Майлы калҗаны дөрес бүлмисез

Ленар әфәнденең «Татарстанда кемнәр байый?» (12 сентябрь, 2012 ел) язмасын укыгач, уйга калдым.
Әйе, байыйлар, тик чиновниклар гына. Безнең кебек әбиләр, аз хезмәт хакына эшләүчеләр, очын-очка ялгап көн күрә. Әле бакча ширкәтләре эшләгәндә, халыкка бераз ярдәм була иде, өстәмә ризыклар ала идек. Хәзер алары да юк. Элеккеге җитәкчеләр, юктан баеп китеп, коттеджлар салды, аларга бакчаның кирәге калмады. Су торбаларын, су савытларын урлап, баз өрлекләренә кадәр «чәлдереп» сатып бетерделәр. Бакчачылыкның киләчәге булмаганлыктан, меңләгән бакча җирләре чүп эчендә калды, чөнки аны эшкәртүче юк. Район җитәкчеләре, әлбәттә, бу хәлне күреп торды. Тик аларның үз кайгысы кайгы. Гади халыкны ыштансыз калдырганчы таладылар да, Мәскәүгә таба үрмәләделәр.
Әйе, байлар байый! Ленар әфәнде Әлмәттә уртача хезмәт хакы 25264 сум дигән. Ул бу сумманы кайдан алып язды икән? Гади эшчеләрне күреп, алар белән сөйләшеп, күпме акча эшләгәннәрен күрдеме икән ул? Юктыр, күрсә язмас иде.
Карлы, бозлы яңгыр астында эшләгән нефть бораулаучылар да 13-17 мең сум хезмәт хакы ала, ә 20-25 меңне аларга елга бер генә түлиләр. Анысы да чиновниклардан арткан очракта гына әле. Ә шәфкать туташлары бөтенләй 5-9 меңгә эшләп йөри. Икътисад министрлыгына исә ялган мәгълүматлар тапшырыла, дөреслекне яшерәләр. Әгәр дә теләсә кайсы оешмада, бер айга түләнәсе хезмәт хакын җитәкчегә дә, гади эшчегә дә тигез итеп бүлсәләр, 25264 сум түгел, ә 70-80 мең чыгар иде.
Ленар әфәнде! Икенче юлы бу теманы күтәрсәгез, гади эшче 13-17 мең, ә җитәкчеләр 70-200 мең сум ала дип язу, дөресрәк булыр, минемчә.
Без үскәндә, әби безгә һәрвакыт ризык янында, өстәл янына утыргач, Бисмилләһи-рахман-ир-рахимны ешрак кабатларга куша иде. Шул вакытта гына ризыкның бәракәте була, дия иде. Әбиемнең сүзләрен хәзер дә истә тотам. Намазым саен күп итеп догалар укып, чиновниклар эчә торган коньякның 100граммын да сатып алырга җитмәгән пенсиябезгә куанып, илгә-көнгә тынычлык теләп яшим. Шулай да иптәш депутатларга, югарыдагыларга сүзем бар иде. Сезгә майлы калҗаны безнең буын әби-бабайлары инде биреп калдырды. Шул хезмәт куйган картларга, хәзерге буын эшчеләренә тиешле хезмәт хакы түләнсен иде! Чит ил банкларына акча күчереп, сез ул илләрне баетып кына ятасыз. Ул акчалар безнең илдә булса, бәлки, Русия халкы да яхшырак яшәр иде.
Әсма АХУНОВА.
Әлмәт шәһәре.

Комментарии