Гомерләргә сөенеп яшәргә язсын иде әле

Без – дүрт туган кыз, авылда туып, эш белән чыныгып үстек. Әниләр бертуган булганга, сугыштан соң тол калган ике оя ятим балалары бер гаилә булып, бергә-бергә ярдәмләшеп яшәдек. Олы кыз Венера апа инде вафат. Биш баласы – биш шатлыгы, биш бәхете, биш байлыгы бар иде апамның. Үзеннән соң олы улы вафат булса да, оныклар тату-дус булып аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Биш баласы да авылда мул тормыш корып, икешәр катлы йортлар җиткерделәр, машиналар алдылар. Һәрберсе эшле-ашлы, зур йорт-җирләре бар, тәртиплеләр, дәрәҗәлеләр, Аллага шөкер!

Нурҗиһан апабыз әнисенә бердәнбер булса да, ул безнең арада ялгыз булмады. Авылда калып, җизни белән биш бала тәрбияләп үстерделәр, ике әнине дә тәрбияләп, хәер-догаларын алып калдылар. Аналарның хәер-догасы тормышларына ярдәм итә, шөкер!

Флёра апам Ташкентта яшәп, туган якка өч баласы, гаиләсе белән кайтып урнаштылар. Югары белемнәр алган кызлары үз эшләрен ачып, матур тормыш кордылар. Бүгенге көндә әти-әниләрен хөрмәтләп, кадерләп, игелекләрен кылып яшиләр. «Яшьлектә ничек яшәсәң, әҗере картлыкка кала», – дип белми генә әйтмәгәннәр шул.

Үзем 40 елга якын һөнәри училищеда укытып ялга чыккач, ялгыз калганнан соң фатир алып, Казанга балалар янына күчендем. Эшкә урнаша алуыма Клара Хөснетдин кызы Әүхәдиевага бурычлы, ун ел бергә эшләдек, дус-тату яшәдек, олы рәхмәтемне җиткерәм аңа. Балаларымның бәхетле, таза-сау яшәүләренә куанып яшим, үземнең бәхетле, тыныч, таза-сау булуыма шөкер итәм. Ай саен берничә спектакль, концерт, иҗади кичәләр, язучы-артистлар белән оештырылган очрашулар һәм башка чараларда катнашып, көннәрем актив тормышта үтә. Яшьтән ике әнине дә карап, тәрбияләп, хәер-догаларын алдым, Аллага шөкер!

Арча районында 40 ел профсоюз, партвзнослар түләп эшләсәм дә, 50 ел дәвамында җәйләр буе колхоз басуларында бушка борчак, печән чабып, көзләр буе карлы-яңгыр астында бушка бәрәңге чүпләп, бер санаторий күрә алмаган идем, Казанда ундүрт санаторийда дәваландым, берничә чит илдә булдым, Русиянең күп шәһәрләрендә, диңгез буйларында ял иттем. Менә быел да өч туган – өч кыз, юбилейларыбызны бергәләп санаторийда ял итеп, дәваланып үткәрдек.

«Нехама» шифаханәсе – яңа оешкан санаторий. Ул тернәкләндерү үзәге дә, кунакханәләр комплексы да икән. Яңа төзелгән бик матур, чиста бүлмәләр, ягымлы, тырыш хезмәткәрләре бик күп дәвалау ысуллары кулланалар. Ашханәдә бик тәмле итеп әзерлиләр, иртән шведча өстәлдә ниләр генә юк, җаның теләгәнне, файдалысын сайлап ашый аласың. Петровский бистәсе янында, урман эчендә урнашуы да бик уңайлы. Саф һава, түгәрәк күлдә аккошлар, үрдәкләр йөзә, зоопаркы да эшләп тора.

Менә шулай, яшьлектә намус белән эшләп, балалар үстерү әҗерен картлыкта күрәбез. Тормышның кадерен белеп, калган гомерне исәнлектә-саулыкта, балаларның исәнлеген, игелеген күреп яшәргә насыйп итсә иде әле тагын да.

Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Гомерләргә сөенеп яшәргә язсын иде әле, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии