«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ӨЛКӘННӘРГӘ ИГЪТИБАР ЮК

Балык бистәсе районында 1нче октябрьдә өлкәннәр тагын игътибарсыз калды. Элек 5 тәңкәлек булса да бүләк бирәләр иде. Авыл советыннан кәҗәләргә компенсация була дигәннәр иде. Ул да юк. Ел саен алабыз. Быел булмый диләр. Кайбер кешеләргә мең ярым сумлык бүләк китерделәр. Без дә 40 ел эшләдек бит.

Равил абыегыз.

Файда урынына – зыян

Мин Хөсәенова Мөнирә Хәким кызы булам. 27 ел райпода эшләп пенсиягә чыктым. Яшьлектә комсомол путевкасы белән фермада эшләдем, ирем 55 яшьтә рак белән китеп барды. 5 бала үстердек. Күпне күрдек. Аллага шөкер, балаларым бик әйбәт. Бар нәрсәбез дә җитешле, мохтаҗлык кичермибез. Тик менә өлкәннәр көнендә игътибар булмады. Улым, әни нигә кирәк инде, ди. Безгә аның кәҗәсе түгел, мәзәге кадерле бит. Аздан гына да күңел була. Районга шалтыраткан идем, финанс юк, диделәр. Эшләгән дәверем күз алдыннан китми. Бүгенге президент Миннеханов бездә эшләгәндә районыбыз райпосы гөрләп тора иде. Шуны бетерделәр.

Арча шәһәренә кушып куйган Зур Бирәзә авылында яшим. Арчага кушуларының зыяннан башка файдасы булмады. Үзебез казыткан колонкага түләп ятабыз. Аның суы эчә торган түгел. 5–6 км читтәге чишмәләрдән су ташыйбыз. Ярый минем улым алып кайта, ялгыз карчыклар бар бит. Утка, газга түләү тарифлары шәһәргә күчкәч кыйммәтләнде. Урамда ут юк. Иртән 4тә торып халык Казанга эшкә китә. Бу пычракта урамнардан ничек чыгасы?! Авылда клуб та, мәчет тә юк.

ТАНЕЧКА ТҮГЕЛ ТӘНЗИЛӘ

Татар исемнәре турында газета-журнал битләрендә еш басыла. Соңгы елларда күпләрнең үз балаларына чын татар исемнәре бирүләре сөендерә. Урыс, Ауропа халыкларыннан кергән исемнәрне гадәттә катнаш никахтан туган балаларга кушалар. Күптән түгел миңа бер оешмада булырга туры килде. 40 яшьләр тирәсендәге Тәнзилә исемле татар хатынына бер хезмәттәшенең – Таня, икенчесенең Тәнзилюшкә, өченчесенең Танечка дип дәшүләрен ишетеп гаҗәпкә калдым. Тыңлап-тыңлап тордым да, нишләп сез Тәнзиләдән көләсез, аның исеме бик матур бит, үзе кебек, дигәч марҗалар уйга калды. Һәм бүгеннән башлап Тәнзилә дияргә, дип сүз куештылар. «Өлкән агайлар» татарның үз илендә исемнәребезгә кадәр үзләренчә үзгәртеп бетерделәр. Ник моңа без бер дә борчылмыйбыз икән?!

Сәгъдулла Шәйхулла–Әнәле

Казан шәһәре

И.Фәйзрахманов: миңа да гомеремдә, исемең урысча ничек була, дигән сорауларны еш ишетергә туры килә иде. Друг родины, дия идем. Аптырыйлар, мин исә тәрҗемәсе шулай дим. Ә синеке татарча ничек була, дим аннан. Армиядә әйтеп булмый дип, Игорь дип дәшмәкчеләр иде. Дәштермәдем. Илфат дигән сүзне дә әйтә алмаучы нинди черек авыз син, дия идем. Сәгъдулла абый хаклы күп нәрсәләр үзебездән дә тора. Милли үзаң һәм горурлык җитми.

ИР-ХАТЫН УРЫННАРЫН ЯЛГЫШТЫ

«Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә…» мәкаләсен (26 сентябрь 2018) укыдым да, җыеп куйдым. Бик дөрес язылган бит. Хәзерге балалар икенче төрле тәрбия алган шул. Үземнең балаларым мисалында да әйтәм. Улларымны миһербанлы, кешелекле итеп тәрбияләдек. Ә менә киленебез санламый. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә?! Тигезлек яшь вакытта түгел, картайгач бик кирәк икән ул. Ирләрне ир, гаилә башлыгы итеп тәрбияләргә кирәк, ә хатын-кызны гаилә учагын тергезүче, аны сүндермәүче әни, хатын итеп.

Исемемне күрсәтмәгез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: дөрестән дә бүген тәрбия мәсьәләсе аксый шул. Минем гел әйтә торган сүзем бар: бүген кызларга бай егет кирәк. Ул сувенерный матур да булсын, шул ук вакытта ишек төбендә аяк сөртеп керә торган чүпрәк тә… Әти-әниләре исән булып та, ятим үскән балалар үзләре әти-әни булгач, шулай ук ялгызлыкны хуп күрә. Ирләр ирләр урынында түгел, хатын-кызлар үз урыннарын белми. Ирләр арасында хатыннары тапканга риза булып утыручы хөрәсәннәр, ә хатыннар арасында баш бирмәс эгоистлар күп. Бүген әтиегез ни әйтер, әниегез белсә, дип тәрбияләү алымын белүчеләр күп микән?! Әтисенең, әниегез белсә, дигән сүзе, әнисенең киресенчә, әтиегез белсә, дип өркетүләре ул бит халык педагогикасыннан. Әтисе дә, әнисе дә баланың шуклыгын белми калмый, әмма кемдер белер, аңа читен булыр, дигән уй баланы дөрес юлдан тайпылмаска этәрә. Республикабызның премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бер очрашуда әйткәннәре исемдә: әти-әнием укытучылар иде, миңа үземне гел контрольдә тотарга кирәк булды, чөнки, бу миңа ярамый, дигәнне гел исемдә тоттым.

Мин үзем дә әтисез үстем, аны хәтерләмим, диярлек. Бик иртә авырып китеп барды. Әни өчен бик курка идем. Малайлар шуклана башласа, әнием исемә төшә, әнием белсә, аңа кыен булыр, дигән уй янымнан китми. Шул уй күп шуклыклардан читкә китәргә мәҗбүр итә иде.

Үзара хөрмәт булмаган өйдә киләчәк юк инде. Иманның ни икәнен белмәгән гаиләдә нур юк.

БОЛЬНИЦАДА ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ РӘХМӘТ

Мин Казандагы Ершов урамындагы махсус больницага барып йөрим. Энемнең улы авыру. Энем дә, хатыны да үлде. Шул 89нчы елгы инвалид бала миңа калды инде. Күршедә әнисенең әнисе – кодагый бар. Аңа 80 яшь. Энем анда яши. Үзе исән чакта оныгымны бирмим ди… Ашауны чикли белми. Гел кибеткә йөри. Энемне шул больницага 1 айга алып киләбез дә, тәртипләнеп кайта. Аны юындыралар, карыйлар, дәвалыйлар. Шул больницада эшләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә.

Чаллыда да бар андый больница. Тик анда юньле түгел. Казандагысы бик әйбәт. Авырулар бик күп, персонал барына да өлгерә. Үзләре бик итагатьлеләр, игътибарлылар. Чын игелекле кешеләр эшли Казандагы больницада. Мондый авырулар беркемгә кирәкми бит. Туганнары тарафыннан да юньләп каралмаган авырулар бар.

Хәзер законнары да катлаулы, больницаларга андый авыруларны да урнаштыру җиңел түгел.

Дөньялар үзгәрде шул. Әле казлар артыннан кукуруз басуына төшкән идем. Басу юлына канализация суын түккәннәр. Сасы. Янына килә торган түгел. Шул басуда үскән кукурузны маллар ашый. Кемнәр түккәнен дә белдем. Канализация түгәргә урын юк. .

Минзәлә районыннан Хуҗамәт авылыннан Нуридә апагыз.

ХӘЗРӘТЕБЕЗ ЯЗМЫШЫН БЕЛӘСЕ ИДЕ

Нурлат шәһәреннән Казанга балаларыма күчеп килдем. Ялгыз гомер итүләр кыенайды. «Безнең гәҗит»не монда да яздыра башладым. Баштарак ансыз бик күңелсез булды.

2007нче елда Сөйләйман хәзрәт белән хаҗда булдык. Группаның җитәкчесе иде ул. Хатыны да бар иде. Ай буе бергә булдык. Аның тавыш күтәргәнен дә ишетмәдем. Шул кадәр ипле әдәпле кеше дип шаккаткан идек. Шуның югалуына аптырыйм. Хөкүмәткә дә каршы булмады бит инде. Ни өчен шулай кинәт юкка чыкты икән?!

Рауза апагыз.

Сөләйман хәзрәтнең серле һәм аянычлы язмышы турында кызганычка каршы әлегә бернинди яңа хәбәр дә юк. Редакциябез бу теманы игътибар үзәгендә тота. Алга таба нинди яңалыклар булуы хакында хәбәр җиткерербез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии