Җасәдемне рисвай итмәгез

«Безнең гәҗит» редакциясе. Сезгә Кече Уруссуда яшәүче әби-бабайлар соравы буенча язам. Безне менә шундый хәлләр борчый бит әле. Ютазы районында кем генә вафат булса да, ярмыйча җирләргә рөхсәт бирмиләр. Ә мәетне балаларының, туганнарының ярдырасы килми. Авырып ятучыларның хәлен үзегез уйлап карагыз инде: үлгәч, үзеңне ярасыларын белү кемгә җиңел? Кемнең андый хәлгә каласы килсен? Дин тоткан әби-бабайлар өчен мәетне мәсхәрәләү булып күренә бу. Безнең заманда андый ярып карауларны сирәк кенә ясыйлар иде. Үлеме шикле тоелган очракларда гына. Хәзер инде бөтен карт-коры, үз рөхсәтемнән башка тәнемне кисәкләргә турап бетерәләр дип хафалана. Үлемне Аллаһы Тәгалә җибәрә. Картларның, чирлеләрнең вафаты сәбәбе болай да ачык күренеп тора бит инде.

Күршем Оркыя әби 96 яшендә иде. Шуның 5 елын урын өстендә ятты. Аны да, беркемнең сүзенә карамастан, ярмыйча күмәргә рөхсәт бирмәделәр. Балалары өзелеп-өзелеп елады, барыбер беркем ярдәм итә алмады. Күрше Ташкичү авылында да шундый өлкән яшьтәге әбине туганнарының ай-ваена карамастан ярдырырга алып киттеләр.

Әле менә хатынымның абыйсы 85 яшендә китеп барды. Аны да ярмыйча җирләргә рөхсәт булмады. Икенче районга барып, күпме интегеп, газапланып, 85 яшендә җан биргән кешене ярдырып йөрделәр.

«Безнең гәҗит» бу мәсьәләне тикшерсен иде. Ютазының үзендә мәетләрне ярмыйлар, аның өчен әллә кая күрше районга барырга кирәк. Үзем дә бу хәлгә бик борчылам. Хатыным Мөкәррәмә инде 2013нче елдан бирле минем кулда. Соңгы елларда кулына әйбер дә тотып ашый алмый. Ә теге ярдыру турындагы законны белгәч, гомумән дә хәле авырайды, сөйләшә дә алмас булды.

Әнвәр ХӨСӘЕНОВ,

Ютазы районы, Кече Уруссу авылы

Комментарии