Эзләтәм... таптырам... укыйм...

Эзләтәм... таптырам... укыйм...

Үзәгемә үтте дә соң бу гәҗит таратучының үз эшенә салкын карашы. Үзәк почта бүлегендә күпләр мине белә инде. Чөнки үз вакытында китерелмәгән гәҗитемне юллап алам мин. Язылмыйм дип калганым юк, барыбер язылам, эзләтәм, табып китертәм, укыйм. Киләсе елдан почтага кереп алышлы ясадым инде, тынычланыр барысы да...

Инде соңлап куелган гәҗиткә дә риза булгалаган чакларым булды. Яңа килгән гәҗиттән яңалыкларны уку белән соңлап килгән гәҗитнең аермасы бар шул... Шуңа күрә атна саен чәршәмбедә почта юлын таптый башладым әле. «Безнең гәҗит»нең 40нчы санын алырга дип пәнҗешәмбе кергән идем, гәҗит таратучы алып китте, китерер, диделәр... Шимбәгә кадәр көттем, юк бит гәҗитем, киттем тагын почтага. «Шалтыратыгыз үзенә, кайда минем гәҗитем?» – дим. Теләмичә генә шалтыраткач, куйган ул гәҗитегезне, дигән җавап бирделәр. Имеш, шул җавап мине канәгатьләндерә. Юк шул, тиз генә китмәдем: «Почта әрҗәсе әйбәт бикләнә, көн дә карап көтеп тордым, ләкин булмады гәҗит», – дим. Башка вакытта соң куелса да керми идем, бу юлы үземнең соравыма җавап киләсе иде. Узган чәршәмбедә шалтыратып сорау биргән идем. Җавабы нәкъ шушы санында. «Эзләсен, тапсын, китерсен»,– дигәч, бәлки килмәгәндер ул саны, диләр. «Ярый, үзәк почтага шалтыратып белешермен», – дидем. Килмәгән түгел, килгән, гәҗитем чәршәмбе көнендә үк бирелгән! Тик миңа гына юл тапмаган... Ә мин таптырдым, соң булса да, дүшәмбе көнендә почта әрҗәсенә куелган гәҗитемне алып укырга насыйп булды. Ә инде икенче атнадагы гәҗитем вакытында килде, Аллаһының рәхмәте.

Күз тиде бит әле... Тагын югалды гәҗитем, бармадым, көттем әле. Килде ул көн, сишәмбе көнне алып укырга ирештем. Чәршәмбе көнне яңа саны артыннан тагын киттем почтага. Гәҗит таратучы урында түгел иде, почта хезмәткәре табып алып килде. Шулай итеп, юллап көнендә алдым. Хәзер инде атна саен кергәләрмен дип, үземә максат куйдым. Гәҗит таратучының үз эшенә салкын карашы аркасында күпләр язылмыйбыз диләр. Ә мин язылам, эзләтәм, таптырам һәм укыячакмын. Яраткан гәҗитемнән аера алмас беркем дә, үлемнән кала...

Сорауларым булганда гел мөрәҗәгать итеп, гәҗитем аша тиз арада тулы, аңлаешлы җаваплар алам. Рәхмәтләрем чиксез сезгә, «Безнең гәҗит»челәр.

Яраткан гәҗитемә иң изге теләкләрем, берүк исән-имин булыгыз, илләр тыныч, күкләр аяз булсын. Кайгы җилләре исмәсен иде...

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: башбаштаклыкка юл куймаучы укучыбызга рәхмәт белдерәбез. Һәм аның гамәлләре башкаларга да үрнәк булсын иде. Ә без үз чиратыбызда бу язманы «Татарстан почтасы»на юллыйбыз һәм җавап таләп итәбез.

Комментарии