Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАР ИКӘНЕҢНЕ ОНЫТМА!

Казан ханлыгын басып алганнан бирле даими рәвештә татарны сан ягыннан киметергә тырышалар. Физик яктан юк итү, туган җирләреннән куу, чукындыру, дисеңме – барысы да татарга карата сәясәтнең чагылышы. Бүген дә татар халкының санын киметү сәясәте алып барылуга карамастан, татарлыгыбызны саклыйк, җәмәгать. Апрель аенда булачак халык санын алуда уяу булыйк! Милләттәшләребез татарлыгы белән горурлансын, татар икәнлеген акылы белән расласын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ДӘҮЛӘТ ЯМАНЛЫККА ЭТӘРӘ

Сүз башым ялгыз аналар турында. Җәмгыятьтә мондый сүз, гомумән, булырга тиеш түгел. Әгәр дә бала дөньяга килгән икән, аның әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Ул рәсми рәвештә теркәлергә бурычлы. Аны әтисе, әнисе үстерергә, тәрбияләргә тиеш. Хәзер «гражданлык никахы» дигән булып махсус рәвештә язылышмыйлар, ягъни акча алу өчен. Язылышмагач, дәүләт акча түли. Менә шул кануны белән дәүләт яшьләрне үзе үк зина кылырга этәрә түгелме? Ул балаларның әтиләре бар бит, дәүләт түгел, алар түләсен. Хөкүмәтне алдау бу, җинаять! Безнең илебездә зина зур гөнаһлардан санала. Депутатларга да әйтәсе сүзем бар: сезнең бәрәңге бакчагыз бар, җирегез бар дип, 500 сум юл акчасын бирми ятканчы, шуны карагыз.

Әхәт САБИРОВ,

Казан шәһәре

ФӘҮЗИЯГӘ БИРЕГЕЗ!

Телевизордан да, авылда сөйләшкәндә дә күпләр Алабуга шәһәрен Елабуга ди. Нинди шәһәр соң ул? Картада Алабуга гына бар дип беләм. Аннары бер фикерем бар. Менә Тукай бүләгенә тәкъдим ителгәннәрнең исемлеге төзелде. Моның белән бер генә дә килешмим. Татар җанлы, татар сүзле, дип сөйлибез. Ник ул бүләкне милләтебез өчен күп көчен куйган Фәүзия Бәйрәмовага бирмиләр. Мин аны тәкъдим итәр идем.

Тәүфикъ СӘГЪДИЕВ,

Буа районы

РЕДАКЦИЯДӘН: Алабуганы русчалаштырып, Елабуга дип йөртәләр. Картада да Алабуга Елабуга дип билгеләнгән. Шәһәрнең исемен һәркем үзенчә аңлата. «Исәнме, Алабуга!» китабында: «Елабуга – рус сүзе түгел… Тойма елгасы артындагы зур күл шундый исемгә ия», – дип язылган. В. А. Никоновның «Кыскача топонимик сүзлеге»ндә шәһәр исеме кала аркылы үткән Ела инеше һәм шәһәр читендәге Буга күлләреннән алынган, дип язылган. Тик артык катлауландырып, руслаштырырга тырышучылар хәзерге көндә җитәрлек.

ТАРИХ ХӘТЕРЛИ

Мин 1989нчы елдан бирле Бөтентатар иҗтимагый үзәге әгъзасы, Әгерҗедә яшим. Һәр елны ул уздырган корылтайларда, пленумнарда делегат буларак катнаштым. Бу оешмада үземә зур үрнәк булырлык фикердәшләр таптым. Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Хәкимов, Айдар Хәлим, Фәндәс Сафиуллин, Нәҗибә Сафина һәм башка күпләр. Без туганнар кебек, алар да мине белә. Үзем ярты гасырга якын яшь буынга туган телебезне укыттым, шуның 25 елын Әгерҗедән Удмуртия башкаласы Ижауга йөреп эшләдем. Удмуртия ТИҮнең президенты Мәсгуд ага Гаратуев Удмурт дәүләт университетында һәм педагогия көллиятендә татар бүлекләре ачкач, укытуымны сорап Ижауга чакырды. Ул студентларның милли үзаңын формалаштыруга да зур игътибар бирде. Без 200гә якын милли кадрлар, укытучы, тәрбиячеләр әзерләп чыгардык. Миңа ТИҮнең Татарстанда да, башка регионнарда да татарлар белән эшләве яхшы таныш. Удмуртиядә бүген дә ТИҮ үз эшен дәвам итә. Мин бүген аның соравы буенча Үзәк мәчеттә татар теле дәресләре алып барам. Экстремист буларак бер нәрсә дә эшләмәдек. Башка милләтләр белән дә дус, тату яшәдек. Альберт Разин үзен яндыргач, иң беренче булып кайгыны уртаклашырга, кырыгын, елын уздырганда да Казаннан делегатлар килде. Аларны удмурт оешмалары җылы итеп кабул итте, зурлап озатты. Бу чарада руслар да, татарлар да, удмуртлар һәм башкалар да катнашты. Глобальләштерү барыбызга да кагыла, һәр милләткә үз теле, үз дине, үз халкы якын һәм кадерле. Мин үзем ТИҮне экстремизмда гаепләүләренә ихластан кайгырам. Бу бит Марат абый Мөлековтан башлап, бүгенге җитәкче Фәрит Зәкиевка да олы гаепләү акты дип исәплим. Милләтебез өчен гомерләрен дә кызганмаган, бөтен көчләрен куйганнарны юкка чыгарырга җыенучылар, ТИҮне ябып куярга теләүчеләр киләчәк буын алдында үз гамәлләрен ничек аңлата алырлар икән? Тарих барысын да теркәп бара бит.

Вәсилә ХӘКИМОВА,

Әгерҗе районы

КАЛЕНДАРЬ КИРӘК

Элек «Юлдаш календаре» дигән календарь чыга иде, быел юк. Шуны 110 сумга сатып ала торган идек. Иң кирәкле әйбер бит ул. Быел чыкканмы икән ул, безнең район кибетләрендә юк.

Илдус абыегыз,

Түбән Кама районы

Сезнең соравыгызны «Юлдаш» газетасы редакциясенә җиткердек һәм мондый җавап алдык:

– Календарь чыкты. Кызганычка каршы, быел язылучылар да, сатып алучылар да күп булды. Календарьны сатып бетердек, берәү генә дә калмады. 2022нче елга календарь эшли башладык. Анысы июнь айларында чыгачак.

ҮРНӘК АЛЫЙК

Чаллының регпалатасы җитәкчесенә рәхмәтләремне ирештереп, башка җитәкчеләр дә аннан үрнәк алсын иде дим. Күптән түгел улым шунда эшкә керде. Кабинетта берничә кеше эшлиләр, анда намаз уку мөмкинлеге юк. Укыйм дигән кеше җаен таба инде, улымның бинадагы бер баскыч астына төшеп киткәнен күреп, аның нишләве белән кызыксынган җитәкчесе. Намазлык җәеп торган улым ахшам намазын укуын әйткән. Икенче көнне үк Радик Рөстәм улы болай булмый дип, сакчыларга буш кабинет ачкычын сораган вакытта биреп торырга кушкан. Хәзер ике егет иркен бүлмәдә намаз укый ала. Радик Рөстәм улының күптән түгел әнисе вафат булганын ишеткән идем, исемен белмим. Егетләр укыган һәр намаздан мәрхүмәнең рухына дога саваплары ирештерсә иде Раббыбыз, дип телим.

Наилә ГАНИЕВА,

Чаллы шәһәре

КЕМ АКЧАСЫНА?

Багана башындагы утларны карау, юлларны кардан чистарту өчен безнең районга акча бюджеттан бүленеп биреләме икән? Алайса һаман халыктан җыелган үзара салым акчасына эшләнелә, диләр.

Исемем редакция өчен генә,

Баулы районы

Сезнең сорауга Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гозаеров Ильяс Исмәгыйль улы җавап бирде:

– Ел саен Баулы шәһәре һәм авыл җирлекләре бюджетында урамнарны яктыртуга һәм кышкы чорда юлларны чистартуга акча карала. Моннан тыш, республика программаларын тормышка ашыру кысаларында ел саен торак пунктларда урам яктырткычларын диодлы лампаларга алыштыру һәм искергән электр линияләрен СИП типлы кабельгә алыштыру буенча эш алып барыла. Шуны да хәбәр итәбез: 2013нче елдан Татарстан республикасында гражданнарның үзара салым программасы тормышка ашырыла. Бу референдум уздыру юлы белән халыкка авыл ихтыяҗлары өчен өстәмә акча җыю мөмкинлеге бирә. Финанслашу максатыннан үзара салым буенча җыелган һәр сумга республика бюджетыннан өстәмә 4 сум бирелә.

ДӨРЕС ЭШЛИЛӘРМЕ?

Соравым газ турында иде. Газ тикшерүчеләре «техобслуживание» үткәрә бит. Шуңа өстәп, акча да түлибез әле. Бу хезмәткәрләр аш бүлмәсендә шырпы гына сызып карарга тиешме?

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, газ хезмәте хезмәткәрләре газ җиһазларын тикшерү буенча эшләр турында халыкка һәрвакыт алдан хәбәр итә. Еш кына бу подъездларга белдерүләр элү юлы белән башкарыла, ярты елга бер тапкыр тикшерүләр үткәрелә. Гади тел белән әйткәндә, техник хезмәт күрсәтүче газ торбаларының төзеклеген, аларның тоташкан, беркеткән урыннарын, газ җиһазларының ничек эшләвен, җилләтү каналының суыру көчен тикшерергә, буялган урыннарның сыйфатын карарга һәм сүндерү-яндыру җайланмаларын майларга тиеш.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии