УЧАСТКОВЫЙЛАР КУРКАК?

УЧАСТКОВЫЙЛАР КУРКАК?

Эшебезгә күрә еш кына (элек ) белән кулга-кул тотынышып эшләргә туры килә. Эчке эшләр министрлыгында да еш “кунак” без. Узган 2010 ел әлеге министрлыкта Халык ышанычын яулау елы буларак игълан ителгәч, хокук саклау органнарының мактауга лаек эшләрен даими күреп тордык. Күргән әйберне газетага яза торган гадәт тә бар бит әле. Мактарлык эше бар икән, нишләп күз йомарга, ди, шулаймы? Әле кайберәүләрнең шалтыратып: “Милицияне мактаганны халык яратмый, хурлаганны гына ярата, язылучыларыгызны югалтып бетерәсез бит”, – дип, җылы киңәш бирүен дә хәтерлим.

Мактап ияләнгән эз буенча атлаганда, районы участковыйларын искә аласым килә. Ул районга командировкага йөрү – үзе бер куаныч. районында кайсы участковыйга мөрәҗәгать итсәң дә, комментарий да бирә, журналистка булдыра алганча ярдәм дә итә. Саба, , Чүпрәле, Балтач районы хокук саклау органы вәкилләре дә вакланып тормый дип беләм. Рәхмәт аларга! Менә шундый аерым-аерым хезмәттәшлек вакытында кемнең ничек эшләве күренә дә инде.

Күргәннәр арасында иң зур тәэсир калдырганы районы участковыйлары булды. Узган санда басылган “Анага дошман… баласы” язмасын әзерләгәндә әлеге район үзәген аркылыга-буйга гиздек. Әнисе тарафыннан йорттан куып чыгарылган Гөлнур, тынгысыз Әхмәтовлар гаиләсе турында язасы булгач, әлбәттә инде, участковыйга кереп, бер-ике җөмлә аңлатма алып чыкмыйча да булмый. Җитмәсә, участковый Ишимов гаиләдәге ыгы-зыгы вакытында бик актив катнашкан, Диләрә Әхмәтованы судка да биргән, кыскасы, бу эш белән яхшы таныш. Социаль иминият, Халыкны эш белән тәэмин итү идарәләрендә булганнан соң, кабат участковыйның эш бүлмәсе ишеген шакыдым. Чөнки төшкә кадәр анда бер тапкыр булып, теләгән кешене күреп сөйләшә алмаган идем. Ишекнең ябык булуын күргәч, бәлки, төштән соң килерләр дигән өмет белән кире борылдым ул чакта. Әмма бу юлы да өметләр акланмады – моңа кадәр булмаган участковыйның төштән соң да килергә исәбе юк иде кебек.

Ишектә күрсәтелгән телефон номерларын җыеп, инде шулай гына сөйләшимме дисәм… Миңа кирәк булган Юрий Ишимов үзенең Казанда булуын хәбәр итте. “Мин барыбер сезгә бер сүз дә әйтә алмас идем, өлкән участковыйдан рөхсәт алмыйча”, – диде ул. Өлкән дигәненә дә шалтыраттым, анысы исә: “Мин больничныйда. Ләкин сезгә комментарий бирә алмас идем, чөнки аның өчен участковыйларның җитәкчесе Фәнис Хөсәеновтан рөхсәт аласы”, – дип җавап бирде. Ташлыйсы да кайтып китәсе бит инде шул минутта. Юк, участковыйларның начальнигына бардым. Ә аның төшке аш вакыты ике сәгать булып чыкты. Көттем. 12дән башлап икегә кадәр. Күп эшлидер, арыйдыр, мин әйтәм, борчымыйм. Юкса аның телефон номерын да урамда бер милиция хезмәткәреннән алган идем инде. Төштән соң, ниһаять, Фәнис Хөсәенов белән күрештем бит. Ләкин ул болай диде: “Мин сезгә комментарий бирә алмыйм шул, аның өчен районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесеннән рөхсәт алырга кирәк!”

Ул бүлек начальнигы белән таныш инде мин. 2009 елда Питрәчкә эшем төшеп, ике күрше арасындагы низагны чишеп йөргәндә, нәкъ шундый ук хәл булып, эт-эткә, эт-койрыкка тарихы баштан кичкән иде. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенә дә шул чакта кердем. Шуннан бирле, ике ел эчендә, байтак реформалар да кичте бугай инде бу милиция-полиция системасы. Ә Питрәчтә һаман бер урында таптаналар икән. Мондагылар җитәкче рөхсәтеннән башка авыз ачып ике җөмлә әйтергә курка. Бәлки, алда булачак кыскартулардан шулай калтырап торалардыр? Ялгыш сүз ычкындырсаң яки күп сөйләшүең белән танылсаң, эштән иң беренче куылу ихтималы да юк түгел бит.

Хәзер, бәлки, ул начальниктан аңлатма алу өчен дә Казаннан ук язмача рөхсәт кәгазе алып киләседер дип уйладым да… кайттым да киттем. Андагы “зур кешегә” кереп тормыйча, туп-туры эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итүдән дә нәтиҗәлерәк эш булмас, мөгаен.

Хөрмәтле Әсгать Сәфәров! Яңа реформаларны зур ышаныч баглап көтеп алдык алуын, ләкин нәтиҗәсе булмауга гына күңел әрни. Менә, мәсәлән, Питрәч районында бик куркак участковыйлар эшли. Дөресен генә әйткәндә, үземне куркыныч кеше дип тә уйламыйм. Буем да кечкенә, каратэга да йөрмәдем. Көзгедә дә алай ук куркыныч күренмим кебек. Шулай да миннән курыкты алар. Юкса полиция кебек яңгыравык исем астында андый куркак кешеләр эшләргә дә тиеш түгел кебек. Балалар бакчасында ук: “Батыр, акыллы кешеләр генә милициядә эшли ала”, – дип өйрәтәләр. Ә чынлыкта… Бәлки, Питрәчтә участковыйлар шулай куркып торганга, Әхмәтовлар гаиләсендәге ыгы-зыгы, сугыш-талаш, кыйнау-кыйналу, йорттан куып чыгарулар, балаларның кыерсытылып яшәве һаман хәл ителмидер дә? Булачак кыскартулар вакытында андый куркак участковыйларны иң беренчеләрдән булып эштән азат итсәгез иде, чөнки ил-көн тынычлыгын аларга ышанып тапшыру акыллы күренеш түгел. Ә бәлки, Питрәч участковыйларын куркытып яшәтүче җитәкчене генә алыштыру да җитәдер?! Ике ел дәвамында һаман бер урында таптанучы Питрәчтә, бәлки, башка бер кеше тәртип урнаштыра алыр?

Эльвира ФАТЫЙХОВА

  УЧАСТКОВЫЙЛАР КУРКАК?, 4.4 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии