Тарихтан гыйбрәт аласы иде

Сәлам Украинадан! Сезгә күптәннән хат язарга җыенам инде. Мин Мамадыш районында туып үстем. Түбән Шүләнгер мәктәбендә ике класс, бер коридор тәмамлап чыктым.

Армиягә киткәнче авылда яшәп колхозда эшләдем. Армиядән кайтканда, авылларда «крепостьное право» хөкем сөрә иде, шуңа күрә Мурманск өлкәсенә киттем. Документларны тикшергәч, син авыл малае, авылыңа кайтып эшләргә тиеш, дип куып чыгардылар. Бик зур рәхмәт бергә хезмәт иткән малайга һәм әти-әниләренә. Алар ярдәме белән паспортлы булдым. Пенсиягә чыккач, гаиләм белән Украинага күчтем һәм шунда яшим.

Украинада яшәсәм дә, татарлар белән аралашам, Татарстандагы хәлләрне белеп торам, яхшыларына сөенәбез, яман хәбәрләр ишетсәк, көенәбез.

Татарстанда ун елдан артык инде керәшеннәр дигән яңа милләт тудырырга тырышалар. Без моңа бик аптырыйбыз.

Былтыр Ходай насыйп итеп Татарстанга кайтып килдем. Телевизордан чукынган татарларны күрсәттеләр. Аларны бик мактадылар, матур итеп киенгәннәр. Башларында кара эшләпә, өсләрендә кызыл күлмәк, кара камзул, кара чалбар, аякларында күн итек.

60нчы елларда җиккән атка арбага төялеп безнең авыл аркылы чегәннәр шулай киенеп уза иде. Беләсе иде, кем кайчан шундый униформа уйлап чыгарды икән чукынган татарларга?

20нче елларда социализмнан котылып Финляндиягә күчеп утырган татарлар татарча киенеп, татарча җырлап фестивальләрдә катнашалар. Ачлык елларда эш һәм ризык эзләп Донбассһәм Запорожье якларына киткән татарлар да концертларда катнашалар, татарча киенеп татарча җырлыйлар.

Чукынган татарлар бәйрәмен күрдем. Бәйрәм башланганда хәзрәт тә нидер сөйләде. Мин читтәрәк булгач, ни сөйләгәнен ишетмәдем, тик шуны аңладым, бу бәйрәм райондагы хәзрәтләргә бик ошый ахрысы.

Уналтынчы гасырда татарларны мәсхәрә итеп чукындырдылар. Хәзерге көндә безнең шәһәр һәм район түрәләре татарларны бүлгәлиләр. «Булдырды урыс» дип, республика киңлегендә үрле-кырлы сикерә-сикерә, шушы бәйрәмнәрен уздыралар.

Явыз Иван патша чукынган татарларның ата-бабаларын бик нык куркыткан ахрысы, һаман да урыстан куркып торалар. Ата-бабалар тарихын онытырга ярамый, үз туфрагына төкергән халыкның киләчәге булмас, дигәннәр борынгылар.

Мин кечкенә чакта яшеннән бик курка идем. Мәрхүм карт әбием башымнан сыйпап дога укый да, минем күңелләрем тынычлана иде.

Югарыда утыручы хәзрәтләргә дә мөрәҗәгать итәм!

Әйдәгез, чукынган татарларга өшкереп дога укыйк. Өшкергәндә хәзрәт янына барлык түрәләрне дә бастырып куярга кирәк дип уйлыйм. Чөнки аларның хәтерләре бик нык саеккан. Бәлки өшкергәч, хәтерләре яхшырып китеп, исләренә төшәр. Ничек итеп урыс илбасарлары Казанны басып алып, халыкны кылыч белән турап канга батырганны.

Без, татарлар, туган җиребезне саклап калган батырларга истәлек итеп таш та куймадык.

20нче елларда социализм дигән сүзгә ышанып, Итил һәм Урал буйлап татарларны бер ил итеп җыярга тырышкан якташларны НКВД вәхшиләре шпионлыкта гаепләп җәзалап үтерде. Аларны без милләт герое итеп санарга тиешбез.

Кайбер вакыйгаларны чагыштырып үтәм.

Кронштатта матрослар авыл халкын талаганга каршылык белдереп, баш күтәрделәр. Восстаниене басканнан соң Тухачевский строй алдында һәр бишенче матросны баш артына наган терәп аткан.

Германия вәхшиләре дә басып алынган халыкны буйсынмаган өчен, Русия вәхшиләредәй, һәр бишенчесен яки унынчысын аттылар.

1944нче елда Германия гаскәрләре чигенгәндә кулга алынган Совет солдатларын баржага төяп Балтыйк диңгезенә тереләй батырдылар. Шушы елны Кырым татарларын туган җирләреннән сөргәч, Арбат авылында балыкчы авылы онытылып калган. Аларны НКВД вәхшиләре баржага төяп Кара диңгезгә батырганнар.

Германия илбасарлары үзе басып алган җирләрдәге халыкны партизаннарга булышкан өчен тереләй сарайларга ябып яндырган.

Кавказ халкын сөргәндә строй белән бара алмаган карт-карчыкларны ат сараена ябып яндырганнар.

Шулай булгач Германия Социалистлары белән Русия социалистлары арасында аерма юк.

Германия җитәкчеләре Гитлерның кем икәнен белдереп зур нокта куйдылар. Безнең Русия халкы Сталинның сурәтен күтәреп урамга чыга.

Райнур ХАҖИЕВ. Днепропетровск өлкәсе, Червоногригоревка авылы.

Редакциядән. Еракта яшәп ятучы милләттәшебезнең хатын үзгәрешләрсез диярлек сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Анда бәхәсле урыннар да бар. Кайбер фикерләр белән редакция килешеп тә бетми. Язмага карата фикерләрегез туса, Сез дә язып җибәрегез.

Комментарии