Нишләдең син, укытучы?

Нишләдең син, укытучы?

Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре узган атнада булса да, аларны олылаган язмалар редакциябездә байтак. Әле бәйрәмнең күптән түгел генә булуыннан файдаланып, бу санда да алар хакындагы күпсанлы язмаларның берничәсен тәкъдим итәбез.

– үзенең белемен, халык тәҗрибәсен бер буыннан икенче буынга күчерүче, зур рухи байлыкны, әдәби мирасны яшьләргә җиткерүче кеше. хезмәте мәңгелек. Ул һәркем өчен дә, олыгайса да, лаеклы ялга чыкса да, гел шул « апа» булып кала. һәр баланың күңелендә нинди орлыклар шытуын, уен, фикерен күрә белергә тиеш. Үзенең белемен, тәҗрибәсен әти-әниләргә дә аңлата, өйрәтә белүе зарур.

Үземнең эшләү дәверендә шуңа зур игътибар бирә идем: сыйныфтагы укучылар, бигрәк тә кызлар сыйныф җитәкчесенә охшарга тырыша һәм аннан үрнәк ала. Мин, мәсәлән, үзем дә мәктәп елларында укытучым Гөлсинә Гомәровнаның киенүенә, аның көнаралаш яңа костюмнан килүенә, килешле итеп бизәнүенә кызыга идем. Укытучы булырга хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты. Олы җанлы, зур тәҗрибәле, мөгаллимнәргә генә хас сыйфатларга ия булган, һәрвакытта да ярдәм кулын сузучы, бердәм Имәнкискә укытучылары янәшәсендә үземнең беренче гыйльми эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Мин, 21 яшьлек кыз, балаларның ата-аналарына барам. Мине шундый олы, зур кеше килгән кебек каршы алалар. Чәй эчәргә чакыралар. Мин ата-аналарны күргәч, кып-кызыл булам, нәрсә сөйләшергә белмим.

Иң авыр заманаларда да укытучы сынмады, сынатмады. Мәгариф системасы югалмады, үсте. Укытучы яшьме, картмы, үзенең дәрәҗәсен югалтмады, һәрвакыт хөрмәткә лаек булды. Хәзерге көндә нигә соң укытучылар ата-аналар, балалар алдында да, хәтта бер-берсенә карата да хөрмәт йөзен югалтты?Укытучылар, шәфкать туташлары гомер-гомергә авылда ата-аналарга, гомумән, барча халыкка үрнәк, зур кеше санала иде. Безгә 6-7 яшьләр чамасы, урамнан табиб апа килә. Без, балалар, табиб апаның уколыннан куркып, ишегалдына кереп качабыз. Капка тишегеннән Миңҗамал апаның ире белән көндез авыл уртасыннан култыклашып узуына, аның өстендәге ак блузкасына, тар итәгенә, артка үреп салган озын куе толымына сокланып карап калабыз.

Мәкмунә, Разия апалар көтү каршыларга менгәндә дә кофта, сарафан, аякларына чигелгән чүәк кияләр иде. Разия апага инде 90 яшьләр тирәсе. Ул минем күз алдында гел шул ап-ак кофталы, сарафанлы Разия апа булып тора. Үсә төшкәч тә, аягына галош кигән, трикодан йә таушалган халаттан урамда йөргән укытучыларны күрмәдем. Укытучы ул иң матур сөйләшүче, киенүче, чиста, пөхтә кеше булырга тиеш.

Бу елларда бер күренешкә юлыктым: август ае, укытучылар эштән кайтып килә, аякларында галош (урамда асфальтбулса да), футболка, трикодан, чәч-баш тузган. Күрдем дә гаҗәпкә калдым. Йә Раббым, шушы укытучыларга карап балалар нинди тәрбия алсын да, ничек хөрмәт итсеннәр? Укытучыга хөрмәт бетте, балалар белән эшләргә авыр, диләр. Юк, балалар шул ук балалар инде алар. Укытучы үз-үзенә хөрмәтне үзе югалтмыймы соң?

Сукыр һәм начар күрүче балалар интернатында эшләгән елларым. 6нчы сыйныфта татар теле дәресләрен бирделәр. Миңа кадәр 2 ир-егет укытучы 1әр ай эшләделәр, түзә алмадылар. Сыйныф бик авыр. Үзем дәрес аңлатам, үзем куркам. Бөтен сыйныфны кул астында тота торган бер кыз бар. Торып басты да бик озак кына миңа башымнан аягыма кадәр карап торды. «Катя, утыр, матурым», – дигәч, утырды. Тәнәфестә бу бала минем яныма килеп утырды да: «Гәүһәрия Борһановна, сезнең үзегезнең тырнакларыгызмы әллә ясалмамы?» – диде. «Үземнеке, Катя», – дим. «Сез шундый матур күлмәкләр кайдан аласыз?» – диде һәм башка сораулар бирә башлады.

Ел буе сыйныфта ник бер тавыш булсын, ник бер бала дәрескә әзерләнмичә килсен. Катя бөтен сыйныфны кулда тотты. Бер өлкән укытучы: «Син ул балаларны сихерләдеңме әллә? Тәнәфескә чыкмыйча, татар теле китабын укып утыралар. Нишләттең син аларны?» – ди. Укытучыны яратмасаң, хөрмәт итмәсәң, ул фәнне син берничек тә ярата да, үзләштерә дә алмыйсың.

Тагын үземнең Имәнкискәдә эшләгән елларыма кайтам. Биш бала анасы Руфия Хөрмәтовна, Миңсорур Хафизовна, Кәүсәрия Гаязовна, Минҗиһан Миргазовналар олы яшьтә булсалар да, мода буенча киенеп, тек-тек басып, үкчәле туфлиләрдән элдерәләр иде мәктәптә.

Әгәр язмам күңелләренә авыр булса, укытучылар мине гафу итсеннәр. Татар халкында шундый әйтем бар: «Киеменә карап каршы ал, сөйләменә карап озатып кал», диләр. Чәче прическа күрмәгән, аягыннан тапочка төшмәгән, чалбар киеп дәрес аңлаткан укытучыны кем генә хөрмәт итсен дә, аңа карап кайсы баланың укытучы һөнәрен сайларга күңеле ашкынсын. Минем уйлавымча, укытучы үз-үзенә хөрмәтне югалтты. Бәлки, бу укытучыларыбызның да төшенкелеккә бирелүедер. Җәмгыятебез дә укытучыны түбәнсетә. Авыл җирләрендә иң әшәке эшләр: урам чистарту, чүп-чар җыю, кышын түбәдән кар төшерү, мәктәптә ремонт ясау – бөтенесе дә укытучы өстенә йөкләнгән. Балалар бит барысын да күрә. Без укыган вакытта мәктәп түбәсеннән кар төшергән йә чүп-чар җыеп йөргән укытучыны күргәнебез булмады. Әллә ул вакытта түбәгә кар яумады микән?

Минем бу язмам белән укытучыларны рәнҗетәсем, түбәнсетәсем килми. Укытучы һөнәре бик авыр, барыгызны да хөрмәт итәм. Һәрвакытта да хөрмәткә лаеклы булып, югары үрләр яулап, озак еллар буе эшләгез!

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш.

 

Комментарии