Кыйнап эштән куалар

Кыйнап эштән куалар

Соңгы елларда сезнең басманы ни эшләп шулай киң тарала башлады дип уйлый идем. Китапханәче мин, кеше сорагач, китапханәгә дә яздырдым. Эзлиләр, укыйлар… Үз башыма төшкәч аңладым: гадел, куркусыз-кыю, рәнҗетелгәннәрне яклый торган басма икән бит ул «Безнең гәҗит».

Инде үз гозеремне сөйлим. 2013нче елның 17нче июль санында Эльвира Фатыйхованың (кулыннан куансын) « «батыр»ының кулын кем кашыр» дигән язмасын («КЫЙНАП, ЧЫГАРЫП АТТЫ») укыдым да хәйран калдым. Нәкъ минем белән булган хәлне язган диярсең. Кыю, гадел, өйрәнеп, ихлас күңелдән язган аны каләм остасы.

Мин дә шул ук Тукай районының Күзкәй авылы (Боерган белән янәшә) китапханәсендә эшлим. Бирегә мәктәп тәмамлау белән – 18 яшемдә, 1975нче елда килдем. Читтән торып укып, махсус белгечлек алдым. Шуннан бирле эшләдем дә эшләдем. Күпме чаралар үткәрдем, күпме сценарийлар яздым, авыл тарихы альбомы ачып, эшли башлаган елдан бирле авыл, аның кешеләре турында төрле газеталарда чыккан мәкаләләрне туплап бардым. Ул инде үзе бер калын романга әверелде. Ничә ел буе клуб тутырып, авылдашларның юбилей кичәләрен үткәрдем. «Ачык хатлар» көннәре уздырып, төрле газета-журналлар хезмәткәрләре белән очрашу, газета-журналларга яздырып гөр килүләр истә. Авылыбыз мәктәбен тәмамлаган, танылган язучылар Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәләргә әзерләнүләр, аңа Казаннан ук язучылар чакырулар… Ф.Сафинның 50-55 еллык юбилеен мәдәният йортында язучылар белән бергәләп үткәрдем. Туфан ага Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, композитор Риф Гатауллин катнашында авылдаш шагыйребез Ф.Сафинның 60 еллык юбилее зур хәзерлек белән, авылдашларның исендә озак сакланырлык булып үтте. Заманында республика Мәдәният министры Илдус Тарханов мин әзерләп үткәргән 2 чарада катнашып, аларны югары бәяләде – китапханәгә телевизор һәм магнитофон бүләк итте. каршында 10 ел инде «Хатирә» – ветераннар клубы, «Учак» – әдәбият сөюче үсмерләр клубы эшли. Совет чорында фермадан, басу-кырлардан кайтып керелмәде. Китапханәдә үткәрелә торган чараларның хисабы юк. Хәер, хезмәтемә югары бәя дә бирелде – күпме Дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләндем. 2011нче елда 36 ел буе намуслы, иҗади хезмәтем өчен Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәният хезмәткәрләренең Русия профсоюзының Мактау грамотасы белән бүләкләндем, «Хезмәт ветераны» исемен йөртәм.

Сезгә язарга мәҗбүр булуымның сәбәбе – бер селтәнүдә шуларның барысын сызып ташлап, мине эштән куып чыгарырга җыеналар. Миңа сезнең хәлемне аңлавыгыз һәм яклау кирәк.

Мин 25 ел «Әллүки» халык фольклор ансамбленә йөрдем. Май аенда репетиция вакытында авыл җирлеге депутаты, ветераннар советы рәисе Мулланур Сабиров белән ике арада көтмәгәндә низаг чыкты. Сәхнәдә идем, ә ул залда-идәндә сәхнә кырында. Мине аягымнан тартып екты – баш мием селкенеп, кулымның сөяге чатнап, больницада гипс салдырдым, 1 ай «больничный»да йөрдем, бик кыйммәтле дарулар алдым. Билгеле инде үземне яклап, судка бирдем. Менә шунда бик кызык хәл туды – имгәнүчене түгел, хатын-кызга кул күтәргән депутатны якларга күтәрелде район җитәкчеләре. «Гаризаңны кире ал» – дип күпме кеше килде. «Ул бит депутат, районның даны чыга, янәсе». Ахыр чиктә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтова Люция Хаковна икебезне дә чакыртты, сандугачлар кебек сайрады. «Кире ал судтагы гаризаңны, эшеңдә каласың (ә алданрак – эшеңнән куабыз, дип янаганнар иде), дәвалануга киткән чыгымнарыңны социаль яклау идарәсе хисабына түләрбез, клубка су кертербез (ничә ел суны өйдән ташыдым), – дигән иде. Сабировтан да гафу үтендертте. Билгеле, гаризаны алып, яклаучылар да, дөньяда гаделлек тә бар икән дип, канатланып кайттым. Соңрак билгеле булды, җитәкченең сүзләре ялган булган, бу аның халык белән эшләүдәге үз «алымы» икән. Бер ай үткәч шул Әхмәтова Люция Хаковна: «Авылда, районда шундый ЧП ясап, эштә калмыйсың», – дип башыма чүкеч белән суккандай итте. Мин 1975нче елдан бирле вакытсыз язма килешүнамә буенча эшләдем. 2012нче елда пенсиягә чыккач, мине эштән чыгару гаризасы яздыртып, «хәзер бөтен җирдә шундый договор буенча эшлиләр», – диеп, вакытлы язма килешүнамә төзеделәр. Мин бит куып чыгарырлар дип уйламадым. Пенсиягә чыгуыма 1 генә ел, эш тәҗрибәм җитәрлек, эшлисе килә иде әле. Бөтен хикмәт шунда – үз хокукымны, гаделлек яклап, судка бирү ярамады, имеш район җитәкчелегенең абруена тап төшә. Ә гади халык, гади хезмәткәр рәнҗетелә икән, анысы аның үз эше.

Чабатова хәлендә калдым. Зинһар минем хакымны хаклагыз. Риясыз, гадел язылган сүзнең куәте зур бит аның.

P.S.: Китапханәләр директоры уведомление тапшырды: «Сентябрьдә китапларыңны авыл советы рәисе апасы Гөлфиягә тапшырасың, район җитәкчесенең әмере шундый!»

…Имәндә икән чикләвек!

Зур ихтирам һәм өмет белән Күзкәй авыл китапханәчесе Шәйхнурова Тәнзилә Ахун кызы. Тукай районы.

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге хат авторы искә алган мәкалә чыккач, шалтыратулар, мөрәҗәгатьләр ташкыны пәйда булды. Әйтерсең, Тукай районында шул мәкаләне көтеп кенә торганнар, әллә Тукай районы моңарчы Чаллы шәһәре күләгәсендә тын гына бурсып ятканмы… Хәбәрчебез, Эльвира Фатыхова аннан, райондагы җитешсезлекләргә, эреле-ваклы түрәләрнең мәгънәсезлекләренә шаккатып кайткан иде.

Гозерләрнең күбесе мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлеге белән бәйле. Бу хат та, шул шикаятьләрнең берсе генә. Без аны озакка сузмый, газетага урнаштырырга булдык. Редакциябез журналистлары җәйге яллардан кайтуга, һичшиксез, Тукай районына юлга чыгачак. Әлеге хат авторы гозеренә дә колак салыначак.

Комментарии