Гәҗит үз иясен тапсын иде…

Гәҗит үз иясен тапсын иде…

Яраткан гәҗитем килми калса, эзли торган гадәтем бар минем, ерактан эзләмим, үзебезнең почта бүлекчәсенә генә барып табып алам. Шулай да быел икенче санын бирмәделәр… Аның каравы, өченче саны ике булды миндә. Бу безнең адрес буенча эшләүче почта хезмәткәренең үз эшенә салкын каравы белән бәйледер дип уйлыйм. Чөнки, гәҗитемнең өченче санын югалганчы дип барып алган идем, атна азагында тагын бер гәҗит китергән миңа, шушы ук өченче саны.

Чәршәмбе килгән гәҗитне атна азагында гына китерә ул безгә. Әллә икенче санын китермәгәнгә куйган, әллә ялгышкан дияр идем… Юк шул, алай уйлавым дөреслеккә чыкмас, чөнки бу китергән гәҗитне мин яллардан соң илтеп биргән идем, миңа кеше гәҗите кирәкми, иясенә тапшырыгыз, дип бирсәм дә, бу атна азагында дүртенче саны белән, тагын шул ук өченче санын куйган почта әрҗәсенә. Ярый, яллардан соң тагын кертермен дип уйлаган идем дә, бу гәҗит шулай юкка чыгар, яраткан гәҗитемә язып, бергәләп эзлик әле иясен, табылмый калмас, дип уйладым.

Алабуга шәһәренең дүртенче мәхәлләсендә яшәүче гәҗит укучыбыз, бу юлларны укысагыз, гәҗитебезнең өченче санын алмагансыз икән, миннән килеп алырга була, сезнең гәҗит миндә саклана. Элемтә өчен телефон номерым: 89872710815.

Форсаттан файдаланып, яраткан гәҗитемә дә рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Безнең гәҗитне 2003нче елдан бирле алдырам, минем өчен киңәшчем дә, сердәшчем дә ул. Нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсәм дә, гел уңай җаваплар гына ишетәм «Безнең гәҗит»тән. Күптән түгел, гәҗитне укучы дусларым белән телефон аша да аралашып алдым, борчыган сорауларыма җавап таптым. Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә, «Безнең гәҗит»челәр, шулай ук рәхмәтләрем минем белән элемтәгә чыгучы дусларга. Айгөлгә аеруча рәхмәтлемен. Эшегездә уңышлар телим. Гәҗитебез озын гомерле булып, туганлык дуслык җепләре тагын да ныгысын дигән теләктә калам, исәнлек саулык телим.

Зур ихтирам белән, Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА

Алабуга шәһәре

Комментарии