Казахлардан үрнәк аласы иде

Көзге якларда бер ятим кызга багышланган күп серияле фильм күрсәттеләр. Аны казахларның зур уңышы дип исәпләргә кирәк. Фильм бик яхшы итеп төшерелгән, артистлары да чын итеп, ышандырырлык итеп уйный, әйтерсең экранда уйнамыйлар, яшиләр. Һәр эпизод ышандырырлык. Әле менә өченче ай «Айман-Шолпан» сериалын күрсәтәләр. Илле сериясен карадык инде, ләкин туйдырмый, һәрберсен көтеп аласың. Ә бит казахлар элек бездән сәнгать буенча калышалар иде. Алар күп нәрсәне татардан өйрәнде. Һәм менә нинди алга китеш. Бу, күрәсең, мөстәкыйль дәүләт булып яшәүләренең нәтиҗәсе.

Бездә кино сәнгате тәүге адымнарын гына атлый. Шулай да кайбер уңышларыбыз бар үзе. Фирдәвес Әхтәмова бу уңайдан дәрәҗәле исемгә дә ирешкән иде. Күп серияле «Ак чәчәкләр» фильмын да уңышлы дип саныйм. «Тапшырылмаган хатлар»ны да уңышлы дип санарга кирәк. Аны тагын бер күрсәтсәләр дә зыян булмас иде. Ләкин аннан соңрак төшерелгән фильмнарны уңышлы дип булмый. Әйтик, «Ышанасы килә», «Көтелмәгән кунак» кебекләр. Кайберләренең исемнәре дә хәтердә калмаган. Аларның төп җитешсезлеге: ышандырмыйлар. Барысы да яхшы уйный кебек, тик ихлас чыкмый. Сәбәбе шунда: фильмда яшәргә кирәк, ә алар артыгын уйный. Бездә төшерелгән фильмнарның да, казахларныкы кебек, һәр сериясен көтеп алып карый торган булса иде ул. Интригалар җитми.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии