- 08.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КАДЕРЛӘРЕН БЕЛИК!
Һаман да шул почта турында булыр сүзем. Авылларда почта бетә, почта начар эшли, дип чаң сугабыз. Газета-журналларны вакытында китермиләр дип, почта хезмәткәрләреннән зарланабыз. Сүз дә юк, акча түләп язылган газета һәм журналны вакытында укыйсы килә, әмма хат ташучыларның да хәленә керә беләбезме икән без? Анда эшләүче һәркем дә үз эшенә төкереп карамый бит. Мин үзем Арча районының бер кечкенә авылыннан. Безнең авыл бик зур түгел, булса – 60лап хуҗалыктыр. Үзенең почта таратучысы да бар, ләкин почта бүлекчәсе Арчада урнашкан. Мескен почтальоныбыз атнага өч көн үз җае белән район үзәгенә менә, почтаны ала, пенсияләрне ала. Аннары үз «хуты» белән авылга төшеп, почта тарата. Кайбер авылларда хат, газета сала торган тартмалар авыл башында ук урнашкан, бөтен кәгазьләрне дә, газета-журналларны да шунда гына салып калдыралар дип ишеткәнем бар. Бездә алай түгел: һәр кешегә аерым таратып йөри. Өстәвенә, кемнеңдер почта тартмасы бөтенләй юк. Андыйларның баскыч төбенә үк кертеп китә гәҗитне. Шуңа да иртән Арчага килеп җиткән гәҗит безнең өстәлләргә кич белән генә менеп кунаклый. Монда халыкның үз гаебе дә бардыр. Хат ташучының исеме дә хат сүзеннән алынган, аның төп вазыйфасы – хат ташу. Ә без алардан пенсияне алып килү, ут һәм газга акча җыю, барысын исәпләп бирүне таләп итәбез. Алар 5-6 мең сумга эшләп йөриләр, дип газеталарга күп язылды. Менә шул суммага эшләүчеләрнең бераз кадерен дә белсәк иде.
Бер апа,
Арча районы
КЫЙММӘТЛЕ БАЛ
Быелгы балдан авыз итеп караган идем. Тәмле. Ләкин кыйммәт. Элек өч литрлы балны 1500 сумга саталар иде, быел 2500 сорыйлар. Базарда, Казанда яки башка районнарда бал сатучылар юкмы икән? Алар да бәяне шулай күтәргәннәрме? Моның сәбәбе нидә – шул хакта язып чыга алмассызмы?
Рифкать бабагыз,
Яшел Үзән районы
Быел Татарстанда умартачылар балга бәяне арттырган, дип хәбәр итүче бер сез генә түгел, Рифкать абый. Бу хакта күптән түгел «Челнинские известия» дә язып чыкты. Сәбәбе – уңышның аз булуы диелгән анда. Спас ярминкәсенә килгән умартачылар сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел балның өчтән бер өлешен генә җыя алганнар икән. Алдагы саннарда бал сатучылар белән сөйләшеп, бәяләргә күзәтү ясап, бу хакта язып чыгарбыз.
БУШЛАЙ ДАРУ БИРЕЛӘМЕ?
Пенсионерларга бушлай дарулар бирелә, дип сөйлиләр иде элек. Хәзер андый ярдәм эшләми ахрысы? Даруханәләрдәге бәягә шаккатып йөрим. Безнең ише өлкән яшьтәгеләр дарусыз тора алмый, ә дару алса, ашарына алырга акчасы калмый...
Фәнзия МОРАДЫЙМОВА,
Казан шәһәре
Фәнзия апа, пенсионерларны дару белән бушлай тәэмин итү каралмаган, әмма медицина күрсәткечләре буенча кирәкле даруларга 50 процент ташлама ясала. Моның өчен пенсия күләме минималь булырга тиеш. Моны раслаучы документ белән, яшәү урыны буенча больницага мөрәҗәгать итәләр. Эшләвен дәвам иткән II төркем һәм III төркемдәге инвалидлар шулай ук дару бәясенең 50 процентын гына түләп алу мөмкинлегенә ия. Ә I төркем инвалидлар һәм эшләми торган II төркем инвалидлары түләүсез тәэмин ителергә тиеш.
Даруларны бушка алучылар исемлеге дә бар. Болар – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби бурычын үтәгәндә яки авырулардан соң һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм хатыннары; Ленинградта блокада вакытында яшәүчеләр һәм саклаучылар; концлагерьларда балигъ булмаган яшьтә тоткын булучылар; башка дәүләтләрдә булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары; СССР һәм РФ геройлары. Шулай ук ЧАЭС авариясендә зыян күргән яки башка атом-төш һәлакәтләре һәм сынаулар аркасында нурланыш авыруы алган затлар; Ерак Төньяктагы аз санлы халыклар өчен даруларны бушлай алу мөмкинлеге бар.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп
Комментарии