Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«Безнең гәҗит»нең 7нче санында (23нче февраль, 2022нче ел) «Хакимият халыкны ничек тынычландырыр?» дип исемләнгән мәкалә басылды. Анда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин бәяләрнең үсүен гыйнвар аенда көннәрнең суык булуы белән аңлатты, диелә. «Хөрмәтле» министр әфәнде, белеп торыгыз: гыйнвар аенда уртача һава температурасы -8-10 градус булды. 4нче гыйнварда – -17, 5нче гыйнвар иртәсендә -22 градус иде, көндез -16га калды. Болар – гыйнварның иң салкын көннәре. Ничек оялмыйча, президентка ялган сөйләп маташтыгыз? Ә президентыбыз шул әкиятне тыңлап, аны кабул итеп утыра. Нинди җәмгыятьтә яшәгәнебез шуннан бик ачык күренә инде. Шул ук санда басылган Әнис Зариповның «Күп сөйләргә кирәкми» дигән мөрәҗәгатенә дә фикерем бар. «Ислам дине кадәр безнең татарга зыян салган бер генә нәрсә дә юк. Халыкка – мәктәп, мөфтигә мәчет кирәк», – дип яза бу кеше. Ул катнаш никахларны да хуплап язгалады. Мондый кешеләрне үз гомеремдә күп күрдем. Дәүләтчелегебез таркалуга дин түгел, ә менә шундый кешеләр сәбәпче булган. Советлар союзында да мәчет манараларын кисеп, Коръән китапларын ягып йөрүче икейөзле кешеләр күп булган, хәзер дә бар икән.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

АВЫЛНЫ БЕЛМИЛӘР

24нче февральдә «Атна вакыйгалары»нда фокусчы Марат Сәлахов «Фокусчы белән фокус күрсәтүче бер түгел» дигән мәкалә басылды. 26 яшьлек егет ун елдан артык фокус күрсәтеп шаккаттыра, дип язганнар. Марат Сәлахов – Казанда билгеле фокусчы-иллюзионист, дип тә өстәгәннәр. Ун ел буена нишләп ул ни телевизордан күренмәде, ни радиодан ишетелмәде – бу бик гаҗәп. Мин үзем баянчы Гани Вәлиевне, җырчы Зифа Басыйрованы, фокусчы Хәй Мушинскийны беләм. Алар без үскәндә популяр иде. Менә алар чын артистлар иде. Алар турында сөйләгәнне тыңларга гына да күпме халык җыелыр иде авыл клубларына. Хәй Мушинский фокус күрсәткәндә шаклар катып торыр идек. Менә шул вакытлар сагындыра. Авылларның гөрләп торган вакытлары кире кайтмас инде, чөнки хәзер авылны белүче дә юк.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ӘНИЕҢ ТАТАР БУЛМАСА...

Күптән түгел дустымның вафатына бер ел тулды. Аңа багышлап хатыны Коръән ашы уздырды. Бу мәҗлескә мине дә чакырган иде. Чакыруны шатланып кабул иттем. Анда чакырылучылар арасында дәү әтисе, дәү әнисе белән Тимур исемле түбәтәйле малай да килгән иде. Шул балага берничә сорау бирдем. Мәктәптә 6нчы класста укый. Татарча яхшы белә, Коръән аятьләрен дә яттан әйтте. Аның әнисе урыс милләтеннән икән. Мәктәпкә барып, улы урыс теленә өстенлек бирелгән төркемдә укысын өчен гариза биргән, бу бала аптырашта калган. Татар төркемендә укыйсы килгән аның. Тик татар теле турында бәхәсләр тынмый. Бу татар баласының әнисе дә урыс тегермәненә су коя булып чыга түгелме соң?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ХУРЛЫК

Илдә әхлак өчен көрәш бара. Мин Украинаның Львов шәһәрендә өч ел хезмәт иттем. Безнең частьтә төрле милләт вәкилләре бар иде. Хезмәт иткән артиллериядә бары тик татарлар гына булды. Командирыбыз Прокофьев исемле кеше иде. Моңа да карамастан, ул татарлар белән бик дус булды, үзе дә татарча сөйләшә башлады. Менә шул частьтә бергә хезмәт иткән иптәшләрнең, кайчандыр дус һәм бердәм булып, бер тәлинкәдән аш ашаган халыкларның оныклары ут эчендә. Менә бу – хурлык. Моннан да түбәнрәк хурлык була алмый. Бу хәрби низагны идеологлар уйлап чыгарды. Дин әһелләре дә аптырата. Имеш, бу мәхшәрнең барысы да Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән эшләнә. Аллаһ язган, димәк, аңа буйсынырга кирәк. Менә шунысы коточкыч.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Соңгы арада редакция телефонына еш шалтырата башлаучылар исемлегенең беренче урынында Әнис абый тора. Һәр мөрәҗәгатендә, фикер-тәкъдимендә «дөрес» дин турында сөйли ул безгә. Гаепләп әйтүебез түгел, һәр кеше кабатланмас булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. «Безнең гәҗит»тә кеше фикерен аеру, цензуралау юк, ничек әйтелгән – шулай басабыз. Әнис абыйның сөйләгәннәре дә укучыларда «динне белмәгәннәр аңа тыкшынмасын иде» дигән фикер тудыра. Бу турыда әйтеп шалтыратучылар да булды. Нәкъ менә Әнис абыйның фикерләренә карата күп кенә кайтавазлар да алабыз. «Безнең гәҗит» дин сабакларын алып бармый дип күп яздык. Безнең аңа хакыбыз, гыйлемебез булмаган кебек, динне көчләп тагу дигән нәрсә дә юк бездә. Һичшиксез, Ислам дине тарихы – катлаулы мәсьәлә. Аның турында сөйләгәндә тарихчылар да сүзләрен ипләп кенә җиткерә. Төп максатыбыз – иманга юлны якынайту, кешедә кызыксындыру уяту, әмма кеше күңелендә Аллаһка карата нәфрәт уяту түгел. Шуны онытмасак иде.

КАРАРЛЫК ТҮГЕЛ

Без «ТНВ»дан «Манзара» тапшыруын бик яратып карыйбыз. Алып баручы Ландыш Хөсәеновага карап сокланабыз. Шуның кадәр тәртипле, әдәпле, тапшыруны бик матур алып бара. Татарча киенә. Әдилә Сәфәрованы да ошатабыз. Ә менә Луиза Закирова экран каршына фәкать үзен күрсәтү өчен генә чыга кебек. Килешсез утыра, кыска итәк кия, кирәксә-кирәкмәсә көлә. Татар хатын-кызларына хас булган тыйнаклык булсын иде. Шагыйрь Рәзил Вәлиев белән әңгәмә барышында бөтенләй дә кып-кыска күлмәктән утырды. Телевизорны күбрәк өлкәннәр карый хәзер, аларга карата хөрмәт булырга тиештер.

Сания апа,

Норлат районы

АЧУЫМ КИЛӘ

Сугыш чоры балалары турында сорыйм инде. Безнең әтиләрне сугышка алып киткәндә бернинди проект та корылмаган да, каралмаган да, ә хәзер ничә ел буе бер проектны кабул итә алмыйлар. Сугыштан кайткан кешеләргә 76 ел буе акчасын да түләп бардылар, фатирын да бирделәр бит, ә безнең ише җәфа чиккән балаларга юк. Ачу килә.

Сания апа,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии