сугыш чоры балаларына игътибарсыз калуларын без дә хупламыйбыз, ләкин урам хайваннарына карата да игътибар кирәк. Әгәр дә аларны ауламасалар, бу беренче чиратта йортсыз хайваннарның үрчүенә, этләрнең кешеләргә ташлануына китерә. Аннан соң, аларга да игътибар кирәк, алар да җан ияләре бит. Без кече дусларыбыз өчен киткән ул миллионнарны күпсенмик, бер эш эшләми симергән, килде-китте сүз сөйләп утырган депутатларга исраф булган миллионнар күпкә кызганыч…

ТОРТ САТЫП АЛЫР ИДЕМ…

Мин дә сугыш чоры баласы: әнигә 6 бала калдык, әти сугышта үлде. Әнигә дә җиңел булмагандыр – караңгыдан караңгыга кадәр колхоз эшендә булды, әтинең хәбәрсез югалды, дигән хәбәре генә килде. Әни бакыйлыкка күчкәнче әтине көтте, тик ул кайтмады. Әтиләре сугыштан кайтканнар барыбер тормышларын җиңелрәк сөйрәде. Ә без һаман шул «уфалла» арбасын тарттык. Әле дә безне искә алучы юк. Безнең әти сугышта кунакка киткән җиреннән генә югалмаган бит, җиңүдә аның да өлеше кергәндер. Җиңү көненә багышлап, 500 сум булса да акча бирсәләр, «Бу бабагызның сезгә күчтәнәче», – дип, бер торт алып булса да, оныкларны сыйлар идек.

Флүрә МАКСУДОВА

Азнакай районы, Урманай авылы

БЕЗНЕ НИК КИМСЕТӘЛӘР?

«Безнең гәҗит»нең 26нчы февраль санында «Милләт үзе исән калырга теләсә, аны беркем юкка чыгара алмый!» дигән язма чыкты. Моны укыгач көләсе дә елыйсы да килде. Монда татарның киләчәге белән кызыксынган, зур белгечләр җыелган, болар кайберләре «гәҗит укырга кирәк», ди, кайберләре «тиешле урыннарга язарга», ди. Ә бит бернинди статусың булмаса, гәҗит укып кына милләтне саклап булмый. Бала-чагаларны шул кадәр кимсеттеләр, урыс балалары үзләренең ана телендә укып белем ала, үз ана телендә имтиханын бирә. Ә безнең балалар? Заманында элеккеге мәгариф министрыбыз Энгель Фәттахов Мәскәүгә бу мәсьәлә буенча 4 тапкыр барды. Аннан көлделәр генә. Нинди милли горурлык булсын ди шулай булгач татар балаларында? Без бит Татарстанда, үз җиребездә яшибез. Без бит оккупант та, килгән килмешәк тә түгел. Шулай булса да, безне нык кимсетәләр. Моны балалар да сизеп тора бит. Шуңа татарча юньләп укымыйлар да.

Рәис КАМАЛИЕВ

Әгерҗе районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии