- 09.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кукмара районы, Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гәрәева бер ел гына эшләвенә карамастан, авылда һәрдаим берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәреп тора. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар китапханәгә бик теләп йөри. Шулар белән төрле кичәләр, спорт уеннары оештыра, табигать кочагына ял итәргә чыгарга да иренми.
Менә тагын халык күңеленә үтеп керә торган чара – танылган композитор, якташыбыз, Татарстанның һәм Русиянең сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе, Глинка исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фасил ага Әхмәтовка багышланган «Шушы яктан, шушы туфрактан ул…» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрде.
Китапханәчебез үзе дә Салтык-Ерыклы авылында туып үскән. Аның шулай итеп авылдашын зурлап, халыкка композиторның иҗаты, җырлары, тормыш юлы турындагы мавыктыргыч кичә үткәргәне өчен авылдашлары бик рәхмәтле.
Кичәдә Фасил аганың туганнары Миннәхмәт абый Зәкиев, Сания апа Низамова, Фатыйма апа Гарифуллина катнашты. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Авылыбызның үзешчән җырчылары Фасил Әхмәтовның җырларын башкарды, балалар өчен язылган җырларын китапханәгә йөрүче балалар җырлап, «Сөлге чигәм» җырына бию дә күрсәтте.
Күрше авылдан килгән егетебез Фазыл Гадиев баянда бик матур, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп композиторның музыкаль әсәрләренә тезмә тәкъдим итеп, кичәне тагы да бизәде.
Фасил Әхмәтовның тормыш юлын, иҗатын яктыртучы музейны оештыручы, Салтык-Ерыклы авылында туып үскән, күп еллар балаларга белем биргән укытучы Рүзия апа Гыйльфанова үз чыгышында кызыклы истәлекләр белән уртаклашты.
Авыл халкы үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручы мәдәният хезмәткәрләре – китапханәче Гөлүсә Гәрәевага, аңа зур ярдәм күрсәткән клуб мөдире Гөлшат Сәлаховага шундый кызыклы, тирән эчтәлекле, мавыктыргыч кичә әзерләгән өчен зур рәхмәтен белдерә.
Нурия ӘХМӘТОВА,
Кукмара районы
Комментарии