Шешәләр – монда, кәгазьләр – тегендә, яки Казанлыларны чүп түгәргә өйрәтү хакында

Шешәләр – монда, кәгазьләр – тегендә, яки Казанлыларны чүп түгәргә өйрәтү хакында

Бүген кайсы гына шәһәр ишегалдына кермик, барысында да рәт-рәт чүп контейнерлары тезелеп киткән. Ләкин араларында башкаларыннан аерылып тора торган челтәрсымаклары да бар. Алары – пластик су шешәләре өчен генә. Янәшәдә тагын берәү – монысы фәкать кәгазь өчен. Ә тегесе… Озын сүзнең кыскасы, чүпне хәзер аерып салырга кирәк икән!

БЕР ЧҮП-ЧАРНЫ БИШКӘ БҮЛӘЕК…

Бу хәбәр Казанның Авиатөзелеш районы халкы өчен яңалык түгел, билгеле. Районның күп кенә ишегалларында чүпне аерым җыю өчен төрле контейнерлар бу елның 1нче августында ук урнаштырылды. Шуңа карамастан, бүген дә бу контейнерларның аерылуына исләре китмичә, чүпнең барысын бергә салучылар да, контейнердагы «Эшкәртелми торган чүпләр», «Эшкәртелә торган чүпләр» дигән язуларын уңнан да, сулдан да карап, барыбер шул бер чүп пакеты белән ташлап китүчеләр дә буа буарлык. Хәер, бүген заманча технологияләр алга киткән илдә яшибез бит, моның да үз җаен тапканнар: әнә, Декабристлар урамы, 100нче йорт читендәге чүп түгү контейнерлары янына видеокамера куйганнар. Моның чын булуы мөмкин түгел, бездә бөтен җиргә «Видеокамера төшерә» дигән язулар ябыштырырга гына булдыралар, чынлыкта камералары юк ич, монысы да шундый гынадыр, дигән уйлар килсә дә, бу «объект»ны тикшереп кайтырга булдык.

Декабристлар урамындагы әлеге йортны тапсак та, шул чүплекне эзли-эзли җан чыкты. Юкса, контейнерларны табу кыен түгелдер сыман иде. Баксаң, аның контейнерлары да, чүп чиләкләре дә юк икән. Теннис мәйданчыгын хәтерләткән, челтәр белән уратып алынган җир, ләкин бер стенасы кызыллы-аклы кирпечтән өелгән. Бу тирәдә яшәүчеләр бу чүплекне «акыллы чүплек» дип атый икән. Нәрсәсе акыллы дисезме? Кеше бирегә кергәч, чүпләрне бары тик аерып кына сала ала. Аның алдында бернинди контейнерлар да, савытлар да юк, бары тик стенадагы тишекләр генә. Тишекләрнең дә ниндие диген – мишеньнәр. Тирда автоматтан ата һәм балл җыя торган мишеньнәр! Ягъни кирпеч стенада чүпне салу өчен тишек тишелгән, ә аны мишень сурәте төшкән капкач белән каплаганнар. Шул мишень читенә матур итеп зур һәм кечкенә хәрефләр белән «Пластик», «Пыяла», «Кәгазь» һәм «Сортларга бүленми торган калдыклар» дип язылган. Сүзләре өч телдә бирелә. Татарча язылганнарының да хатасыз булуы мактауга лаек.

«ЭкоПрогресс» оешмасы тарафыннан уйлап табылган һәм эшләнелгән әлеге проект кызыклы, чөнки балалар өчен уйнарга менә дигән уенчык (без барында да бер малай су шешәсен төбәп атып китте), ә олылар өчен бу – артык мәшәкать.

– Матур һәм пөхтә итеп ясалган әлеге чүплеккә ияләнә алмадык. Иң башта бу йортта яшәгән һәркем дә балаларыбызга баскетбол мәйданчыгы төзиләр, ахрысы, дип шатланган иде. Юк, чүп мәйданчыгы икән, – ди, көлеп, шушы йортта яшәүче Алла ханым. – Дөресен генә әйткәндә, видеокамера бар дигән сүзләре генә күңелгә шом сала, шуңа күрә үзебезгә артык эш ясыйбыз – өйдә чүпне бер пакетка тутырыр урынга ике, кайчак өчкә җыябыз.

ЧҮБЕГЕЗ КҮП – МАШИНА БЕРӘҮ ГЕНӘ

«Яндекс» порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, күпләр чүп түгү контейнерларындагы язмаларга игътибар итмичә, чүпне ничек бар шулай ташласа да, берничә ай эчендә чүпне аерып ташлау 8 проценттан 15 процентка кадәр арткан. Алай ук аңламый торганнардан түгел шул казанлылар. Өстәвенә, видеокамера да төшереп торса, аңламас җиреңнән аңларсың… Чүпне дөрес ташламаган өчен дә кесәңнән акча чыгарып саласы килмәс шул. Хәер, бүген чыгармаса – иртәгә, иртәгә булмаса – Яңа елдан соң чыгарырга туры килмәгәе. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин бер интервьюсында киләсе елның гыйнварыннан чүпне машина белән түккән өчен төрле тариф бәяләре артачагын искәртеп киткән иде.

Бүген ташланган чүп иртәгә дә аунап ятмасын өчен, аны гел түгеп тору кирәклеге аңлашыла, билгеле. Ләкин шәһәрнең кайбер районнарында ул 2-3 көн буе яман ис чыгарып ятарга мөмкин. Ә менә чүпне тулысынча аера башлау белән мондый проблема чишеләчәк икән. Аерып салган һәр контейнер өчен чүп ташый торган бер үк машина берничә тапкыр киләчәк. Әйтик башта эшкәртелә торган чүпләрне алып китә, аннары – эшкәртелми торганнарын. Машина берәү генә – чүбе күп. Шуңа да машина өчен киткән чыгымнарны халыктан каплатмакчылар. Булыр да, бездә чиновниклар уйлаганны тормышка ашырмый калганнары юк әле.

Күп чүп җыйсаң – чүмәлә, диләр. Һәр чыгарып ташлаган чүпкә дә, чүпләрне төяп алып киткән машинага да акча түли башласак… Акча түгәсе килмичә, чүп җыеп, аннары аңа абынмас өчен, дүртаяклап йөрергә калмагаек…

Казанда чүпне икенчел кулланылышка кабул итү пунктлары:

  1. Юлиус Фучик урамы, 62
  2. Хөсәен Мәүлетов урамы, 9а
  3. Рихард Зорге урамы, 75
  4. Җиңү Проспекты, 48б
  5. Гадел Кутуй урамы, 160

Казанда чүпне тапшыру бәяләре:

Катыргы – килосы 5 сум;

Кәгазь (макулатура) – килосы 4 сум;

Пластик су шешәләре – килосы 10 сум;

Алюминий – килосы 35 сум;

Канистр – килосы 10 сум;

Полиэтилен торба – килосы 10 сум.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии